Чаллы кешесе Элвин Грейның хокук бозуын ФОТОга төшерә

-- Лэйсирэ

Социаль челтәрләрдә Чаллы пабликларының берсендә җырчы Элвин Грейның машинасы төшерелгән фото таралды. Сурәттән күренгәнчә, машина рөхсәт ителмәгән урында парковкаланган, дип яза Татар-информ.

Ак төстәге «Лексус» Элвин Грей (Радик Юлъякшин) машинасы булуында шикләнерлек түгел. Машина янында басып торучы кешеләрнең берсе җырчы үзе булуын җанатарлары яхшы таный. Шулай да, фотография янындагы ачулы сүзләрне Элвин Грей фанаты язмаган, булса кирәк.

«Йолдызлар өчен закон юкмы әллә? Сара Садыйкова исемендәге Концерт залы каршына Элвин Грей машинасын нормально гына туктатып куйган, шулаймы?» — дип язган бу кеше.

Әлеге факт турында рәсми җавап булмады әле.

Бу көннәрдә Элвин Грей Чаллыда концертлар куя. Кулы сынган булса да, җырчы Чаллыдагы концертын башка көнгә күчермәгән.

Фото: соцсети

Бәйле