16 февраль 86нчы яшендә күренекле журналист, озак еллар дәвамында элеккеге «Яшь ленинчы» газетасының һәм «Азат хатын» журналының редакторы булып эшләгән, язучыбыз Ләбибә Ихсанованың сеңлесе Венера Ихсанова бакыйлыкка күчкән. Күңелсез хәбәрне Инстаграмында халык шагыйре Роберт Миңнуллин хәбәр итә.
«Бик хөрмәтле остазыбыз, дустыбыз һәм каләмдәшебез Венера апа Ихсанова вафат булган. Урыны җәннәттә булсын. Ул мине эшкә өйрәтте. Искиткеч матур күңелле кеше, шәп редактор иде. Бер йортта яшәдек. Дуслар булып калдык. Елмаюлары күңелемнән берчакта да китмәс инде…» дип яза ул.