Ваһапов исемендәге фестиваль йолдызлары – Рәнис Габбасов, Айсылу Габдинова, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина моңлы тавышлары белән тамашачыны гашыйк итәргә өлгерде. Былтыр ноябрь аенда узган концертларында алма төшәр урын да юк иде. Шуңа да “Ваһапов фестивале йолдызлары” фонды февраль аенда өстәмә концерт куярга уйлаган.
Монысында да буш урыннар күренмәде. Әмма соңгысына эләккән тамашачылар бу көнне ике гаилә барлыкка килүнең шаһитлары булды.
Бу концертның үзенчәлеге шунда: биредә моңлы җырлар колакны иркәли, инде онытылып баручы көйләргә яңача җан өрелә. Рәнис Габбасовның Илһам Шакиров, Рәшит Ваһапов репертуарыннан булган җырларын тамашачы алкышларга күмде. Сәхнәгә оялып кына килеп кергән кәләпүшле егет бүген үзен иркен тота. Җае чыкканда мактанып та алды әле. Ваһапов исемендәге бәйгедә катнашып, иң зур бүләк – машина эләктергәнен дә, Азаттан алдан өйләнүен, инде хәзер дүрт ай буена бәхетле әти икәнен дә яшермәде. Әгәр Айсылу Габдинова вакыт-вакыт “урынына утыртып” алмаса, Рәнис әллә ниләр сөйләп ташлар иде. Тик аның сөйләве дә күңелгә ял бирә бит. Рәхәтләнеп, гади итеп, нәкъ безнеңчә сөйли ул! Менә шул вакытта дус егете дә түзмәде, сәхнәгә менеп, микрофон сорады. Алты ай гына очрашып йөргән сөйгәнен үз янына чакырып: “Мин сиңа бик тиз ияләндем, хисләрем ташый, чык миңа кияүгә!” – диде. Тамашачы бу кыю егетне алкышларга күмде. Әле концерт ахырында ниләр көткәнне күпләр белми иде.
Айсылу үзенә генә хас иркен тавышы белән залда утыручыларны моңга күмде. Уйландырды да, күзгә яшь тә китерде, күңелне дә җилкетте аның җырлары. Азат исә, сәхнәгә чыгуга, тамашачыга: “Гөлсирин белән минем арада – иҗади дуслык, бергә эшлибез”, – дигән булды. Шыгырданнан килгән бер автобус авылдашы, туганнары янында әнә шулай дип сөйләнеп торган булды. Алар башкаруында “Аккошлы күл” җыры йөрәкләргә үтеп керде. Бик оста итеп, гашыйк парларны уйнады алар. Азатның Гөлсириннең биленнән җылы итеп кочаклап торуы, җыр тәмамлангач та аерылыша алмаулары бераз күңелгә шик кертте кертүен. Җитмәсә, Азатның әти-әнисе икесенә дә матур чәчәкләр бүләк итте. Иң соңгы номер вакытында Азат җырлап торучы дусларын туктатты.
– Гөлсирин, беләсең бит инде, мин сине яратам. Әмма матур сүзләрне күп кабатлау – минем өчен түгел. Сиңа булган хисләрем “Аккошлы күл” җырындагыча. Чык миңа кияүгә, – диде. Гөлсирин яшьләрен тыя алмады. “Мин риза”, – дигәне генә ишетелде дә, Азатның куенына сыенды. Тамашачылар арасында, алдыйсыз, юри эшлисез, дип тә кычкыручылар булды. Хәтта Мамадыш районының Урта Кирмән авылыннан тамаша кылырга килгән Гөлсириннең әти-әнисе дә бу хакта берни белмичә калган.
– Мин моны концерт сценарие буенча кирәкле әйбердер дип белдем. Карасам, хатыным Ләйлә елап утыра. Шуннан соң гына чын икәненә ышандым, – ди әтисе Ришат.
– Мин үзем дә болай булыр дип көтмәгән идем, – ди, сүзгә кушылып, Гөлсирин. – Нәкъ менә шушы көнне тәкъдим ясар дип башыма да килмәде. Безне продюсерыбыз Рифат абый Фәттахов кавыштырды. 2015 елда без бергә эшли башладык. Ул вакытта Азатның – йөргән кызы, минем егетем бар иде. Озак та үтмәде, Рифат абый безгә “Әллә нинди язмыш булды” дигән җырны бирде. Бу җыр араны якынайтты. Башта дуслар гына идек, аннан соң бер-беребезне ошатканыбызны аңладык. Хисләр мәхәббәткә әйләнде.
Азат исә тәкъдим ясау турында бик озак уйланган. Аның әти-әнисе, туганнары да бу көнне киленле буласыларын белеп килгән икән. “Тормыш кору – уен эш түгел. Гөлсирин еш кына, әле кияүгә чыгарга иртә, дип әйтә иде. Әзер түгеллеген дә җиткерде. Шуңа да баштарак уйланып калдым. Әмма хисләрем нык булгач, тәкъдим ясадым. Сәхнәдә сөйгәнемнең кулын сорау –хыялым иде”, – ди ул.
Яшьләр өчен бар кеше дә сөенде ул көнне. Әти-әниләре, туганнары гына түгел, тамашачылар да изге теләкләрен теләде. Киенү бүлмәсендә чират торганда, хәерле сәгатьтә булсын, сөенеп яшәргә язсын, бәхетле парлар булып гомер итсеннәр, дип теләп торучылар булды. Инде хәзер йөзләгән тамашачы алдында гаилә корырга риза булган яшьләр никахка әзерләнә. Туйны җәйгә уздырасылар икән. Азат ул көнне Гөлсиринне сәхнәгә, буташтырган булып, Абитова дип тә чакырып чыгаргалады. Әмма, хикмәт, фамилиядә түгел бит, иң мөһиме – җырларындагыча аккошлар мәхәббәте телик аларга!
(Гөлгенә ШИҺАПОВА/“Ватаным Татарстан”, /№ 33, 02.03.2019/)