1 апрельдән илдә кайбер үзгәрешләр гамәлгә керде.Бу айда дүрт миллионга якын россияленең пенсиясе артачак. Айлык акча 2 процентка индексацияләнә. “Артканнан соң, социаль пенсиянең уртача күләме – 9 мең 266 сум, инвалид балаларныкы – 13 мең 674 сум, балачактан беренче төркем инвалидларныкы 13 мең 812 сум тәшкил итәчәк.
Сугышта җәрәхәт алу нәтиҗәсендә инвалид калучыларның айлык акчасы уртача – 31 мең 300 сум, ике пенсия алучы Бөек Ватан сугышы ветераннарыныкы 37 мең 400 сумга кадәр үсәчәк”, – дип хәбәр итә Россия Пенсия фонды.
Яшь әти-әниләргә дә яхшы хәбәр бар. Апрельдән өстәмә кыйммәткә салым түләүдә ташлама каралган товарлар исемлеге киңәйтеләчәк. Мәсәлән, бала арбасы, бишек, бала караваты кебек нәниләр кирәк-яракларына салым ставкасы киметеләчәк. Моңа карап кына сатучылар кибет киштәсендәге товарга бәяне төшерерме, билгесез, әлбәттә. Һич югы, бала арбасы якын арада кыйммәтләнмәячәк дип фаразлаганнар.
1 апрельдән илгә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Ул җәй уртасына кадәр дәвам итәчәк. Бу җәйдә укуын тәмамлаячак студент егетләр бу чакырылышка эләкмәячәк, дип тә искәрткән “Известия” басмасы.
ОСАГО рәсмиләштерү тәртибе дә үзгәрде. Моннан ары машина йөртүченең юл һәлакәтенә эләгү-эләкмәвенә карап, полис бәясе арту яки кимүгә китерүче коэффициентны елга бер тапкыр гына билгеләячәкләр. Хәзер чит илгә чыгып керергә дә форсат бар. 1 апрельдән Россия халкы өчен Албаниягә виза вакытлыча бетерелгән. Чит илдә туристик яки шәхси максатларда өч айга кадәр ял итәргә мөмкин. Моның өчен чит ил паспорты гына кирәк. Визасыз режим 2019 елның 31 октябренә кадәр гамәлдә булачак.
Чыганак һәм фото “Ватаным Татарстан”, /№ 48, 02.04.2019/