Улым өй каршындагы бакчага сыерчык оялары урнаштырып киткән иде, икенче көнне чылтырата: “Килделәрме?” – ди. Башта аңламый тордым, аннан соң гына сыерчыклар турында сүз барганын чамалап: “Парлашып килделәр”, – дидем, сөенеп. Башта ана сыерчык кереп, ояны бәяләп чыкты, аннан ата сыерчык керде, ошаттылар кебек. Берничә көн үтүгә урын-җир хәстәрен күреп, ишегалдында йөгереп йөри башладылар.
…Чебенле авылында кечкенә генә өйдә яшәдек. Аннан Боерганда хуш исле нарат бүрәнәләрдән олы өй җиткезеп кердек. Әле өйдә бер җиһаз да юк, Аллага шөкер дип, сокланып карап йөрим, тәрәзә яңагына таянып, урамны да күзәтәм. Сизми дә калганмын: Мирзанур, эштән кайтып, миңа карап тора икән. “Сөендеңме?” – дип, мине кочаклап алды – керфекләремә шатлык яшьләре эленде. Яңа өйдә ике кызым янына ир бала да тудырдым, нур өстенә нур булды. Төялеп табигатькә дә чыгарбыз дип, бишекле мотоцикл да алып җибәрдек – дөньябыз түгәрәкләнде. Ләкин парлы булып озак яши алмадык: иптәшем 39 яшендә авырып үлеп китте…
“Парлы” – тирән эчтәлекле, яшәргә дәрт бирә торган илаһи мәхәббәтле сүз ул. Аллаһы Тәгалә дә, парлашып яшәгез, игелекле, иманлы балалар үстерегез, ди. Табигатьтә барысы да парлы бит, хайваннар да, хәтта үсемлекләр дә. Авыл җирендә парсыз яшәү бик читен. Ирләр кулы тимәгәч, ихата да гел җимерелеп тора. Кеше ирләрен ярдәмгә чакыру бигрәк авыр – эшләгән өчен акча түгел, ә аракы сорыйлар. Эчеп кайткан ирләрнең кыланмышлары кырга сыймый кайвакыт, аннан син гаепле буласың. Нишлисең, ирләр эшенә үзеңә өйрәнергә туры килә. “Дружба” пычкысы белән утын да кистем, утын яру гомер буе башкарган эш инде. Йон теттем, итек бастым, печән кибәнен берүзем салдым. Авыр чакта туганнарыма, дусларыма таяндым.
Парсыз калдым дип, үземне кызганмадым, яши алмады дип, иремне генә кызгандым, сагынып еладым. Аллаһы Тәгалә олы сабырлык бирде. Әнкәй авыр елларда да дүртебезне әйбәт итеп үстергән бит әле дип юандым.
“Учыңда кайнар күмер тотып тора алсаң, ир белән яши аласың”, – ди Мөнәздәһә апа. Дөрес, ир-ат көй кешесе бит ул, ир белән җүнле итеп яши алу – талант. Күзәткәнем бар: көнчел, холыксыз ире үлгәч йә аннан аерылгач, хатыны матурланып, яшәреп китә (ир-атлар гафу итсен…)
48 ел бергә яшәгәч ире үлеп китте аның. Күзеннән яше кипмәде – бик авыр кичерде. “50 елга якын бергә яшәгәч бик зур куаныч бит инде ул, икең бергә кабергә кереп булмый, сабыр итәргә тырыш”, – дип киңәш бирдем. Тыңламады, үзе авыруга сабышты… 25 еллап бергә торганнан соң үлем сезне аерса да сабыр итәргә кирәк. Мин дә нык еладым, аерылу сагышлары бик ачы. Үземнән күпкә яшь хезмәттәшем: “И-и, апа, алай ук елама инде, синең әйбәт кеше белән ун ел торуың берәүнең холыксыз ир белән 40 ел торуыннан күпкә артык бит”, – дип киңәш бирде. Шәп киңәш бит!
Хатын-кызлар советы рәисе булып эшләдем. Күп гаилә буталчыкларын уңай чишәргә туры килде. Авылга эшкә килгән гаилә башлыгыннан: “Хатыным гүләйт итә, чара күрегезче”, – дигән гариза керде. Авыл советына үзе, хатыны, хатынының сөяркәсе килде. “Акыллы ирең, балагыз бар, ник чит ир белән йөрисең?” – дибез. “Нык яратам, шуңа йөрим, и-и, сез – авыл хатыннарынамы соң мәхәббәтне аңлау?..” – ди бу. Менә сиңа мә, мәхәббәт авылча да, шәһәрчә дә була икән! Авыл ирләрен бозып бетергәнче дип, бу гаиләне Чаллыга кайтарып җибәрдек.
Татарстан яшьләре Фото: Оnedio.ru