Инстаграмда tatar_estrada аккаунты Фирдүс Тямаев белән интервьюдан өзек китереп, болай дип яза:
⠀
«Улымның ниндидер сәләте бар дип аерып әйтергә әле иртәрәк. Әле аңа бар да кызык, бар нәрсә белән дә кызыксына. Бәлки быел бокска бирербез дигән уй бар. Мин үзем дә көрәшкә йөрдем, егет өчен кирәк әйбер ул.
Гомумән, малай кеше сугышып үсәргә тиеш. Җәйгә авылга кайтарачакмын: урамда сугышсын рәхәтләнеп. Алар кызлар кебек елак булырга тиеш түгел. Әле кичә дә кибеткә барганда егылып борынын авырттырган иде, канын сөртеп кенә алдык та батырлык күрсәтергә теләп еламадык. Жәлләп утырыш юк».
Фото: соцсети