«Питрәчтән килгән хатын ялгыз күршебезнең фатирын урлады»

-- Лэйсирэ

Ялгыз карт һәм карчыкларны аерым бер мәхәббәт белән яратучылар бар бездә. Дөресрәге, аларның пенсия акчаларына, фатирларына күзләре төшеп, соңыннан шуларны үзләштерүчеләр хакында әйтүем. Казанның Гудованцев урамында яшәүче 83 яшьлек Мөкәрәмә әби Йосыпова да ике бүлмәле фатирыннан колак каккан әнә. Карчык үз фатирын Питрәч районыннан килгән бер ханымга «бүләк иткән», имеш. Тик әби ялгыз булса да, аның өчен җан атып торган күршеләре бар әле. Алар бу хәлгә күз йомып торырга җыенмый.

ЯЛГЫЗ КАЛГАННАН СОҢ

Казанның иң читендә урнашкан Гудованцев урамында Наилә ханым Мусинаның яши башлавына 20 еллар тирәсе.

Үзәктән шактый еракта урнашкан булса да, шул ягы бар – монда кешеләр бер берләрен таный, күршеләр тимер ишекләр артына качмаган – нәкъ авылдагы кебек, аралашып яшиләр. Наилә апа да, үзләреннән бер ишек аркылы гына көн күрүче 83 яшьлек карчык – Мөкәрәмә әби Йосыпова белән нык аралаша.

– Монда күченүебезнең беренче көненнән үк дус без. Ире Равил абый да, улы Рамил дә исән иде әле. Өйләре матур иде, өстәле тулы өчпочмак, гөбәдия – шулкадәр күңелле гаилә иде. Нык сөендем күршедә генә шундый татар әбисе яшәгәнгә. Үзе дә шатланып туймады – безгә кадәр бер исерекләр яшәгән булган, минем белән танышкач та, «Аллага шөкер, татарлар килде – үзебезнекеләр килде!» – дип, кош тоткандай сөенгән иде. Шушылай аралашып, йөрешеп яшәдек. 2003нче елда ире Равил абый үземнең кулларымда үлде. Балконда өчәү сөйләшеп утырдык та, чәй сорап алды, соңыннан Мөкәрәмә апа китереп биргән чәйне эчкәч, диванга кырын ятып, үлде дә китте. Аның ашларын бергәләп үткәрдек, йөрәге беткән булган, диделәр. Бер генә уллары бар иде, ул өйләнмәде, 2011нче елда әтисе үлгән диванда шулай ук кисәк кенә җан биргән. Бөтен якыннары үлгәч тә, ташламадык бер-беребезне, телевизорлар да карый идек бергә, ялгыз әби бит инде, күңелен күрәм – авыр булмасын дим, – дип сөйли Наилә ханым.

Ул вакытта җитмешнең өстендә булган Мөкәрәмә әбине карау өчен бертуганнарының балалары килгәләп йөри башлый. Ләкин алары да, үз файдасын кайгыртып кына: берсе, мәсәлән, әбинең фатирын ремонтлыйм дип, обойларын кубарып ыргыткан да, соңыннан килмәгән. Икенчесе пенсия акчаларын үзенә алып барган. Ә әбигә ашарга дип үзеннән калган пирог кисәкләре, ипи сыныклары гына китереп торган. Тик Наилә апа кыерсыттырмаган күрше әбисен. Пенсия акчаларын да кире кайтарттырган, ялгыз карчыкка теләсә кем ияләшмәсен дип тә, һәрчак күз-колак булган. Шулай да, моннан 5 ел элек карчыкның фатирын бер мәртәбә барыбер урлыйлар.

– 2014нче елда, бер көнне Мөкәрәмә апа керде минем янга. «Наилә, документларымны кереп кара әле, бер документ җитми бугай анда», – дигәч, ияреп кердем. Өстәлгә кәгазьләрен тәртип белән җәеп салган, арасында фатирын сатып җибәрү-сатып алу (купля-продажа) документы да бар. Шаккаттым бу хәлгә. «Саттыңмыни син фатирыңны?!» – дим. «Юк, нишләп сатыйм. Акча да бирүче булмады, сатмадым да!» – дип елый башлады. «Елама, Мөкәрәмә апа, безнең фатирыбыз өч бүлмәле, шуның берсенә кертеп яшәтербез, урамда калдырмабыз сине», – дидем. Шуннан соң ачыклый башладык күршеләр белән. Кем сатып алган моны, кем ул, кайдан килеп чыккан кеше. Бактың исә, Мөкәрәмә апа паспортын югалткан булган да, Мәскәү районының паспорт өстәленә баргач, шунда эшләүче Флера исемле хатын белән танышкан икән. Күрәсең, ялгыз калуын, бөтенесен сөйләп биргәндер инде. Шулай итеп, моның фатирын үзенә урлап алган теге хатын. Эш урынына бардым да, башта үзе белән сөйләштем. «Аның туганнары бар, ул фатир иясез түгел, кире кайтар. Кайтармыйсың икән, мин моны болай гына калдырмыйм!» – дидем. Шуннан туп-туры җитәкчеләренә кереп киттем. Анысы тынычландырды: «Тавышланмагыз апа, хәл итәрбез», – ди. Шулай итеп, бер көн дигәндә әбигә фатирын кире кайтарып бирдек, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Тик шушы күргән кайгыларыннан соң, фатирын да тартып алырга теләүләрен белгәч янә бик борчылганга күрә, Мөкәрәмә әби акылга җиңеләя башлаган. Еш кына алмашына, вакыйгаларны буташтыра торган гадәте бар аның. Тик нинди генә халәттә булса да, бер сүзне кабатлый: «Фатирымны беркемгә дә бирмим, бу минем фатирым».

КИБЕТЧЕ БЕЛӘН ДУСЛЫК

Шуның белән бу фатир тынычлыкта калыр, башка кем дә ала алмас, дип уйлаган күршеләр. Тик бер ел да үтмәгән, әбинең торагын башка бер ханым үзенә алырга җитешкән.

– Без моның турында очраклы гына белеп алдык, – дип сөйли Наилә апа. Илгизәр исемле «племяннигы» бар Мөкәрәмә апаның. Ул узган елның декабрендә Түбән Камадан Казанга эш эзләп килде дә, әби белән яши башлады. Мөкәрәмә апаны карап та торгач, «Бар, пропискага кер, балам», – дигән булган. Тик керә алмады, аңа фатир хуҗасының Мөкәрәмә апа түгел, Сафина Гөлсия Мансур кызы булуын әйткәннәр. Шуннан соң Илгизәр безгә сөйләп бирде моны, ярдәм итегез, әбинең фатирын тагын алганнар бит, – дип керде.

Сафина Гөлсия Мансур кызы – Питрәч районының Күн авылыннан. Казанга эшкә килгән булган, Гудованцев урамындагы бер кибеттә сатучы булып эшләгән. Әнә шул сату иткән вакытында танышкан да инде ул карчык белән. Күршеләре сөйләвенчә, әби кибеткә кергәндә, аңа урындыклар китереп биреп, гел озак кына сөйләшә торган булган. «Ышанычын яулап алу өчен шулай ялагайлангандыр, әбинең фатирын үзләштерергә әзерләнгәндер», – дип фаразлыйлар моны. Шул арада Мөкәрәмә әбидән документларга кул куйдырттырып алганнар, ул үзе кайда кул куюын да аңламаган булгандыр, дип сөйлиләр күршеләре.

Гөлсия Сафина бу фатирны 2015нче елда үзенә «дарственный» ясатып алган булган. Ул килешүдә күрсәтелгәнчә, мирас итеп алгансың икән, син фатирның утка, суга, газга булган чыгымнарын да үзең капларга тиеш! Ләкин әлеге көнгә кадәр – инде биш ел бу түләүләрне 84 яшьлек Мөкәрәмә әби үз пенсиясеннән түли. Гөлсияне үзенә шундый кыйммәтле бүләк ясаган әбинең нинди шартларда яшәве дә кызыксындырмый. Чөнки әбинең фатирында ремонт та юк, тәрәзәләреннән җил өреп тора газ плитәләре иске – янгын чыгу куркынычы бар хәтта. Әбинең нәрсә ашавын, ничек яшәвен белешеп, хәл сорарга да килми.

– Аның каравы, кичләрен шушы йорт янына килеп, әбинең фатир тәрәзәсендә ут яну-янмавын тикшереп йөри, диләр. Янәсе, үлмәгәнме. Монда бит авыл кебек – бер хәл булса, бөтен кеше ишетеп, белеп, күреп тора. Безгә дә көне-сәгате белән җиткерделәр моның турында. Мин бит ул кызның хәйләкәрлеген баштан ук сизгән идем. Әле Мөкәрәмә апа аның янына гел кереп йөргәч, үзенә дә әйттем: «Гөлсия, син бу әбине алдалый күрмә!» – дип. «Юк-юк, миңа аның бер нәрсәсе дә кирәкми!» – дигән булды, ә үзе шул вакытта ук фатирын үзенә алган булган инде, – дип сөйли Наилә Мусина.

Хәзерге вакытта Гөлсия камыр ашлары сатыла торган башка бер кибеттә эшли. Ул да Гудованцев урамында. Ялгыз карчыкка фатирын тыныч юл белән генә кайтарып бирмәсме дип, бервакыт бу хатынның эшеннән кайткан чагын саклап торган Наилә апа. Тик Гөлсиянең исе китми: «Нәрсә килеп җиттең, сиңа кирәкме әллә бу фатир? » – дип кенә кычкырган ул.

– Миңа ул фатир кирәк булса, мин аны әллә кайчан үземә алган булыр идем инде! Без Мөкәрәмә апа белән 20 ел бергә яшибез, шуңа аны ниндидер Питрәчтән килгәннәргә кыерсыттырасым юк, дидем. Мөкәрәмә апаны күптәннән тәрбияләп торам: ашарына пешереп кертәм, юындырам, тырнакларын кисәм, өс-башын карыйм. Ләкин болар берсе дә фатирын алу өчен түгел, күрше хакы дип эшләнгән эшләр. Жәлләп үләм мин ул әбине. 5 яшеннән ятим калган, 13 яшеннән заводта эшли башлаган. Соңыннан кияүгә чыгып, иске баракта яшәгән. Бу Гудованцев урамындагы йортларга да кулларына богау салып мәҗбүриләп күчергәннәр бит аларны. Ул вакытта монда бернәрсә дә булмаган – басу уртасындагы өйләр булган бу. Бер якын кешесе дә юк, шундый авырлыклар белән яшәгән кеше ул Мөкәрәмә апа. Аның үз фатирында яшәп үләргә хакы юкмыни? Бу Гөлсия ни ярдәм иткән аңа? Хәлен дә белми бит. Әгәр кешенең фатирын алдап алгансың икән инде, хет иң азыннан ашатып тор син аны! – дип елый Наилә апа.

КИРЕГӘ ЮЛ ЮК?!

Мөкәрәмә апа нинди генә кайгылар күрсә дә, барыбер бәхете бар икән. Яхшы күңелле Наилә ханым белән күрше булуы аның бәхете. Бу язманы язар алдыннан фатирларына килгәч, үзара мөнәсәбәтләрен күреп сокланган идем. Наилә апаны карчык үзе дә мактап туялмый: «Үз балам кебек ул минем. Гел бергә яшәдек. Ярый ул бар әле. Ашыйсым килми, дисәм дә, өеп ашарыма кертә, нык карап тора мине», – ди. Аннан бераз торгач, елый башлап: «Наилә, минем фатирны тәки кайтарып булмас микәнни инде?» – дип куя…

– Татарстанда шушы әбине яклаучы кеше табылмаячак икән, Мәскәүгә барам. Моны болай гына калдырмыйм. Бу оятсызлык болай гына калырга тиеш түгел! – ди Наилә апа әбине кочаклап.

Прокуратурага да шикаять иткән күршеләр бу хакта. Әлегә тикшерү эшләре бара. Хәлне участковыйлары да белә. Тик мин шалтыраткач, Ралиф әфәнде бу мәсьәлә буенча бер нәрсә дә аңлата алмады – прокуратура тикшереп бетергәнне генә көтәргә кушты.

Гөлсиянең эшләгән җирендә: «Әбинең фатирын ялган юл белән алганмын диюләре – ялган!» – дип, кире кагудан башлады ул сүзен.

– Мин Мөкәрәмә апаны 10 ел беләм. Ул миңа үзе килде. «Фатирымны алам дип, башыма сугып үтерерләр микән инде, куркам мин», – ди. «Минем тынычлап үләсем килә, ди, беркем дә белмәсен, әйдә фатирны сиңа яздырабыз? Мин үзем үләчәкмен, фатирны алып китә алмыйм, бу яхшы кешегә калырга тиеш», – диде. Ул яхшы кеше мин булып чыктым. Баштарак баш тартып килдем, чынлап. Соңыннан регистрацияләр палатасына киттек, ул фатирны миңа бирүе турында гариза язды. «Тынычлап үләсем килә», – диде. Фатирны миңа бирүен беркемгә әйтмәскә кушты. Ләкин хәзер моны күршеләре белеп алдылар да, тавыш чыгардылар. Мин начар кеше түгел, олы яшьтә бит ул – аңа кереп, булышырга да теләгем бар иде. Ләкин берничә килүемдә күршеләре тавыш чыгарды, әнә – сезне дә чакыртканнар.

– Фатирны ялган юл белән алуыгыз хакында суд эшләре башланыр дип курыкмыйсызмы?

– Документта бар да тәртиптә, мине суд эшләре белән куркытмагыз.

– Документта бөтен әйбер тәртиптә булса да, әби судта мин фатирны бирмәдем ди икән, яки аның акылы бөтенләй үк сәламәт булмавы ачыкланачак икән, сезнең бу документларыгыз үзеннән үзе үз көчен югалтачак. Мошенниклык буенча соңыннан эш тә ачылырга мөмкин. Сезгә бу кирәкме?

– Миңа бу кирәк түгел. Ләкин мин бит аны мылтык терәп алып бармадым теркәү палатасына. Хәзер нишлим инде кирегә юл юк – болар биш ел элек булган хәлләр! Хәзер кая барасың – килдек тә, терәлдек, әгәр дә суд була икән – булсын!

– Бу фатир сезгә нәрсәгә кирәк?

– Ничек инде нәрсәгә? Яшәргә! Сезгә фатир кирәкми мәллә?

– Фатир кирәк булгач, мин аны үзем эшләп алдым. Ә сезгә ялгыз карчыкның фатиры ник кирәк?

– Ул мирас буларак күчте миңа.

– Сез аның туганымыни, мирас булып күчәргә?

– Юк.

– Шулай булгач, ничек мирас булып күчте соң ул сезгә?

– Кайвакыт кешеләргә ялгыз карчыкларның фатирлары күчә бит. Мин аны урамга куып чыгармыйм, миңа монда низаглар ясап йөрмәсәләр, карыйм әбине. Әгәр мин булмасам, ул фатирын барыбер берәрсенә бирәчәк иде.

Мин бу сөйләшүдә Мөкәрәмә апаның да катнашуын теләдем. Ул да, күршеләре Фәймә һәм Наилә апа белән бергә кибеткә килеп керде. Гөлсия йөзләрен балкытып, ничек хәлегез, Мөкәрәмә апа, дип, әбине барып кочаклаган булды. Әбинең хәлен чынлап торып беләсе килгән кеше иң кимендә атнага бер булса да аның янына килер иде. Шуңа күрә бу концерт-тамашаны карап торганда бернинди соклану хисләре дә тумады. Күршеләре әбинең фатирын кире кайтаруын сораганда, Гөлсия гел бер үк сүзне кабатлый: «Куып чыгармадым ич мин аны – яшәсен!». «Ә ничек син аны куып чыгарасың – сатып алган фатирыңмы әллә ул синең! Аның туганы бар, туганы карасын – син чит кеше, сиңа ышанмый да ул. Син пешергәнне ашатмаячакбыз да. Ник тәрәзәсе янында «Үлмәдеме икән?» дип тикшереп йөрисең аны?» – дип тавышланды күршеләре дә. Ә бу тартышуларның уртасында акылы җиңеләйгән Мөкәрәмә апа иске пакетыннан Путин биргән грамотасын эзләп басып тора. «Мин бит кырык ел буе бер урында эшләдем, Путин да мактады мине. Юк, мин кешегә бирмим фатирны. Ул бит минем фатирым!» – ди бичара.

Бу хәлгә битараф кала алмадык. Без гаделлек яклы. Һәм әлегә прокуратура тикшеренүе бетүен көтәбез. Алга таба ниләр булып бетүен кабат язарбыз.

Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит

Бәйле