Мин унбер ел буе бер ир белән йөрдем. Ул миңа караганда биш яшькә олырак. Аерылган кеше иде. Йөри башлаган вакытта мин әле 22 яшьлек кыз гына идем. Бер хастаханәдә санитарка булып эшләдем. Ә аның әтисе шунда авырып ята иде. Палата кереп, идән юганда да шунда ятучылар белән сөйләшеп китәсең бит. Мин дә аның әтисе белән шулай сөйләшкәләп йөри башладым.
Берсендә аның малае да шунда иде. Әтисе янына килгән. Урын өстендәге авыруларны карый беләсеңдер дип, әтисен карауны үтенде. Ул вакытта укый да идем әле, акча кирәк. Шуңа ризалаштым. Аннан ул бабайны өенә чыгарып җибәрделәр. Ике көннән соң ук бу ир яныма килде, әтисен карауны кабаттан сорады.
Уку өстенә кешедә фатирга да түләп торам бит, тагын ризалаштым. Шуннан болар мине үзләрендә яшәп кенә бабайны карарга сорадылар. Өйдә әби дә бар иде әле. Ул да олы яшьтә бит инде, бабай кебек. Үзе генә карый алмый, шуңа ярдәмче кирәк. Яшәгән өчен акча сорамасбыз, диделәр. Кешегә шактый күп акча түли идем мин. Шуңа да бик теләп ризалаштым.
Урын өстендәге бабайны да карадым, әкренләп әбигә дә ярдәм иттем. Мунча коендырулар – тулысынча минем өстә булды. Уллары белән дә шунда чакта якынаеп киттек. Ул бит шунда яши иде, әти-әнисе белән. Мин килгәндә аерылышкан иде инде ул, баласы бар иде. Баласын беркайчан да ташламады ул, еш кына алып кайта иде. Яши-яши мин үземне аның хатыны сыманрак тоя башладым инде. Әти-әнисе дә мине “кызым” дип йөрттеләр, ул ир дә янымда гына булды.
Минем ул йортта унбер елым үтте. Башта бабай үлде, аннары әби китеп барды. Шулкадәр озак гомер үтсә дә, без теге ир белән өйләнешмәдек тә, никах та укытмадык. Аның әти-әнисе дә берни әйтмәделәр, үзем дә никтер уйламадым. Яшьлек белән берни уйламаганмындыр инде. Әти-әнисе үлгәч, озак тормады, теге ир дә: “Мин өйләнәм, сиңа китәргә кирәк булыр инде”, – дия башлады. Шунда гына айнып киткәндәй булдым! Бик үпкәләсәм дә, ул ир миңа берни вәгъдә иткәне булмады инде. Беркайчан да киләчәккә планнар кормадык, аның беркайчан да “әйдә, өйләнешик” дигәне булмады. Мин дә шуңа гына риза булып торганмын.
Ничек шулай килеп чыкты, бик аптырыйм. Алдан яши башлаганда, миннән акча алмыйлар дип сөенеп яшәгәнмендер дә, шул дулкында еллар буе дәвам иткәнмен, күрәсең. Чыннан да, минем аларга беркайчан да акча биргәнем булмады. Үзем эшләгән үземә калып барды. Әмма шулай да бушка яшәдем дип әйтә алмыйм, мин бит картларны карадым. Юк әйбергә ышанып, колак белән ишетмәгәнне йөрәгем белән көтеп, ышанып яшәгәнмен. Акламыйм, ул ир нык гаепле. Минем беркем дә юк икәнен белде бит ул. Ә ул мине дә ышандырып яшәде, башка кешесе дә булган.
Мин хәзер үземнең әнидә яшим. Нервыма чыдый алмыйча, шәл бәйләргә утырдым. Өчне бәйләп саттым инде, кеше заказга бирә. Ә ул ир өйләнеп, өенә башка хатын алып кайтты.
Язмыш кочагы Фото: liveinternet.ru