«Авыз-борынын канатсалар, башкача карар иде» [дин 23 февраль турында]

-- Лэйсирэ

Февраль – ирләр ае, дибез. Чөнки 23 февральдә Ватанны саклаучылар көнен билгеләп узабыз. Без кечкенә вакытта аны Әтиләр бәйрәме дип, аларга армиядә булса-булмасалар да, танк ябыштырылган открытка ясап бирә идек. Хәер, әле дә андый гадәт бар, тик патриотик рух юк. Сәхифәбезнең даими кунагы Рамил хәзрәт Юныс шул уңайдан үзенең фикерен белдерде.

– Рамил хәзрәт, мөселман егетенә армиягә бару фарызмы?

– Һәр ир кешегә үзенең туган илен, шәһәрен, авылын саклау – аның өстендәге бурычы. Бу дөньяви канун гына түгел, Коръәни Кәримдә әйтелгән сүзләр дә. “Әл-Гыймран” сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: “Чикләрдә булыгыз, үзегез яшәгән урынны дошманнан саклагыз”, – дип кисәтә. Без шушында дөньяга килгәнбез, монда әти-әни, гаиләбез яши, балалар үсә, ризык табабыз, гыйбадәт кылабыз. Аны саклау һәм армия сафларында хезмәт итү ирләрнең турыдан-туры вазыйфасы. Әлбәттә, дөньяда, илебездә барган вәзгыять төрле, ул үзгәреп торучан. Хәрби урыннарда хезмәт итү чаралары да бер-берсеннән нык аерыла. Частьларда бөтен уңайлыклар тудырылмаган, күп җирдә мөселман егетләренә намаз уку мөмкинлеге юк, хәләл ризык ашатмыйлар. Әлбәттә, мөселман дәүләтләрендә хәл бөтенләй башка. Хәтта Америкада армиядә мөселман кызларына яулык белән йөрергә рөхсәт ителә, намаз бүлмәсе дә, хәләл ризык та бар. Безнең илдә бу юнәлештә эшлисе дә эшлисе әле.

– Армиядән качып йөрү гөнаһмы? Әгәр егет хак мөселман, ә частьтә гыйбадәт кылу мөмкинлеге, хәләл ризык юк, солдатлар арасында мөнәсәбәт тә мактанырлык түгел икән, төрле сәбәп табып, бармый кала аламы? Армиядән калу өчен ришвәт бирү гөнаһ түгел, хуплана, диләр. Шулаймы? Әйтик, бүгенге төрле җирләрдә сугышлар чыгып торган заманда бармый калу да гаеп түгелдер?

– Мин армиягә бармыйм, ришвәт биреп булса да калам, дип уйлау хата. Моны үзем дә хәрби хезмәтне узган, анда чыныгып, туган ягыма чын егеткә әйләнеп кайткан кеше буларак әйтәм. Алайса бит бүген кызлардан да аерылмый торган елак, йомшак, тормышка ияләшмәгән егетләр буыны китте. Нәкъ менә аларга хәрби хезмәткә бару зыян итмәс иде. Анда син дөрестән дә чыныгасың: егетләр арасында үзеңнең кем икәнеңне күрәсең, төрле хәлләрне күзәтеп, тормышта шулай да була икән, дип нәтиҗә ясыйсың. Армиядән кайткач, дин әһеле буласыңмы, түрәгә әйләнәсеңме, җитәкче дәрәҗәсенә күтәреләсеңме, яшьлегеңдә шушы мәктәпне узсаң, кешеләрне кыерсыту, гаделсезлек һ.б. читләшәсең. Без бит тормышта комфортка ияләшкән һәм гел шулай булуын телибез. Ә яшәгәндә төрле авырлыклар чыгып тора. Әйтик, егет белән кыз дүрт ел чәчәк бирешеп, очрашып йөриләр дә, никахлашкач, дүрт айдан аерылышалар. Чөнки чынбарлык белән күзгә-күз очрашкач, күп егетләр сынаулар алдында сына. Алар әле чыныкмаган, әнисе итәге астыннан чыгып, хатыны куенына кереп поскан, тормышта авырлык була дип башына да китерми. Армиягә барып, яшьтәшләре арасында чыныгу узса, авыз-борынын да канатсалар, башкача карар, бүтәннәргә авырлык китерүдән тыелыр иде.

Акчарлак

Фото: архив

Бәйле