Гөлсирин Абдуллина инстаграм битендә фото урнаштырып, үзенең язылучыларына мөрәҗәгать иткән. Ул аларга калфак кияргәме, кимәскәме, дигән сорау бирә. «Нигә гел калфак киясең, туйдырдың!» — диючеләр бар, калфак кимәсәң, «Үзеңнең асыллылыгыңны югалттың, башка җырчылардан аерылмыйсың!»- диләр. Нишләргә?», дигән Гөлсирин.
Ә Гөлсириннең язылучылары исә бик теләп фикер алышырга керешкән. «Башкалар сүзенә карама, кеше көнләшә шуңа минем әнием әйтмешли андый әйтүләр күп була ул. Татар җырлары җырлагач, татарларның матурлыгы шул калфакта инде. Кеше сүзенә карамыйча алга атлагыз», «Калфак белән түбәтәй татар халкының милли баш киеме генә түгел, татарның йөзек кашы булып тора! Бер кеше сүзенә дә карама, рәхәтләнеп киеп йөр, җырла!», «Кешеләрне тыңла да, үзеңчә, йөрәгең кушканча эшлә, син калфак белән дә, калфаксыз да бик чибәр», дип язганнар Гөлсирингә.