«Юрий Шевчук, Земфира популяр, әмма алар Элвин кебек туган телдә җырлап стадионнар җыймый» [КАЙТАВАЗ]

-- Лэйсирэ

Бүген интернетта «Элвин Грей: хыялга юл» исемле документаль фильм пәйда булуы турында хәбәр иттек. Ул башкорт һәм татар эстрадасы йолдызы Радик Юльякшинга багышланган. 

40 минутлык фильмны Ранил Гыйлметдинов төшергән, дип хәбәр итә Башинформ агентлыгы. Прологта фильм авторлары танылган уфалылар — Владимир Спиваков, Земфира, Юрий Шевчук турында искә алалар. Бу рәткә Элвин Грей исемен язып: «Башкортстан башкаласы дөньяга дистәләгән талантлы башкаручылар бүләк иткән. Шуларның берсе Черниковка авылыннан гади егет» диелә.

Бу яңалык Татар-тудей порталы укучыларын битараф калдырмаган. Күпләр үз фикерен белдереп комментарийлар язган. Шуларның берсе бигрәк тә үзенчәлекле. Укучыбыз Зоя Гордеевага  Элвин Грей турындагы фильм көчле тәэсир ясаган.

«Беренче кадрлардан соң, танылган музыкантлар белән бер рәткә Элвин Грейны куйдылар… әмма Радик алардан да алда әле.

Юрий Шевчук, Земфира, һичшиксез, атказанган артистлар һәм бик популяр, әмма аларның берсе дә концерт мәйданннарында, бигрәк тә чит илләрдә, үз телендә җырламый, мин моны беркайчан да ишетмәдем. Музыка Олимпына күтәрелгәч, аларның хәтта танылган музыкант буларак та, милли телне пропагандалыйсы килми. Ә менә гап-гади авыл егете Радик бу зур эшкә алынган һәм үз хыялларын үҗәтләнеп тормышка ашыра.

Аның башкаруындагы «Уфтанма» җыры хәтта чит илләрдә дә яңгырый. Тагын бер мөһим тема — иске хитларны туган телдә яңарту. Ретро җырларны стадиондагы меңләгән халык күтәрелеп җырлаганда, сокланудан каз тәннәре кабарып чыга.

Менә ул, көч, бердәмлек, күз яшьләре! Әти-әниләребезнең яраткан җырлары искиткеч матур һәм заманча итеп яңгырый ала!

Режиссер Ранил Гыйлметдинов үз фильмында мондый ракурсларны, мизгелләрне искиткеч итеп бирә алган. Фильм авторның бөтен үзенчәлекле талантын күрсәтә, бу заказга эшләнгән дежур эш түгел, ә артист турында дөреслекне күрсәтү һәм сөйләү теләге, барысы да ихлас күңелдән эшләнгән.

Һәм мөгаен, бу фильмда иң мөһиме — Радик, Элвин Грей үзе. Ул концерт башланыр алдыннан шулай ук дулкынланса да, аның инде яшь малай түгел, ә тәҗрибә туплаган музыкант булуы күренеп тора.

Мин рус кешесе һәм миңа ситуацияне читтән карарга бераз җиңелрәк. Элвин Грей пәйда булганчы, барысы да бердәм казанда кайнаган, популяр, яраткан артистлар булган, ә Радик музыкага бөтенләй башка мөнәсәбәт күрсәтте. Мөгаен бу иң популяр башкаручы Элвин Грейның төп фишкасыдыр» дип яза Зоя Гордеева.

Төп фото: соцсети

Бәйле