«Ирем сөяркәсенә өйләнде» [Актаныштагы хәлнең ДӘВАМЫ]

-- Лэйсирэ

Хәтерлисездер, газетабызның 1нче санында (10ны гыйнвар, 2019нчы ел) «Ирем сөяркәсенә өйләнде» дигән язма чыккан иде. Гаилә эчендәге мөнәсәбәт аңлашуларга бәйле язмаларны язгач, иң соңында ике якның берсе шалтыратып: «Нигә аны якладың, нигә безнең сүзләрне әзрәк яздың?» – дип, канәгатьсезлек белдерә.

Моңа аптырамыйбыз. Менә Актаныш районында булган хәлләрне язып чыккач та, шундый шалтыратулар килә башлады. Беренчесе – язма герое Әнисә ханымның үзеннән иде. «Миңа файда китерә торган язма булмаган бу. Сез мине әллә нәрсәләрдә гаепләгәнсез, кайнанама «убырлы карчык» дип әйткәнем гомердә дә булмады. Өйгә кереп, аны һәм иремнең яңа хатынын да кыйнап чыкмадым. Нәрсәгә кирәк иде бу сүзләрне язу?» – диде ул. Гаҗәпләндем. Язманың яртысыннан күбрәге Әнисә ханымның сөйләгәннәре була торып та, «Сез мине гаепләгәнсез», – дип шалтыратуын аңламадым. «Сезнең сөйләгәннәрне генә язып, ирегез әйткәннәрне бөтенләй төшереп калдыра алмыйбыз, аның да нәкъ сезнеке кебек үк, үз сүзен әйтергә хакы бар бит», – дип аңлаттым. Аңлады кебек…

Берничә көн узгач, редакциябезгә икенче бер шалтырату кабул итеп алдым. Монысы – язмабызның икенче бер герое – Данис әфәнденең бертуган апасы – Актанышта яшәүче Гөлүсә ханым Кашапова иде. Инде хәзер ул мине язманы бер яклы гына язуда гаепли башлады.

Бу язманы телефон аша гына эшләмәдек. Казаннан Актанышка, энегез янына кайттык. Ул сөйләгәннәрне тыңладык. Ләкин шул ук вакытта, Данис әфәнде газетада язылганнардан артыгын сөйләмәде. Шулай булгач, язманың , сез әйткәнчә «бер яклы» килеп чыгуына без гаеплеме? Журналист белән, ул яныгызда булган вакытта сөйләшергә кирәк. Гөлүсә ханымга шушыларны аңлаттым. «Газетаны да, мине дә гаепләмәгез, энегез ни сөйләсә, аларны яздык, өстәмә әйтер сүзләрегез булса, хат итеп җибәрегез», – дидем. Әмма килгән хатында ул янә дә мине гаепли. Шулай да, хатыгызны үзгәрешсез бастырабыз. Кирәкле нәтиҗәне һәркем үзе ясар.

Ихтирам белән, Айгөл ЗАКИРОВА

«Айгөл Закированың «Ирем сөяркәсенә өйләнде» дигән язмасын укып чыкканнан соң, йөрәкнең әрнүенә түзә алмыйча, кулыма каләм алырга мәҗбүр булдым. Язмада исемнәр үзгәртеп бирелә диелсә дә, районыбызның барлык кешесе кем турында сүз барганын яхшы аңлагандыр дип уйлыйбыз. Айгөл Закированың бер генә якның фикеренә нигезләнеп язган әлеге материалдан соң, үзебезнең гаиләне һәм нәселебезне шул тикле түбән дәрәҗәдә бәяләү белән һич кенә дә килешә алмыйм.

Безнең әткәй белән әнкәй гомер буе колхозда хезмәт куйдылар. Берсе – савымчы, икенчесе терлекче булды. Исемнәре гел алдынгылар рәтендә йөрде. Безне – дүрт баланы да үзләре шикелле хезмәт сөючән итеп тәрбияләделәр. Үзебезне белгәннән бирле без әткәй-әнкәй янында кайнашып үстек. Энебез Данис (сез язганча) кечкенәдән үк йомшак күңелле булды. Аеруча терлекләрне яратты. Шуңадыр да мәктәпне тәмамлауга колхозда эшкә калды. Армия сафларында йөреп кайткач та, эшен дәвам итте. Шул дәвердән бирле аның сәбәпсезгә бер генә көн дә эш калдырганы булмады.

Әйе, гөнаһ шомлыгына каршы, моннан 25 ел элек ул Әнисәгә өйләнде. Үзеннән 5 яшькә өлкән кеше белән тормышын бәйләргә теләвенә без каршы килдек. Чөнки бер бүлмәдә яшәгән «дустым» буларак, мин аның холкын бик яхшы белә идем. Әмма нишлисең, язмыш шулай кушкан күрәсең. Туй көненнән үк башланган мәхшәр менә хәзер ничә еллар буе дәвам итә.

Әнисә килен булып төшкәндәге фин йорты искерә башлагач, энебез яңа йорт төзергә уйлады. Әнкәй башка җиргә салыгыз, дип караса да, үзебезнең нигезне ташларга теләмичә, Данис шунда йорт төзеде. Әнисәнең холкы тотрыклы булмады. Әз генә ачуы килдеме, уттай эш өсте диеп тормады, беркемгә бер ни әйтмичә, чыкты да китте. Үзенең авылына, яисә Чаллыдагы туганнарына барып озак кына торып кайтты. Кайдандыр күзәтеп торган шикелле эш бетүгә, берни булмагандай кайтып керә иде. Данис аның шул кыланмышларына бер сүз әйтми, түзә бирде. Яз көне әйбер утырту, көз көне бәрәңге алыр вакыт җиткәч, Әнисә юкка чыга торганга әйләнде.

Авылда килен киткән, килен кайткан дигән сүзләрне еш ишеттек без. Ә койманың бу ягында булганны кешегә чыгарырга теләмәдек, эчкә йоттык.

Язмагызда телгә алынганча, дүрт елдан соң, аерылышты алар. Әмма энебез кызын бик нык ярата иде. Шуны кызганып, ятим үсмәсен инде, бәлки Әнисә дә башка китмәс, дигән өмет белән аларны кабат алып кайтты. Язылышмыйча гына тора башладылар. Уллары туды. Әнисә бераз тыныч кына йөрде дә тагын үзенең холкын күрсәтә башлады. Кызын калдырып, улын алды да китеп барды.

Данисны да мин әүлия дип әйтмим. Аның да үзенең холкы бар. Әмма аның беркайчан да атналар буе эчеп, эшенә бармый йөргәне юк. Әнисә аны кеше белән йөрүдә, хыянәт итүдә гаепли. Йөргәндер, йөрмәгәндер димим. Ул да бит адәм баласы. Хатынының гел талауларыннан, бер туктамый, әйтмичә генә кайтып китүләреннән тәмам гарык булганга шул адымга барырга мәҗбүр булгандыр дип уйлыйм.

Дөрес, бик күп мал асрый алар. Әмма сез язганча, 30 баш түгел. Һәм аларны карау, тәрбияләү тулысы белән Әнисә җилкәсендә булган дигән сүзләрегез белән дә килешмим. Ник дигәндә терлекләргә азыкны энебез юнәтте һәм аның мал арасыннан кергәне булмады да. Сыер саву гына Әнисәгә кала иде.

– Нигә бу кадәр мал асрап интегәсең, барыбер кадерең юк, – дигән вакытларыбыз да булды.

– 24 сәгать буе аның белән талашып ятканчы, маллар янында йөрим мин, – дип җавап бирде ул. Бу сүзләрне үзәгенә үтмәсә, әйтмәс иде.

Ай саен сөт саткан, ай саен диярлек терлек саткан акчаларның барысы да Әнисә кулында булды. Аңа ни өчен моны алдың, кая куйдың, дип сораганы булмады Данисның. Ә Әнисә исә кайтып киткән саен кесә тутырып акчасын алып китте һәм бер тиенсез кайтып керде. Шул акчаларга туганнары яшәгән өйне ремонтлаган дигән хәбәрләрне безгә ирештереп тордылар. Акчасы беткәч, абыйлары, сеңелләре китереп куйдылар. Моннан элек киткәнендә дә 180 мең сум белән киткән ул. Күпмедер вакыт үткәч, үзебезнең авылдан кеше тормаган бер өйгә кайтып яши башлады. Данис һаман да шул балалар хакына дип аларны кире өйгә алып кайтты. Никахларын да рәсмиләштерделәр.

Ә өченче ел җәй айларында Әнисә төрле сәбәп табып, авылы белән ике арага тузан төшермәде. Шул рәвешле чыгып китүгә алдан әзерләнгән икән ул. Барган саен өйдәге әйберләрне капчык-капчык шунда ташыган. Кызы Чаллыга барып, әнисенә эш тә белешеп йөргән. Көзгә таба тагын юкка чыккач, 1нче октябрь көнне попутка машинасы белән үзем Чаллыга эзләп бардым.

– Олыгаеп барган көнегездә аеры-чөере килеп йөрмәгез, әйдә кайт. Балаларыгыз җиткән. Аларны кияүгә бирергә, өйләндерергә кирәк. Болай итеп ничек туй ясамакчы, кызыңны кайдан озатмакчы, кайда килен төшермәкче буласың, – дидем. «Йөри бит», – диде. Кемнең ире йөрми, түзәләр бит, өй икегезгә дә җитә. Теләсәң – аркылыга, теләсәң буйга бүл, – дип, мәҗбүри алып кайттым. Бер кая чыгып китмә, дидем.

Туганнары Данисны ник йөрисең дип ачуланмады, дигән. Ачуландык, ничек кенә ачуландык әле. Картайган көндә кеше көлдереп йөрисез, балаларыгызны уйлагыз, дип күпме Әнисәне якладык.

Без аның өчен – шүрәлеләр, әнкәй – убырлы карчык булды. 25 ел бергә яшәп, аның әнкәйгә бер тапкыр да «әнкәй» дип әйткәне булмады. Дөрес, әнкәй усал булды. Ләкин ул дәрәҗәдә кыерсытуга лаек түгел ул. Инде 20 елдан артык шикәр чире белән чирли. Махсус диета тотарга, махсус ризыклар ашарга кирәк. Үзе кухняга чыгып, ботка пешерә башласа да, Әнисә аны убыр, бирән дип талады. Кая ул пешергән ризыкны беренче кертеп бирү?! Бер өстәл артына утырып ашау турында әйтеп тә тормыйм. Ул Данис белән әнкәйне бер туктамый бер-берсенә каршы котыртты. Балалары да баштарак әтиләрен бик нык яратсалар да, әниләренең гел киресен тукып торуы аркасында үсә-үсә әни ягына авып беттеләр. Әтиләрен табыш китерүче, «акча янчыгы» итеп кенә күрделәр. Ә бит алар мохтаҗлыкта үсмәде. Тәти киенергә яраткан кызы ел саен куртка өстенә куртка алыштырды. Мода белән генә киенде. Казанда укыганда атна саен кайтып йөрде. Улына машина алып бирде. Данис балаларыннан акча жәлләмәде. Рәхмәт сүзләре урынына, бары тик кимсетүле сүзләр генә ишетте. Шулай булса да, балаларының киләчәген кайгыртты. Чаллыдан фатир алырга планлаштырганнар иде. Әнисә үзе миңа, фатир алу өчен беренче взносны кертергә 800 меңгә якын акчабыз бар, дип сөйләде. Соңгы китүендә менә шул акчаларны алып чыгып киткән ул. Өстемдәге бер кат кием белән киттем дигән сүзләре дә дөрес түгел. Данис белән торганда ул аңа чәшке тун алып биргән иде. Китү белән тагын берне алып кигән. Акчасы булмаган кеше шулай киенә аламы? Ә менә ул киткәннән соң Данис башта чынлап та акчага мохтаҗлык кичерде. Чөнки Әнисә китеп күп тә узмады, газыгызга өч ай түләнмәгән дип башта газчылар, аннан утыгызны аерабыз дип, электриклар килеп кергән. Шул вакытта Данисның кичергәннәрен күз алдыгызга китерә аласызмы? Акчага мохтаҗ булсалар, бер хәл. Кесә тулы акча булып та, Әнисә коммуналь хезмәтләргә махсус түләмәгән. Апалардан бурычка акча алып, Данис шуларны түләгән.

Кызын кияүгә биргәндә дә әллә Данисның үзәге өзелмәгәндер дип уйлыйсыз. Балаң туган нигезе була торып, кеше өеннән кияүгә китсен әле?! Моңа кем гаепле? Әнисә өйне ташлап чыгып китмәсә, Данис та өйгә башка хатын алып кайтмас иде. Ә кызының туена сеңлебез артыннан конверт белән шактый акчасын биреп җибәрде ул. Бу хакта да ләм-мим Әнисә.

Хәер, шушы аеры-чөере килеп йөри башлагач, үземә килде ул.

– Өй әби (әнкәй) исемендә булгач, миңа бер әйбер дә тими. Адвокатлар белән сөйләштем, алар: «Әби өйне синең малаеңа бүләк итсен. Шул вакытта иреңне куып чыгара аласың», – диделәр. Булыш әле, – диде.

– Ә Данис кая бара? – дидем.

– Әнә к…ге белән кая тели, шунда чыгып китсен, – ди.

– Юк инде, Әнисә, мин бу адымга бара алмыйм. Бу безнең туган нигез. Без кая кайтып йөрербез? – дидем.

– Миңа кайтырсыз, – ди. Ризалашмадым. Шуннан соң ул, юк кына әйбер өчен дә участковыйларны чакыра башлады. Данисны төрмәгә утыртам, дип янады. Өйдәге үзеннән калган бар әйберне описькә алдырды. Кыскасы, безнең өчен мәхшәр башланды. Шушы хәлләр килеп чыккач, чиргә сабыштык. Тамактан ризык үтми башлады.

Данисның яңа хатынын нинди генә пычрак сүзләр белән хурламады ул. Башкалар кебек, без дә башта аңа каршы идек. Кеше сүзе буенча фикер йөрттек. Әмма ул килеп яши башлагач, фикеребез тора-тора үзгәрде. Бер дә сез уйлаганча, юньсез кеше түгел ул. Эчкече дә, пычрак та түгел. Үзе нык эшчән. Ире белән араларында ни булганы безгә кагылмый. Иң мөһиме, ул Даниска, һәм туганнарга әйбәт. Ашарга әзерләгәч, чыннан да әнкәйгә ризыкны бүлеп кертә, әнкәй дип эндәшә. Туганнарга да караңгы чырай күрсәтми. Аның да бәхетле яшәргә хакы бардыр, дип саныйбыз.

Ә Әнисәгә килгәндә, аның өчен ир дә, гаилә дә кирәк булмаган. Аның бар уе мал-мөлкәткә хуҗа булырга теләү икәнлегенә торып-торып ныграк инана барабыз. Үзегез әйткәнчә, аларның язылышмый торган вакытта туплаган байлыгының бер тиене дә Әнисәгә тими. Әгәр ул шуны баштан ук яхшылап уйлап, Данис белән кара-каршы утырып, яхшылап сөйләшкән булса, тыныч кына аерылышыйк, син миңа яшәргә фатир алып бир, дигән булса, Данис һичшиксез аны эшләгән булыр иде. Начарлыкка киткәч, кемнең генә таш белән атканга, аш белән җавап бирәсе килсен икән.

Малаеның бик тә авылга кайтып йөрисе килә. Аңа әтисе дә каршы түгел. Тик әнисе рөхсәт итмәгәч, курка.

Боларны укып чыккач, үзегез нәтиҗә ясарсыз, дип ышанабыз. Барлык сүзләрем дә чып-чын. Бернинди арттыру да, ялган да юк. Ничек бар, шулай. Хәзер без Әнисә кире кайтмаса гына ярар иде дип яшибез».

Чыганак: Безнең гәҗит

Фото: https://pixabay.com

Бәйле