Гөбәдия тәмлерәкме әллә чәкчәкме? Әлеге сорауга җавапны башкалада узган Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрлек буенча совет утырышында эзләделәр. Үзмәшгульләргә багышланган чара шактый бәхәс уятты.
Билгеле булганча, ел башыннан илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда, яңа салым гамәлгә керде. Үзен-үзе эш белән тәэмин итүчеләргә рәсми рәвештә теркәлергә чакырдылар. Тәҗрибә рәвешендәге проектта республикадан тыш, Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре катнаша. Салым ставкасы физик затларга керемнең 4 проценты булса, оешмалар өчен ул 6 процент тәшкил итә. Шунысы да бар: үзмәшгульләрнең еллык кереме 2,4 миллион сумнан артмаска тиеш. Тәҗрибә рәвешендәге проект 2028 елга кадәр дәвам итәчәк.
“Минемчә, үзмәшгульләргә салым кертү – бик дөрес гамәл. Әмма моңа бәйле күп кенә мәсьәләләрне федераль дәрәҗәдә эшләп бетерергә кирәк. Әлеге канун файдалы булсын һәм без теләгәнчә эшләсен өчен, юридик һәм хокукый сорауларны ачыклау зарур”, – дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа башланган эш турында сөйләгәндә. Кайбер мәгълүматларга караганда, республикада салым түләмичә генә акча эшләүчеләр 300 мең чамасы кеше тәшкил итә. Алар арасында өйдә тәм-том пешерүчеләр, репетиторлар, арендага фатир биреп торучылар, бала тәрбияләүчеләр дә шактый. Яңалык әнә шуларга кагыла. Ел башыннан бирле Татарстанда барлыгы 4 мең 128 үзмәшгуль “күләгәдән чыгу” теләген белдергән.
Алар арасында өйдә тортлар пешерүче Зөлфия Фәйзрахманова да бар. “Әлеге эш белән биш ел шөгыльләнәм. Тортларны нигездә социаль челтәрләр аша сатам. Заказлар шактый. Атнага ун торт пешерергә туры килгән чаклар да була. Үз эшемне бик нык яратам. Шуңа күрә яңалык турында ишетүгә, үзмәшгуль буларак теркәлдем. Ачыктан-ачык эшлисем килә. Тик бүген өйдә тәм-том пешерүчеләр әзерләгән ризык гамәлдәге санитар нормаларга туры килми. Чөнки әлеге кагыйдәләр зур цехлар өчен эшләнгән”, – диде үзмәшгуль. Аңлатып та күрсәтте: өйдә пешкән тәм-томның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын махсус лабораториядә тикшертергә кирәк. Ә бу шактый кыйммәткә төшә. Мәсәлән, гөбәдияне бер тапкыр тикшертү – 18 мең, шоколадлы торт – 10 мең, зефир исә 7 мең сумга төшәчәк. Өйдә тәм-том пешерүче әниләр өчен күтәрә алмаслык чыгым бу!
Чарада катнашкан Россия Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән буенча комитеты рәисе урынбасары Геннадий Онищенко да утлы табага май өстәде. “Үзмәшгуль буларак эшеңне җайга саласың икән, көндәшләрең шунда ук өстеңнән гариза язарга мөмкин һәм сиңа тикшерүчеләр килеп төшәчәк. Шуңа күрә санитар нормаларга бәйле кагыйдәләрсез булмый”, – диде ул. Геннадий Онищенко үзен-үзе эш белән тәэмин итүчеләргә “җиңеләйтелгән” нормалар булдыру яклы. “Татарстанда яшәмәсәм дә, әлеге эштә турыдан-туры катнашырга риза”, – диде Мәскәү кунагы. “Сез гөбәдия ашап карарга риза, димәк?” – дип сүзгә кушылды Рөстәм Миңнеханов. Баксаң, Геннадий Онищенко чәкчәк һәм бавырсак ярата икән. “Гөбәдия – ир-атлар ризыгы түгел”, – дип тә өстәде ул. “Кимсетмәгез инде”, – диде Президент. Республика башлыгының сүзләрен куәтләп, залда утыручылар дәррәү кул чапты.
Үзмәшгульләрнең юридик затлар, гади итеп кенә әйткәндә, оешмалар белән хезмәттәшлек итү тәртибе дә бәхәс уятты. Илдар Низамиев җитәкләгән компания интернет-сайтлар булдыру белән шөгыльләнә. “Илнең башка төбәкләрендә эшләгәндә фрилансер, ягъни вакытлыча ялланган белгечләр хезмәтеннән файдаланырга туры килә. Без аларны үзмәшгульләр буларак яллыйбыз. Тик гамәлдәге канун нигезендә, ике арада хезмәт килешүе төзелергә тиеш, дип танулары да бар. Димәк, салым ставкасы да үзгәрәчәк”, – диде эшмәкәр. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, үзен-үзе тәэмин итүчеләрнең керем алу ысулларын хезмәт килешүе белән бутарга ярамый. Әлеге фикерне Россия салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин да хуплады. Үзмәшгульләргә сылтап, казнага керүче салым күләме кимү ихтималына ишарәләде ул.
Утырышта катнашкан Россия бизнес-омбудсмены Борис Титов сүзләренә караганда, тәҗрибә рәвешендәге эш – иң катлаулысы һәм иң алдынгысы. Шуңа күрә проектның чикләрен ачыклап бетерергә, әлеге юнәлештә аңлату эшләрен дәвам иттерергә кирәк, дигән фикер белдерде ул. Чарага чакырылган иң яшь эшмәкәр – 15 яшьлек Николь Гәрәева да әлегә билгесезлектә. Слайм, ягъни кул сагызы ясап сатучы кыз аена 45 мең сумга кадәр акча эшли икән. Тик үзе өчен үзмәшгуль буларак теркәлергәме-юкмы дигән сорауга җавап тапмаган әле ул. Рөстәм Миңнеханов аңа, уенын-чынын бергә кушып, бердәм рәвештә эшләргә тәкъдим итте. Шунда ук кыз сата торган кул сагызын Геннадий Онищенкога да күрсәтте. “Иртәме-соңмы “күләгә“дән чыгарга туры киләчәк. Безгә эшне киңәйтергә кирәк. Бу юнәлештә үзен-үзе эш белән тәэмин итүчеләрнең фикеренә дә колак салсак, бу яхшы ярдәм булачак”, – диде Президент.
Ватаным Татарстан
Фото: Бизнес онлайн