Филүс Каһировның хатыны иҗади тормышларының «җенси» нечкәлекләрен ачып сала

-- Гузель

//Tatar today//

Җырчы Филүс Каһировның хатыны Эльмира Каһирова, Инстаграмда ире белән иҗади тормышларының «җенси» нечкәлекләрен аңлатып, постлар урнаштырган. Ул нинди авырлыклар, сөенечле вакыйгалар аша, кемнәрнең ярдәме белән уңышларга ирешүләре хакында язган. Әлеге язмаларны бергә җыеп, без сезгә дә тәкъдим итәргә булдык.

«Ачыктан ачык сөйләшәбезме?

Артист хатыны булу, Филүс белән бергә эшләү, концертлар оештыру авырмы? Сез Филүснең продюсеры, администраторы яки директорымы? Матбугат чаралары һәм гади кешеләр ягыннан мондый сорауларга еш җавап бирергә туры килә. Мин әкеренләп барлык серләрне, иҗади тормышыбызның «җенси» нечкәлекләрен ачарга булдым. Ничек иремнең директоры булып китүемнән башларгадыр, мөгаен.

Филүснең берничә ел продюсер белән эшләвен күпләр беләдер. Әмма бу урында туклып тормыйм, шунысын әйтергә кирәк, билгеле бер мизгелдә, дөресрәге 2013 елның, 17 декабрьендә, тормышыбызда ул көне җитте! Эшне мөстәкыйль башлау турында карар кабул ителде! Әлеге карарны кабул итүгә минем дә фикерем йогынты ясады дип әйтә алам. Филүс өчен бу җиңел булмады, ләкин мин аның яклы идем һәм үземә җаваплылык алып, «безне иң яхшы киләчәк көтә», – дип әйттем. Мөгаен, ул вакытта мин хаклы булганмындыр.

Безнең өчен катлаулы чор җитте (берничә елга сузылган тикшерү эшләре турында җентекләп сөйләп тормыйм). Без бернәрсәсез калдык! Аранжировкалар, барлык җырларга, клипларга хокуклар, аларны башкару, концерт костюмнары, чараларны оештыручылар белән элемтәләр – берсе дә калмады. “Хәл итә алмастай авырлыклар булмый” дип уйладык ул вакытта… һәм ялгышмадык.

Филүс сәхнәдән бер елга якын югалып торды.

Безгә яхшы администратор табарга кирәк, дигән карарга килдек. Ул вакытта концертларны оештыру тәҗрибәсе бездә бөтенләй юк иде, шуңа күрә минем башымда бер яхшы кандидатура барлыкка килде. Филүскә: «Җыен, сөйләшеп кайт», – дидем. Әйе-әйе, бу Чулпан иде. Гүзәл кыз ул чакта «нигә администратор сиңа, үзегез эшләп карагыз әле, дигән (бәлки сүзләрне ул әйткәнчә дә язмаганмындыр, әмма мәгънәсе якынча шундый инде). Рәхмәт сиңа!

Хәзер нәрсәдән башларга кирәк икәнен аңларга кирәк иде. Иншаллаһ! Тугры дуслар, “цех” буенча иптәшләр – “Мирас” ансамбле йөзендә Рөстәм Рахматуллин һәм Замирә Рәҗәпова бер тавышка «әлбәттә, без сезнең белән», – диделәр. Алардан башка булдыра да алмаган булыр идек.

Беренче бурыч — залларны тутырып, концертлар графигын төзү иде… кулыма ручка һәм блокнот алып Миләүшә Сабирова янына ярдәм сорап киттем.  Шәһәр, зал исеме, телефон, администраторларның исеме, нәрсә сөйләргә, нинди документлар кирәк, кассаны ничек алырга һәм башка мәгълүматлар җыйдым. Шәхси эшмәкәр исеме ачтык, “Биг зур”га барып, яңа пиджак һәм чалбар сатып алдык (ул вакытта костюмнар тектерү яки зур акчаларга сатып алу мөмкинлеге булмады), шәһәрләргә шалтыраттык, концертлар өчен көннәр билгеләдек.

Рөстәм Рахматуллин һәм Замирә Рәҗәпова белән концерт программасы турында уйлый башладык. (Монда да нечкәлекләр бар иде – бу җырны җырларга ярамый, моңа юридик хакыбыз юк, монысы өчен судка бирергә мөмкиннәр, моны җырларга куркыныч. Кыскасы – зур авырлык белән программа җыйдык).

Ул вакытта бездә бер үк вакытта зур кайгы һәм зур шатлык булды: башта әниемне югалттык, аннан, 3 айдан соң, мин Айдарымны таптым. Барнәрсәгә ышанычым тагын да артты. Минем әни Филүсне бик ярата иде (кайчагында хәтта миннән дә күбрәк яраткан кебек тоелды). Һәм мин Филүскә боларның барысын да әни истәлеге өчен эшләячәкбез, дидем, артка юл булмаячагын әйттем. Чөнки нәкъ менә әни, беренчеләрдән булып, җырчы Филүс Каһировның яңа тормышына ышанычлы адымнар ясавыннан бик бәхетле булыр иде. Ә улымның тууы – күкләрнең тагын бер билгесе булды. Хәзер барысы да әйбәт булачак.

Команда рухы, һәркемнең ярдәме – безне сындырмады. Без беркемнән дә, бернидән дә курыкмавыбызга ышандык (һәрхәлдә, мин төгәл белдем).

Состав җыелган, программа расланган, сценарий язылган. “Үзебезнең” беренче гастрольләр башланды.

Әлбәттә, башта концертларга йөрүем турында сүз дә булмады. Хәтта андый уйлар кереп тә чыкмады. Балабызга 3,5 ай. Мин декреттагы әни. Ярар, иремә барысын да оештырырга ярдәм иттем һәм бетте. Тик беренче концерт алдыннан, мин янда булсам, яхшырак булыр, дип хәл иттек. Үзебез оештырган концертлар белән беренче тапкыр бит. Ничек? Нәрсә? Ни өчен?

Без монда әнибез, Филүснең әнисенең ризалыгын алырга тиеш идек, чөнки кулыбызда кечкенә сабый бар иде бит. Һәм нәрсә дип уйлыйсыз?! Әлбәттә, ул безнең яклы иде (бүгенге көнгә кадәр ул балалар белән бик ярдәм итә). Аллага шөкер, шундый кайнанам булганга мин бик бәхетле.

Бу хәлне бик тыныч кабул иттек. Көн буе бала катнашма ашаячак, ә кич белән, концерттан соң, без улыбыз янына кайтабыз (4-5 ай тулгач, Айдарны үзебез белән концертларга ала башладык). Шулай итеп, ничек бергә эшләп китүебезне хәтта үзебез дә аңламыйча калдык. Болар барысы да миңа рәхәтлек китерде (бүгенге көнгә кадәр дә шулай).

Әлбәттә, беркемдә  мине администратор, директор яки продюсер вазыйфасына рәсми рәвештә билгеләмәде. Чынлыкта мин нинди вазыйфада икәнлегемне дә белмим. Концертларда мине Филүс: “Безнең төркем җитәкчесе”, дип игълан итә, мин шаяртып үземне директор, дип атыйм. Төркемдәгеләр миңа шеф, ә Радик Иванович мине Филүс Каһировның бердәнбер продюсеры дип атый.

Асылда, мин бары тик уң һәм сул кул, илһамландыручы, рухландыручыдыр. Филүсне артык бурычлардан азат итүче, чөнки аның төп эше – иҗат белән шөгыльләнү, ә калганын үз өстемә алам.

Мин катгый һәм принципиаль, әмма үземне гадел дип саныйм. Мин таләпчән, әмма рәхмәтле. Мин барысы да искиткеч булганын яратам, көн саен ничек тагын да яхшырак булдыру турында уйлыйм. Мин состав сайлауга җитди карыйм, репертуарны сайлаганда да тавыш бирү хокукым бар. Мин һәрвакыт төркемнән ярдәм сорыйм, чөнки бездә яхшы фантазияле кешеләр эшли. Мин тапталган әйберне яратмыйм.

Әлбәттә, мин беркайчан да бер мөһим карарны да Филүстән башка гына кабул итмим. Соңгы сүзне һәрвакыт ул әйтә. Кайчагында бик авыр була, әмма еш кына бу күтәренке рухлы эш процессы белән бәйле, бигрәк тә шәп идеяләр, җырлар, үзенчәлекле фикерләр туганда.

Безнең бу сезондагы мини-фильмнар хәтерегездәме? Узган елны миндә бу идея тугач, йоклый алмыйча, ничек тормышка ашырырга икән, дип уйладым. Бу идея минем башымда утыра иде, тик мин аны сүз белән яза алмадым. Очраклы рәвештә Инстаграмда @havaprojects ролигын күрдем, (алар белән безнең хезмәттәшлек иткән бар иде), һәм бу мин теләгән фильм икәнен аңладым. Шунда ук аларның продюсерына шалтыраттым: “Телим! Кирәк!», дидем.

Башта концертны башлап җибәрү өчен бу бер фильм идеясе булды. Аннары, мин очраклы рәвештә, “Матч” каналын куштым (аны гомеремдә дә караганым юк иде), Мария Шарапова турында фильм бара иде. Мин моның беренче фильмның дәвамы булырга тиешлеген аңладым. Бу безнең икенче ролигыбыз булды. Аннан соң, @allo_music белән берлектә, бездә өченче фильм өчен дә идея туды. Әлеге идеяләрне тормышка ашырган барлык катнашучыларга да без бик рәхмәтле.

Оештыру вакытында, әлбәттә, 15 кешене репетициягә җыя алмаган, кассада аңлашылмаучанлыклар чыккан, концерт залларында кискен чикләүләр булган хәлләр белән очрашырга туры килә. Һәрберсенә җайлашырга һәм ничек тә  булса алардан чыгарга кирәк.

Дусларым минем! Әлбәттә, бу тарихларым – безнең «интим» иҗат тормышының кыска бер өлеше генә. Минемчә, Филүс белән тормышыбыз турында китап язарга була. Утны, суны күп кичердек. Белгәннәр аңлар. Мин җырчы Филүс Каһиров тормышының бер өлеше булуыма бик шатмын».

 

 

Бәйле