Мәрхүм бабай ярдәме — кеше ышанмаслык хәл

-- Лэйсирэ

Бу вакыйганы язар алдыннан озак уйладым. Беренчедән, кешеләре үзебезнең якныкы, икенчедән, кеше ышанмаслык хәлне чын булса да сөйләмә дигән мәкаль “кулдан тотып” торды. Ләкин бу турыда инде берничә тапкыр ишеткәч, тыңлаган саен язу теләге көчәя барып, тәвәккәллисе иттем.

Моннан кырык ел элек, 1978 елның июнендә, Тәслия апа кызы Асия белән шаккаткыч, аңлатып булмаслык хәлгә тарыйлар. Халык печәнгә төшкән вакыт. Утынны да, печәнне дә “уфалла” белән ташыган чаклар. Беркөнне Тәслия апа ике арбалык печән чаба да, өенә кайтып китә. Кызына: “Син арбаны алып барып, печәнне төяп куй, мин сыерны саугач барырмын, алайса арып кайткач сыер савып утырасы килми”, – ди. Асия елга ярына барып, печәнне төйи. Авылга кадәр бер чакрым ара. Әнисен көтеп, юлны күзәтә, әмма анда беркем күренми. Тик торганчы дип ул яшергән җирдән чалгыны ала да, тагын бер арбалык печән чабып куя. Тәслия апа һаман күренми. Караңгы төшәргә күп калмаганлыктан, Асия арбаны өстерәп юлга чыга. Ярты юлны үткәч үр күтәрелергә кирәк. Янып-пешкән Асия соңгы көченә арбаны үргә сөйри, шул чагында чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, тәгәрмәчне күчәрдә тотып торучы чөй сынып чыга. Инде нишлим дип арба янында елап утырган Асия янында күршеләре А. бабай пәйда була. Елга буеннан яки авыл ягыннан атлап килми, нәкъ менә пәйда була. Асия сөенеченнән нишләргә дә белми. Күпме генә сөйләштерергә тырышса да, бүтән вакытта галәмәт күп сүзле А. бабай бу юлы бер сүз дә әйтмичә генә юлдан тимер кисәге табып, арба тәгәрмәче төшмәсен өчен күчәргә тыгып куя (Асия соңыннан “тимер кисәген, чыннан да, юлдан табып алып килде” дип ипи тотып ант итә). Шуннан соң бабай Асияне кулы белән читкә этәрә дә, арбаны тартып авылга кузгала. Кайтып җитүгә, арба тоткасын җиргә куеп, Асиягә текәлә. Шулвакыт Асия сискәнеп китә, тынсыз кала, чөнки А. бабайның күзләреннән җан өшеткеч салкынлык бөркелә, шул ук вакытта ул күзләрдә бәгырьләрне айкап алырлык моң була. Асия сүз әйтерлек хәлгә килгәндә бабай Зират тыкрыгы дип йөртелүче тыкрыкка борылып кереп киткән була инде. Асия кайтып җитеп өйгә керәм дигәндә капкадан Тәслия апа килеп чыга. Әнисенә чын-чынлап үпкәләгән кыз:

– Әй, әни, ник килмәдең? Кайтып җиткәнче үлә яздым, ярты юлда тәгәрмәч чөе сынды, ярый әле А. бабай очрады, ул рәтләп бирде, арбаны авылга кадәр тартып кайтты, – ди.

– Нәрсә сөйләгәнеңне аңлыйсыңмы син азрак? – ди Тәслия апа, шаккатып. – Мин сыерны савып капкадан чыгуга, А. бабайның кызы очрады. “Әти лапаста йөргәндә кисәк егылып үлгән, әни белән алып кереп салдык. Әни әти белән үзе генә калды, кеше җыелганчы кереп утыр әле”, – дип үтенгәч, кереп утырдым, әле шуннан менә яңа чыгып каршыңа баруым иде.

Бабайны җирләгәнче бу хакта бүтән сүз кузгатмыйлар. Әнисе Асияне нык кисәтә: “Бер сүз әйтәсе булма, “исәр” дип күзеңне ачтырмаслар!” Асия эндәшми. Ләкин көтелмәгән хәл була. Авылның бер хатыны: “Кичке тугызлар тирәсендә А. бабайның Асиягә печән тартышып кайтканын үз күзләрем белән күрдем, бакча башына казлар карарга менгән идем, А. бабай биргән сәламемне дә алмыйча янымнан узып китте, ышанмасагыз, Асиядән сорагыз”, – ди. Бабайның үле гәүдәсен чама белән кичке җиделәрдә табып алган булалар. Асиягә хәлне сөйләп бирүдән башка чара калмый.

Вакыйга моның белән генә бетми әле. Күпмедер вакыттан соң, үлгән А. бабайның карчыгы сөт аертырга дип сепаратор янына утыра. Бу вакытта Тәслия апа да шунда була. Әби, күпме генә эзләсә дә, сөт аксын өчен куела торган тимерне таба алмый. Үзе:

– Менә бабаң үлгән көнне көйләгән көенчә сөт аертмыйча үзем сүтеп куйдым бит, казан эченә генә салган идем, – дип сөйләнә.

Шулчак Тәслия апа, нидер исенә төшереп, чыгып йөгерә.

– Шушымы? – ди ул әйләнеп кергәч, әбигә сепаратор тимерен күрсәтеп.

– Шушы, шушы, каян алдың? – ди әби, исләре китеп.

– Тәгәрмәч чөе урынына куелган иде.

Сепараторның бабайны кертеп салгач сүтелгәнен икесе дә яхшы хәтерли.

Соңыннан Тәслия апа А. бабайны саклап утырганда күрше әбигә бик борчылып: “Асиям үзе генә печәнгә киткән иде, кайтып җитә алмас инде, тәгәрмәч чөе дә бик ашалган иде, сынып кына чыкмаса ярый”, – дигәнен яхшы хәтерләве турында әйтә…

P.S. Исемнәрне үзгәрттем.

Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы.

tatyash.ru

Бәйле