//Tatar today//
Кинәт сепсистан 38 яшендә вафат булган Юлия Началованың 12 яшьлек кызы Вера калды. Җырчының үлеменән соң төп сорау: кызы кем үстерәчәк? Вера — җырчы Юлия Началованың икенче ире, футболчы Евгений Алдонин кызы. Тик Началованың матбугат сәркатибе: «Юлиянең кызы Вера, әби-бабасы белән калачак. Баланың әтисе Евгений Алдонин каршы түгел», дип белдергән.
«Верочка әби-бабасы белән яшәячәк. Хәзер ул, әлбәттә, авыр вакыт кичерә. Әмма барысы да яхшы булачак. Без барыбыз да дустанә мөнәсәбәттә. Без барыбыз да бер-беребезне яратабыз һәм хөрмәт итәбез»,− дип җавап биргән Евгений Алдонин.
Womanhit Starhit