«Ваһапов фестивалендә туган беренче гаилә»: Азат белән Гөлсирин никахлашкан [фото-видео]

-- Гузель

//Tatar today//

Күптән түгел Азат Абитов сәхнәдә тамашачалар алдында Гөлсирин Абдуллинага тәкъдим ясады. Аннан соң яшьләр егет ягына кайтып, аларга Изет Кабул кылдылар (бу йола буенча егет кызны төп йорта туганнары, күршеләре, авылдашлары белән таныштыра). Бүген исә, яшь пар кыз ягында, Мамадышта, никах укыткан.

Бу хакта беренчеләрдән җырчыларны продюсеры Рифат Фәттахов инстаграмда  хәбәр итте, фото урнаштырды. «Бүген -Гөлсирин һәм Азатның никахы! Ваһапов фестивалендә туган беренче гаилә. Котлыйбыз! Бәхетле булыгыз!», дип язган ул.

Бәйле