- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
30 март татар көрәш җәмәгатьчелеге үзенең бер батырын югалтты. 26 яшьлек Рамил Гыйзетдинов Казан полиция бүлекчәләренең берсендә җан тәслим кыла, дип хәбәр итә Идел басмасы.
Рамил – көрәшче егет. Узган ел Балык Бистәсе районы Сабан туенда абсолют батыр исемен яулады. Авыр үлчәүләрдә чыгыш ясамаса да, быел елның иң дәрәҗәле бәйгесендә – “Манзара” премиясе өчен көрәшергә җөрьәт итте. Беренче әйләнештә Муса Галләмовка оттырды.
Үлемнең сәбәбен төрлечә юрыйлар. Ләкин анысы инде хәзер мөһим түгел. Урының җәннәттә булсын, Рамил!
Фото: Татар-информ архивыннан очраклы фото