Сихерче белән өшкерүчене ничек аерырга?

-- Лэйсирэ

Эстраданы җырчылар баскан кебек, дөньяны сихерчеләр басты. Әллә ниләр майтара алырдай сәләт имеш үзләрендә. Карманы да чистарталар, киләчәкне дә үзгәртәләр, табиблар дәвалый алмый торган чирләрне дәвалау да кулларыннан килә. Кайчагында кеше ничарадан бичара да бара аларга.

Сихерчеләргә йөри-йөри, алтынга тиң вакытын уздырып, табиблар кулына эләккәндә инде бик соң булган очраклар бар. Алай да, кемнәр соң алар сихерчеләр һәм сихердән ничек сакланырга? Укчыларыбызга яхшы таныш Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән сүзебез бүген шул хакта.

– Кешеләрне сихергә кем өйрәтә? Нәселдән килгән сәләтме ул, әллә яшерен гыйлемме?

– Сихер дигән нәрсә бик борынгыдан билгеле. Аны кешеләргә Харуд белән Маруд исемле затлар өйрәткән. Кемдер әйтә, алар элек фәрештә булганнар, җиргә төшкәч, бозылганнар, кешеләрне сихергә өйрәтә башлаганнар, диләр. Әйе, сихерне өйрәнеп була. Бу Аллаһтан килә торган әйбер түгел. Нәселдән дә килми. Харуд белән Маруд сихерне кешегә зыян салу өчен түгел, әнә шундый нәрсәләр бар, сак булыгыз, дип өйрәткән. Ләкин явыз бәндәләр аны үз файдаларына куллана башлаган.

Сихер ул шайтаннан. Ә шайтанның төп максаты – кешегә зыян салу. Шайтан кешене имансыз итәргә тырыша. Адәм балаларының гайре табигый әйберләргә кызыгуын күреп, ул шуның белән кешене үзенә чакыра. Тик бер генә сихерче дә үзе кылганны шайтаннан дип танымый. Ул үзенә бу сихерчелек сыйфатының кайдан килгәнен белмәскә дә мөмкин. Яшен суккан иде, шуннан сәләтем ачылды, ди. Авырып, терелгәч, кешеләрнең чирләрен күрә башладым, ди. Нәселебездә бар иде ди.

Шайтан ничек эшли соң? Сихерче белән шайтан элемтәдә торалар. Бик азгын, ата сихерчеләр шайтан белән турыдан туры эш итә. Шайтаннар бездән күбрәк белә. Алардагы цивилизация кешелекнекеннән алгарак киткән. Алар авыруларга диагностиканы иртәрәк ясый, кешенең кайсы төшендә нинди авыру барлыгын әйтә ала. Ул боларның барысын да сихерчегә җиткерә. Шайтан кешедән озаграк яшәгәнлектән, ул аның үткәнен белә. Сихерчеләр дә бит кешенең үткәнен бик дөрес итеп әйтеп бирә ала. Аннары һәркемнең янында үз шайтаны ияреп йөри. Ә алар бер-берсе белән бик яхшы аралаша.

Сихерчеләр югалган әйберләрнең кайдалыгын да әйтеп бирергә мөмкин. Ни өчен дигәндә, шайтаннар Җир шарында бик зур тизлектә йөреп, нәрсәнең кайда ятканын күрә.

Шайтан киләчәкне генә белә алмый. Шуңа да сихерчеләр үткән гомерне бик яхшы күрсә дә, киләчәкне фаразлый гына. Анда инде төгәллек юк. Мин нәрсәдер күрәм, монда нәрсәдер бар, дип кенә сөйләшәләр

– Кемнәр соң алар шайтаннар?

– Алар уттан яралтылган, безгә күренми торган затлар. Үзләре нәкъ кешенеке кебек тормыш белән яшиләр. Аларның начарлары, яхшылары була. Иманлылары, имансызлары да бар. Хуҗалары исә иблис. Шайтаннар аңа хезмәт итә. Боларны җеннәр дип тә атыйлар.

– Алар ник кешене яратмый?

– Иблис дәрәҗәләрен югалтуда, Аллаһның ләгънәтенә дучар булуда кешене гаепли. Үзенең хезмәтчеләре – сихерчеләр аша ул безгә зыян салырга тырыша.

Ләкин хәзер сихерчеләр сихерче дигән сүзне кулланмый. Үзләрен төрле сүзләр белән атыйлар: экстрасенслар, астрологлар, багучылар, диләр. Сихерче дигәч, куркып калабыз бит. Ә менә багучы, экстрасенс, дисәләр, кабул итәбез. Ләкин ничек кенә аталсалар да, кылган эшләре сихер булып санала.

– Ә сихергә ышанмасаң?

– Сихергә ышанырга кирәк, ул бар. Шайтанга ышанмау фәрештәләргә дә ышанмау була. Алар турында Коръәндә дә бар, ул хактагы мәгълүмат хәдисләрдән дә килә. Хәтта Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрне дә сихерләгән булалар. Пәйгамбәрләргә сихер тими, аның сихерләнүе безгә сихернең барлыгына мисал булып кына тора. Мөхәммәт (с.г.в.) Аллаһы Тәгаләдән сорый һәм нәрсә белән, ни сәбәпле сихерләнгәне, аны ничек бетереп булганлыгы аның төшенә керә. Аны үз чәче белән сихерләгән булалар.

Сихерченең максаты нәрсә соң?

– Сихер – шайтан эше. Ә шайтанның максаты кешегә зыян салу, аны иманыннан яздыру, дидек. Сихерчегә барган кешенең 40 көн намазы кабул булмый.

Сихерче үз янына кешене берничә тапкыр килергә мәҗбүр итә. Ләкин ул кеше вакытын гына сарыф итеп йөри. Файдасын барыбер күрмәячәк. Үткәнебезне, хәзергене без үзебез дә яхшы беләбез. Безгә бит киләчәкне белергә кирәк. Ә киләчәкне Аллаһы Тәгаләдән башка беркем дә белми.

Сихерчеләр, без изге максат белән эшлибез, кешегә ярдәм итәбез, дәвалыйбыз, бәла-казадан саклыйбыз, кисәтәбез, диләр. Чынлап та, беренче мәлдә алар чирне беразга туктатып та торган кебек була. Әмма алар дәваламый. Ахыр чиктә син шушы чирдән китеп тә барасың. Әле бер генә сихерченең дә кешене дәвалаганы юк. Ә менә булмаган чиреңне сиңа үзләре салырга мөмкиннәр.

Сихерче нәрсә генә эшләсә дә, максаты синең тормышыңны, гаиләңне бозу. Әгәр дә син тормышымның рәте китте, дип, сихерчегә барсаң, алар, әлбәттә, синдә бозым, диләр. Каян килгән икән ул, дигән уй туачак. Сихерче: «Бу әллә кем түгел, бу синең бер туганың», – дип, күңелеңә шик кертеп куя. Кайсы туганың икәнен әйтмәскә дә мөмкин. Туганнарыңнан шикләндерер өчен шулай әйтә ул. Ягъни туганнар, якыннар белән араны өздерә. Ә туганнар белән араны өзү Аллаһ белән араны өзүгә тиң була. Ахыр чиктә, син кешеләрдән шикләнеп, бөтен кешене бозыклыкта гаепләп, үзең генә каласың һәм шушы сихерчегә бәйләнәсең.

Сихерне кайтарып буламы?

– Бозымны илаһи юл белән генә бетереп була. Диндә өшкерү дигән әйбер бар. Аны Коръән аятьләре, пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) догалары белән өшкерәләр. Шулай ук өшкергәндә Аллаһы Тәгалә белән бәйле әйберләр кулланалар. Әйтик, зәм-зәм суы, өшкерелгән су…

Сихерләнгән кешенең эченә җен дә керергә мөмкин. Яисә үзенең җене азарга мөмкин. Мондый очракларда да фәкать Коръән аятьләре укып кына дәвалыйлар. Гадәттә, Коръән укыган кеше акчага эшләми. Акча сораса, шик тә туарга мөмкин. Коръән укучы ихлас булырга тиеш. Иң мөһиме – аның нияте. Әгәр дә ул моны акча өчен эшли икән, тиздән аның өшкерүләренең файдасы бетәргә дә мөмкин.

Ләкин бозыклык эләккән кешенең үзеннән дә тырышлык таләп ителә. Әгәр дә ул кеше Аллаһка ышанмаса, гөнаһларыннан арынмаса, хәрәм ашавын туктатмаса, үзе Коръән укымаса, дога кылмаса, ярдәм итеп булмаска мөмкин.

Сихерчеләр шуның белән алдалыйлар да. Анда синең үзеңә бернәрсә эшләргә кирәкми, менә болай-болай гына ит, диләр. Ә аларның кушканы, гадәттә, көферлек белән бәйле була. Әйтик, кара әтәч, кара сарык чалу, аны фәлән-фәлән вакытта, фәлән-фәлән җирдә эшлә, диләр. Кайберләре хәтта Коръәнне дә бозарга куша. Битләрен бөгәрләп, аяк астына куеп йөр, диләр.

– Сихерче белән өшкерүче кешене ничек аерырга соң?

– Беренче карашка, өшкерүче кешеләр белән сихерчеләр охшаш та кебек. Ләкин беренчеләренең гамәлләре Коръәнгә нигезләнгән. Алар Аллаһка табынып, аның исеме белән эш итә. Кешегә дәгъват кылырга, аны дингә чакырырга, тормышын яхшы якка үзгәртергә тырыша. Өшкерүче кешеләр арасында безгә күренмәгәнне күрүчеләр, авыруларны белүчеләр, киләчәкне күрүчеләр дә була ала. Әгәр дә кеше биш вакыт намазда икән, хатын-кыз булса, башына бөркәнгән, ир кеше икән, тәкъва тормыш алып бара, гаиләсе динле, Аллаһ сүзләрен сөйли, кешене дингә чакыра, азып-тузып йөрми, менә бу очракта аны бу сәләтен Аллаһтан дип уйларга мөмкин.

Ә сихерче, гадәттә, намазда булмый. Ул: «Мин намаз укыйм», – дип әйтергә мөмкин анысы. Ничәне укыйсың, дип, сорасаң, әле менә берсен генә укып барам, ди. Аңа намаз кешене җәлеп итү, алдалар өчен генә кирәк.

– Нурулла хәзрәт. Безгә бер укучыбыз иренең мәетен юган суны алмагач янына түгүләрен, хәзер үзенең дә, улының да авыруын шул алмагачның алмаларын ашаудан яки су түккән урынны таптап йөрүдән түгелме икән дип шикләнүен язган иде. Әле өендәге ишек өстеннән кипкән тавык тәпие дә табып алган булган. Караватыма иске колготкилар куеп киткәннәр иде, дип яза. Болар сихер галәмәте була аламы?

– Мәет суы ул нәҗес ягъни пычрак су булып тора. Аны агач төпләренә, бакчага түгүнең зыяны юк. Ул агачның җимешләрен ашасаң да зыяны булмый. Ләкин инде кеше йөрми торган урын булса хәерлерәк. Әмма мәет суы җиргә сеңеп, күпмедер вакыт үткәннән соң, аның өстеннән йөрсәң дә зыяны булмый. Хат авторының авырып китүенең берничә сәбәбе булу ихтимал. Аның сәбәбе шул мәет суы да булырга, әйтик, зәхмәте кагылырга мөмкин. Ләкин бу андый әйбергә охшамаган. Тәгаен генә мәет суын гаепләп булмый. Икенче бер сәбәбе дә була ала: йорттан мәет чыккач, бәла-каза алып килә. Булырга мөмкин сихер дә. Мәетне юган вакытта йортка төрле кеше керә. Менә шуңа күрә дә аны юган суны бик ышанычлы кешегә генә түктерәләр.

Өйдә табылган тавык тәпиләре, иске кием-салым шулай ук сихер күренеше була ала. Бигрәк тә тавык тәпие. Иске киемне әле төрлечә уйларга мөмкин, бәлки, кемдер онытып калдыргандыр, чүпрәккә тотарсың дип биргәндер… Ә тавык тәпие, әлбәттә, сәеррәк. Шуңа да өйдә шикләнгән әйберләрең бар икән, тизрәк аннан арынырга кирәк. Бу вакытта махсус догалар, Коръән аятьләре укыйлар.

Сихер төрле юллар белән эләгергә мөмкин. Кешене ашамлык белән, энәләр, сөякләр белән дә сихерлиләр. Аның нәрсә белән эләгүе мөһим дә түгел. Төп әйбер – шайтан белән элемтәгә керү.

– Сихер эләкмәсен өчен нишләргә?

– Сихергә тарымас өчен, дөрес тормыш алып барырга кирәк. Хәрәм ашамаска, гыйбадәтләр кылырга, Аллаһ белән элемтәне югалтмаска. Сихер кешегә фәкать Аллаһ әмере белән генә эләгә ала. Димәк, бу кеше ниндидер начарлык кылган. Бу эш белән Аллаһы Тәгалә аны җәзаларга тели.

Шуңа күрә иң беренче үзеңә сакланырга кирәк. Иң башта тормыш рәвешеңне үзгәртү мөһим. Сихер бит хәрам, гөнаһ аркылы керә. Бозык кешеләр янында йөрмәскә, аларны өйгә кертмәскә кирәк. Һәрвакыт догалар кылып, Аллаһыдан сорап йөрергә кирәк. Чөнки шайтан сиңа теләсә кайчан зыянын салырга мөмкин.

Саклану чараларының тагын берсе – диндә булмаган ырымнарны кулланмау. Хәзер күп кешеләр кулларына кызыл җеп бәйләп йөри, имештер, теләкләре үтәлә. Яһүдләрдә дә бар ул. Бу шулай ук шайтанның бер галәмәте. Пәйгамбәребез: «Ул зәгыйфьлектән кала, бернәрсә дә бирми», – ди.

Хәзер күпләр астрология белән шөгыльләнә, Ванганың фаразлары чынга ашканны көтә. Болар барысы да сихергә китерә торган нәрсәләр. Сихердән дөрес тормыш алып барып кына сакланып була.

Сихергә күбрәк хатын-кызлар ышана. Сихерчеләр үзләре дә күбрәк хатын-кыз затыннан була. Шуның өчен хатын-кызларга аеруча сак булырга кирәк. Ир-атка да чит-ят хатын-кыздан саклану тиеш. Кайвакытта иманда дип уйлаган хатын-кызлар да, ниндидер ниятләре белән, сихерчеләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкиннәр. Чит-ят хатын-кызлар белән кирәкмәгән элемтәләрне өзәргә кирәк. Чит кешеләргә дә ачылып китәргә ярамый, белмәгән кешеләрне өйгә кертүдән, кешегә сереңне сөйләүдән сакланыгыз.

Ныклы иман, тәкъвалык, дөрес тормыш – менә ул сихердән саклаучы төп корал.

Әңгәмәдәш Лилия ГӘРӘЕВА, Безнең гәҗит

2018, №15 (11 апрель) архивыннан

Фото: Пиксабай

Бәйле