38 яшьлек Юлия Началованың гомере өзелү сәбәбе аталды [видео]

-- Лэйсирэ

16 март 38 яшьлек җырчы Юлия Началованың үлеме турында билгеле булды. Беренче мәгълүматларга караганда, җырчы йөрәк авыруыннан вафат булган, дип хокук саклау органнарында чыганакка сылтама белән Лента.ру хәбәр итә.

Басманың әңгәмәдәше сүзләренә караганда, үлеменең төгәл сәбәбе дүшәмбе, 18 мартта булачак яру нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

#татартудей Юлия озын-озак гомердә яшәп, оныкларын, оныкчыкларын күрергә теләвен әйткән була. Яшәргә тели, әле барсы да алда, ди җырчы. Әлеге мизгелләрне видеодан карый аласыз. ・・・ 38-летняя Юлия Началова умерла после ампутации ноги. Как сообщили Super источники, певица скончалась сегодня, не приходя в сознание. Последние дни Юлия провела в коме в реанимации одной из московских клиник, за ее жизнь до последнего боролись врачи, но им так и не удалось спасти Началову. #срочно #новости @super.ru #юлияначалова

Публикация от Tatar today порталы (@tatar_today)

»

Шул ук вакытта җырчының әтисе Виктор Началов «Москва» агентлыгына кызы абсцесс башлану нәтиҗәсендә вафат булуын хәбәр итә. «Гражданнар панихидасы һәм җеназа турындагы мәгълүматны соңрак ачыклыйбыз», ди ул.

Исегезгә төшерәбез, популяр җырчыны 11 мартта Мәскәү хастаханәсенә авыр хәлдә китерәләр, анда аны ясалма кома халәтенә кертәләр. Соңрак Началовның аягына операция ясыйлар.

Началова 1990 нчы елларда танылу алган, аның дискографиясендә сигез альбом бар, соңгы пластинка 2013 нче елда чыккан.

Бәйле