Әллә тормыш мәшәкате баса, әллә башка сәбәп бар, хәзер күпләр үзенә бикләнеп яшәү ягын чамалый. Туган белән туган йөрешми, күршегә күрше керми. Кунак чакыру түгел, хәтта кемгәдер барасы килми. Бу халәт күпләргә таныштыр. Ни өчен без бер-беребездән читләшә башладык соң? Рамил хәзрәт Юныс белән чираттагы әңгәмәбез шул хакта.

– Рамил хәзрәт, элек дүрт почмаклы йортта бер кочак бала үскән, шунда туган-тумача да, кышын бозау белән сарык-бәрәне, кош-корты да сыйган. Хәзер өч катлы йортта урын җитми. Ни өчен адәм балалары бер-берсен өнәми башлады?

– Бөтен эш-гамәлебез, тирә-юньгә караш күңел белән бәйле. Кайберәүләр кайчак: “Бу җиһан миңа тар”, – диләр, үзләренә урын таба алмыйлар. Оялганда, “җир тишегенә төшеп китәрдәй булдым”, дигән төшенчәне беләбез. Монда да җан халәте чагыла. Дөрестән дә, элек бер яклы өйдә биш-алты бала тәгәрәп үскән. Бер итекне чиратлашып киеп, урамга уйнарга чыкканнар. Шундый шартларда үссәләр дә, күбесе югары белем алган, зур җитәкчеләр булганнар. Моңа хәзерге заман сабыйлары ышанмый да. Хикмәт шунда: элек халык табигый, рухи яктан бай булган, намус белән яшәгән. Телевизор, интернет кебек халыкка тискәре йогынты ясый торган нәрсәләр дә булмаган. Ул чорда авыл җирендә хатын-кызның аракы эчүе, гомумән, зур җинаятькә саналган. Халык башка төрле яшәү мөмкинлеге барын күз алдына да китермәгән. Америка, Европа тормышы турында кемдер сөйләгәндер, әмма алар безгә килеп ирешмәгән. Икенчедән, ул заман кешеләре уңайлылык, ягъни комфортның нәрсә икәнен белмәгән, алар өчен бөтен тормыш – үзләре яшәгән көндәлек мәшәкать булган. Хәзер керне дә, савыт-сабаны да машина юа, газ, су, ут кергән, керосин лампаны яндырасы, мичкә ягасы юк. Иртән ут бетсә, бөтенләй фаҗигагә әйләнә: чәй кайнамаган, күлмәк үтүкләнмәгән. Көндәлек яшәеш бик үзгәрде.

Адәм баласы ни өчен авырлыкка түзә, ә рәхәткә чыдый алмый?

– Рәхәт тормышта мең төрле мөм­кинчелек ачыла. Әйтик, акча булмау – бер проблема һәм сайлау мөмкинлеге дә юк дәрәҗәсендә. Акчаң буа буарлык икән, башың әйләнә: фатир алыргамы, каядыр барыргамы, кайсы ресторанга кереп утырырга һ.б. Өстәвенә, кешедә тәрбия, иман, әти-әнисеннән салынган кысалар булмаса, чама хисе югала. Дөрес, авырлык күргән, тормышның әчесен дә, төчесен дә татыганнар рәхәткә тә чыдый. Бервакыт психологлар “күселәр оҗмахы” дигән тәҗрибә уздыра. Берничә катлы зур читлеккә дүрт пар – сигез күсе урнаштыралар һәм алар өчен җәннәткә тиң шартлар тудыралар: климат-контроль куялар, иң тәмле һәм витаминлы ризыклар бирәләр, асларын җыештырып торалар. Күселәр әкренләп үрчеп, 600гә җитә. Әмма эшсезлектән интеккәндә ни өчендер башка этлек килә бит. Өлкән күселәр дә яшьләрен рәнҗетә, тешли, талый башлый. Бу “сугыштан” ана күселәр өске катка кача. Мондагы халәтне күреп, туган балаларын да үтерергә керешәләр, ягъни аларны башкалар янына җибәрергә куркалар, ата күселәр белән дә элемтәләрен өзәләр. Популяция туктала, тора-бара күселәр бер-берсен үтереп бетерә, берсе дә калмый. Галимнәр әйтүенчә, шушы мең көн эчендә күселәр подвал ише урыннарда яшәсә, аларның саны 4 меңгә җитәр иде. Әлеге тәҗрибәдән соң галимнәр, “бу дөньяны Аллаһы Тәгалә җәннәт өчен яратмаган” дигән нәтиҗә ясый. Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә: “Мин адәм баласын проблемалар өчен дә яраттым”, – ди. Бу дөньядагы җәннәт –проблемаларны чишеп яшәү. Мәшәкать безгә көч, фикер, омтылыш, максат, дәрәҗә, ризык һ.б. бирә.

– Димәк, сынау килгәч, сөенергә генә кирәк…

– Психологлар, чит илләрдә соңгы елларда лотереяга яки казинода күп акча отучыларны барлагач, берсенең дә тормышы хәерле тәмамланмавын ачыклаган: алар йә наркоманга әйләнгән, йә үзенә кул салган, йә үтергәннәр, йә йорт-җирсез калганнар. Хәтта откан акчага ферма ачып матур гына яшәгәннәрен дә, көнләшүдән, йә туганы, йә күршесе үтергән. Адәм баласы проблемасыз җәннәт тормышына омтыла икән, үзенә җәһәннәм казый. Авырлык­ларны җиңгән саен син яшисең, алар тукталса, мүкләнә башлыйсың. Сынаулы тормыш хәерле булмаса, Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләргә авырлыклар бирмәс иде. Расүлебез дә: “Иң авыр тормыш минеке”, – дигән. Аллаһы Тәгалә исә: “Сезне күтәрә ал­маслык йөк белән йөкләмим”, – ди. Ул безгә авырлыкны дәрәҗәбезне арттыру, тормыш мәгънәсе табу өчен дә җибәрә. Бу дөньядагы сынауны лаеклы итеп узсаң, кыямәт көнендә җәннәтле булырсың.

– Аллаһы Тәгалә адәм балаларын Үзе ярата, аннары Үзе үк сыный башлый. Каршылык килеп чыга түгелме?

– Бу дөньяны без уйлап чыгармадык һәм аның үз кануннары бар. Борынгы Кытайдан алып исәпләсәк, медицинаның барлыкка килүенә 4 мең ел, ә без әле дә үз организмыбызны белмибез, киресенчә, яңа авырулар чыгып тора, аларны дәвалый алмыйлар, тирәнгә кергәннән-керәбез. Күптән түгел бер теш табибы: “Безгә өйрәткән теш дәвалау ысулы хәзерге немец технологиясе буенча бөтенләй дөрес түгел – пациентларның тешен бозганбыз гына икән”, – ди. Бу галәм әнә шулай катлаулы да, шул ук вакытта гади дә. Аллаһы Тәгалә адәм баласын Үз кагыйдәләре белән яраткан дөньяга китергән һәм җиңеллек өчен динне куйган. Әгәр без аның кануннарын үтәп яшәсәк, адашмабыз. Бу – беренчедән. Икенчедән, җәннәт – кыйммәт әйбер.

– Аның бәясе бармы соң?

– Җәннәт бәясен үзебезнең гый­бадәтебез белән генә түләп бетерә алмыйбыз, ул гына җитми. Утыз-кырык еллык намаз мәңгелек нигъмәт бәясе белән берничек тә тәңгәл килми. Шуңа да беренче урында Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте тора, Ул теләсә, җәннәткә керәсең, юк икән – юк. Тик без сәбәбен кылдык – гыйбадәтләрне үтәдек. Җәннәткә лаеклымы без, юкмы икәнен Раббыбыз авырлыклар аша сыный да инде. Берәрсен эшкә алганда да элеккеге хезмәт урынын сорыйбыз, шалтыратып хәтта белешергә дә мөмкинбез. Ягъни кешенең куйган максатларга ничек ирешүенә карап фикер йөртәбез. Бүген бит җәмгыятьтә генә түгел, хәтта гаиләдә дә ир белән хатынга мөгамәлә кору авыр. Хатын-кызның акылы – гаиләне саклый алуында, ә ирнеке үз урынын югалтмавында күренә. Гаиләдә яшәү – сынау һәм түзү. Җитәкчеләрнең абруе да бар, хезмәт хаклары да югары, ләкин кайберләре “эшкә барырга аяк тарт­мый” диләр, чөнки көн дә тикшерү килә, таләпләр зур. Адәм баласы бу дөньяда сынаулар үтеп кенә үзенең кемлеген аклый.

– Агрессия күп, дибез. Нидән чыга ул?

– Бүген дөнья киңәйде һәм шул ук вакытта тарайды да. Әйткәнебезчә, яшәү шартлары уңайланды. Ә менә хаҗ адәм балаларындагы шушы комфортны сындыра.

– Хәзер инде анда да елдан-ел уңай­лыклар арта…

– Барыбер авырлыклар кала әле. Әйтик, иң авыры – кеше күплеге. 6-7 миллион кеше җыелган урынны тагын кайда күрә алабыз? Шуңа да карамастан, бернинди тавыш, ызгыш-талаш юк. Гәрчә башка вакытта кешеләрдә агрессия артуын күрсәк тә. Бу хәл яшәү шартлары күпкә алга киткән илләрдә дә күзәтелә. Әйтик, футболчыларның фәлән миллионлык фатирларын, машиналарын күрсәтәләр, ә гади халыкта ул юк. Әлбәттә, аның күңелендә ризасызлык арта. “Инстаграм”ны гына алып карыйк. Галимнәр исбатлавынча, ул баш миен киптерә. Андагы кечкенә шакмак­ларны бармак белән капшап утыру маймыл хәрәкәтен хәтерләтә һәм бу сәламәтлеккә зыянлы. Хәзер инде өч-дүрттән артык сүзле җөмләләрне дә кабул итә алмыйбыз. Юкка гына җырлар такмакка әйләнмәде, рэп модага кермәде.

Икенчедән, “Инстаграм” – гламур дөнья. Бер кыз дустының “битен” карап утыра, ә теге Дубайда, яхтада кызынып ята, ди. Шундук көнчелек уяна. Үзе дә башкаларны кызыктырырлык итеп фотога төшү урыны эзләргә керешә. Монда да инде рия барлыкка килә.

– “Инстаграм”да булмасаң гаҗәп­лә­нәләр, ничек инде син анда юк, “ул бит синең йөзең”, диләр…

– Бу – ялгыш фикер. Анда көнчелек һәм ясалмалык, русчалатып әйтсәк, “показуха”, чынбарлык юк! Әйе, кайбер файдалы “бит”ләр, реклама эшлидер. Әмма асылда ул агрессия артуга гына китерә. Һәркемдә буфер зона бар. Агрессия күбрәк булган саен ул да киңәя. Иртән парктан чыккан буш трамвай тукталышка килеп туктагач, биш кеше керсә, төрлесе төрле урынга утыра, бер тирәгә җыелмыйлар. Ягъни берәүнең дә буфер зонасына башка берәүне кертәсе килми. Элек агрессиягә сәбәп булмаган һәм шуңа да кечкенә генә өйгә фәлән кадәр кеше, аның өстенә мал-туар да сыйган. Хәзер, әйткәнебезчә, болын кадәр фатирда авылдан килгән әти-әнигә дә, абый-апага да урын юк. Ир белән хатын һәм кечкенә балалары алпавыт кебек яшәп ята. 50 мең хезмәт хакы алган кеше 25 меңлек эшкә күчсә, үзен ашый башлый, гәрчә тормышы җитеш булса да. Чөнки комфортка табына, аннан башка тора алмый.

– Шушы 25 меңгә риза булмыйча, ул үзенең юлларын ябамы?

– Аллаһы Тәгалә: “Җир йөзендә яшәгән бөтен кешенең ризыгы минем кулымда”, – ди. Динле кеше акчасы әзәйсә, берәүгә дә үпкәләми, ул: “Раббым мине шулай дәваларга тели”, – ди, ягъни гөнаһларым бар, догам әзәйгән, гыйбадәтем ихлас түгел дип уйлый. Муса (г.с.): “Йа Раббым, мин Синең Фиргавенгә ни өчен зур байлык биргәнеңне беләм. Аның хакыйкатькә кайтырга вакыты булмасын өчен”, – ди. Мал артыннан куып, кешенең мәчеткә йөрергә, намаз укырга һ.б. вакыты калмый. Ә намаз укысаң, сәдака бирсәң, ризыгың арта гына. Шул ук вакытта моңа масаерга кирәкми. Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә: “Мин сезне авырлык белән дә, рәхәтлек белән дә сыныйм”, – дип кисәтә. Әйе, Ислам фәкыйрьлекне өнәми. Мөселман бай булырга тиеш. Ләкин байлык белән дөрес куллану да бик мөһим.

Акчарлак

Фото: https://pixabay.com

Бәйле