28 февральдә “Туган тел” каналының Казанда узган концертына дистәләгән Башкортстан җырчысы килде. Шуларның берсе – күренекле композитор, популяр җырлар авторы Урал Рәшитов, дип яза Акчарлак.
– Татарстанга еш киләсезме, Урал абый?
– Хәния белән эшләгәндә еш иде. Соңгы тапкыр узган көздә килдек. Яңа ел тапшыруын төшергәндә катнаштык.
– Хәния Фәрхидә кем булып эшләдегез?
– Рәссам, музыкант, композитор булып йөрдем. Бөтен сәхнә костюмнарын уйлап таптым, афишаларын төшердем, иң шәп җырларны аңа мин яздым. “Уралның ярдәменнән башка сәхнәгә дә чыга алмый башлыйм инде тиздән”, – дип шаярта иде Хәния.
– Китүен дә авыр кичергәнсездер?
– Бик! Без аның белән апалы-энеле кебек идек. Минем белән серләрен бүлешә иде. Әмма гомер буе аннан оялып йөрдем.
– Нишләп?
– Башкорт халкында олыларны олы итү – иң мөһим нәрсә. Мин шулай тәрбияләнгән. Бервакытта да Хәния апа дигәнем булмады. “Царица” дип йөртә идем. “Син генә миңа шулай дип эндәшәсең”, – ди иде. Патшалар белән бит инде башкача сөйләшеп тә булмый, аннан ояла, тирләп чыга идем. Бик хөрмәт иттем үзен.
– Хәния Фәрхинең “Әлдермеш”е, Вәсилә Фәттахованың “Туган як” һ.б. кебек популяр булырлык җырлар туамы соңгы арада?
– Сирәк. Гел булмый бит инде. Елга буенда утырган балыкчы янына килеп: “Миңа биш табан балык, ун чуртан кирәк”, дип заказ бирә алмаган кебек, иҗатта да шулай.
– Әгәр яшьләр ул җырларны яңартсалар, сез каршы түгелме?
– Юк. Өс-башыбызны да карап, яңартып торабыз, хастаханәгә барып, сәламәтлекне каратып кайтабыз. Бу җырларга да кагыла.
Әңгәмәне тулысынча «Акчарлак» газетасының 10 нчы саныннан укый аласыз.