Марат Шайбәков Казандагы концертыннан соң: «Бу кадәр үк булыр дип көтмәгән идем»

-- Гузель

//Tatar today// Эльвира Шакирова//

14 март көнне Казанның Ленин исемендәге мәдәният сараенда Башкортстанның атказанган артисты Марат Шайбәковның тәүге концерты булды. Яңа программа “Көткән кешең булганда” дип атала.

Дөресен генә әйткәндә, Марат бу концертка күптәннән әзерләнде, дулкынланып көтте. Бу программа белән ул Татарстанның кайбер районнарында булып өлгерде. Моннан берничә ел элек Уфада күрешкән чакта: “Казан – минем хыял ул”, — дигән иде. Ниһаять, Алла кушып, ул көн килеп тә җитте. Әллә казанлылар белән очрашуны зарыгып көткәнгәме, Марат башкаладагы тәүге концертында һич кенә дә дулкынланмады. Һәрхәлдә без – тамашачы моны сизмәде. Әйтерсең лә, бу сәхнәгә беренче генә чыгуы түгел.

Концерт программасы төгәл уйланылган. Артык һәм тузга язмаган сүзләр булмады. Шуны әйтергә кирәк: Марат тыйнак егет булса да, тапкыр телле булып чыкты. Шул арада үзе белән булган кызыклы хәлләрне дә сөйләп алды. Концерт тәнәфескә бүленмичә генә бер сулышта узды. Программаны җор телле Рөстәм Шакиров алып барды. Ул алып баруы белән генә түгел, моңлы тавышы, сәнгатьле итеп укылган эчтәлекле шигырьләре белән дә шаккатырды. Уфадан килгән Айрат Галиев өздереп баянда уйнады, Башкортстан кызы Инзира Гыйздәтуллина да чыгыш ясады. Якташыбыз Сөмбел Билалова концертның махсус кунагы булды.

Марат үзен тамашачы белән гади һәм ихлас тота. Берничә тапкыр залга төшеп, һәммәбезгә таныш булган җырларны тамашачы белән бергә башкарды. Программага кертмәгән булса да, халык соравы буенча “Юатмагыз, юаналмыйм” җырын баянга гына кушылып җырлады. Ә бит кайбер артистлар “бу җыр быелгы программада юк”, — дип “котыла”. Баян дигәннән, Марат ул – беренче чиратта баянчы. Иҗат юлын баянчы булып башлаган. Концертта гармунда уйнап Казан халкын да гөрләтте, биетте!

Тамашада бик күп җырлар яңгырады. Ә шулай да иң күңелгә үтеп кергәне “Бәхет телим кызыма” җыры булды. Мин бу җырны беренчеләрдән булып ишеттем дип горурланып әйтә алам. Бервакыт төн уртасында коеп яңгыр яуганда Уфага килеп төштем. Шул вакытта Марат өенә алып кайтты. Хатыны Ләйсән белән табын корып, зурлап кунак итте. Аннары Марат баянда уйнады, матур итеп кич, дөресрәге төн утырдык. Шунда Марат миңа: “Эльвира, бер җыр яздырдым. Кызыма багышладым. Тыңлап кара әле”, — дип “Бәхет телим кызыма” җырын тыңлатты. “Бу җыр һичшиксез үз тыңлаучысын табачак!” – дидем. Шуңа да бу җырны мин аеруча көтеп алдым.

Беләсезме, Марат Шайбәков юкка борчылган бит! Казан тамашачысы аны бик яратты, җылы алкышлады! Күптән киләсе булган икән лә Казанга! Артист үзе дә тәүге концертыннан канәгать булуын белдерде. “Бу кадәр үк булыр дип көтмәгән идем! Рәхәт булды! Матур кабул иттеләр!” – диде. Без дә Маратның тавышы, моңы, халыкчанлыгы белән барлык татарстанлыларның мәхәббәтен яулавын телибез!

Тиздән Марат Шайбәковның Караидел, Чишмә төбәкләрендә, Екатеринбург шәһәрендә концертлары булачак. Килми калмагыз!

Бәйле