Илсөя Бәдретдинова: «Шампан шәрәбе йотып та сәхнәгә чыкканым юк»

-- Лэйсирэ

Илсөя Бәдретдинова үзенең инстаграм битендә үз-үзе турында 10 кызыклы факт язып чыккан. Аларның берсе дә битараф калдырмый, сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез:

1. Көн дә чәч юам.

2. Беркайчан да чәч наращивать иткәнем булмады.

3. Пычрак аяк киеме яратмыйм. Нык яратмыйм.

4. Салкынны яратам. Башыма һәм кулыма кимим. Хәтта кышкы аяк киемем дә юк. Бииик сирәк. Ныыыык салкын булса гына.

5. Шау кайнар су белән юынам.

6. Баллы әйберләр яратмыйм. Кәхвәне дә шикәрсез эчәм.

7. Кычкырып сөйләшкәнне яратмыйм.

8. Иң яраткан ризыгым ‒ ит.

9. Бер тапкыр да, шампан шәрәбе йотып та сәхнәгә чыкканым юк.

10. Әби-бабайлар белән сөйләшеп утырырга яратам.

«Үземә дә кызык булып китте. Дәвамын язармын» дигән Илсөя Бәдретдинова.

Бәйле