Адәм баласын күрәчәк йөртә. Әгәр белгән булса, Фәис абый юлга чыгар идеме соң? Әти-әнисе нигезенә юл тотканда була ул фаҗига. Күпләр бу хакта ишетеп беләдер дә әле. Ульян – Буа юлында йөк машинасы астына кергән “Ниссан” руле артында Фәис абый Сафин була.
– Бу хәбәрне 24 гыйнварда ишеттек. Без Фәис белән бик якын дуслар. Өчмунчага кайтышы була аның. Кечкенә улларының 4 яшьлек туган көнен авылда билгеләп үтмәкче булалар. Тик кайтып кына җитә алмыйлар, – ди җырчы Илсур Мортазин. – Фаҗигадә әлеге гаиләнең ике баласы шундук үлә. 7 яшьлек Сафия белән 6 яшьлек Тимурны җирләп килүдән дә авыры булмады. Фәиснең дә хәле авыр әле. Хатынына да зыян килә. Куллары, кабыргалары сына. Машинадагы кечкенә сабыйны бала креслосы гына коткарып кала. Шулай булса да, байтак җире сынган. Сабыйга да операцияләр ясадылар.
Фәис абый янына бик кертмиләр икән. Табиблар артык борчымаска куша. Аның умырткасына да зыян килгән, аяклары күп җирдән сынган. Табиблар бүген өченче операциясен ясый.
– Фәиснең аякларын яңадан “җыялар”. Әле бит берничә ел элек яман чир белән көрәшеп, аны җиңгән иде. Әмма мәкерле авыру тагын баш калкытып өлгерде. Фәистә метастазалар күбәйде. Шуңа да карамастан, ул бирешмәде. Кечкенә сабыйлары хакына яшәргә тырышты, зарланмады. Авариягә эләккән вакытта химия терапиясе алу вакыты җиткән иде. Инде хәзер тиешле даруларны да кабул итә алмады. Шуңа күрә табиблар үпкәсен дә тикшереп тора. Иң мөһиме – аны аякка бастыру, – ди Илсур абый. – Күпне күргән егет инде ул. Өч ел элек әнисен югалтты, аның артыннан ун ай дигәндә әтиләре китеп барды. Инде хәзер ике газиз сабыен югалтты.
Фәис абыйны туганнары, дуслары бер генә минутка да ташламый. Буш вакытлары булдымы – хастаханәгә ашыгалар. Якыннары бу гаиләгә булдыра алганча ярдәм итә. Әмма табиблар Фәис абыйны аякка бастырыр өчен күп тырышырга кирәклеген әйтә.
Получатель: ФАИС ФАРИТОВИЧ С.
Номер счета: 40817810069007826760
Банк получателя: УЛЬЯНОВСКОЕ
ОТДЕЛЕНИЕ N8588 ПАО СБЕРБАНК
БИК: 047308602
Корр. счет: 30101810000000000602
ИНН: 7707083893
КПП: 732502002
SWIFT-код: SABRRUMM
Гөлгенә Шиһапова/Ватаным татарстан