«Бу үзәкөзгеч вакыйга аларның тормышын икегә бүлә»

-- Лэйсирэ

“Мин дә шул башкалар кебек бөтен нәрсәдән зарланып йөрүче бер кеше булыр идем“, – дип көлемсери ул. 25 яшендә, гөрләп эшләгән, гаилә корып, сөйгәне Гөлфинур, бер яшьлек уллары Илшат белән мәш килгән мәлдә урынга калган, язмышы белән ризалашса да, 32 ел буе көрәшеп, башкаларны үҗәтлеге белән сокландырып яшәүче Балтач егете Ришат шундый нәтиҗәгә килгән.

Сау-сәламәт булсаң, калган проблемалар барысы да вак-төяк кенә икәнен сәламәтлекне югалткач кына аңлыйсың шул. Шуны югалткач, сынмас өчен никадәр көч табарга кирәклекне дә үзе шул “сират кү­пере“н кичкәннәр генә белә. Унбиш ел элек якташым, күрше Яңгул авылы егете Ришат Габделхаков турында бик сокланып язган идем. Күптән түгел кабат очраштык. Элек­кесендә ничек керим, ничек сүз башлыйм дип икеләнеп, ул чактагы авыл советы секретаре Әлф­и­нур апа белән барсам, бу юлы инде Ришатның көчле холкын, бик тә уен-көлкеле икәнен белгәнгә, бу йорт бусагасын тыныч күңел белән атладым. Бер­сеннән-берсе сөй­кемле ике шаян кызчык каршы алгач, Габделхаковларда язардай күңелле яңалыклар күплеккә шик калмады.

…1987 елның 24 декабрендә була ул аның тормышын икегә бүлә торган вакыйга. “К-700“ тракторында әтисе белән урманга агачка барган егет кинәт аңын югалтып егыла. Агач та бәрми үзен. Нәрсә булганын ул чакта да аңламый, әле дә аңлата алмый. “Көздән калган агачка аркылы егылганмын“, – ди. Нәтиҗәдә умыртка баганасының 6-7 нче буыннары чатный. Кыймылдый алмаган Ришатны урманнан алып кайтканчы, табиблар кулына тапшырганчы, күп вакыт үтә, эчкә кан савып өлгерә. “Ул чакта бит әле медицина да бүгенге кебек көчле түгел, хәзер нәрсәдер эшләгән дә булырлар иде“, – ди Ришат. Казан хаста­ха­нә­ләрендә ярты ел дәваланулар да нә­тиҗә бирми, үз аягы белән өен­нән чыгып киткән ир мөстә­кыйль бер генә хәрәкәт ясый алмый торган булып кайта, ике ел урынга бе­ре­геп ята. Тәннәре тишелеп, кабат Ка­зан хастаханәләрендә дәва­лана. Ан­нан ортопедия үзәгенә кү­че­рә­ләр. Утырырга, басарга өйрәнү ди­гәнең мең газап белән генә бирелә, әмма үҗәт Ришат, әлеге авыртулардан кабат-кабат аңна­рын югалта-югалта булса да, бу авырлыкларны кичәр көч таба…

Коляскага утырмыйм, бер утырсам, коляскада калам, дип үҗәт­лән­гән егеткә хастаханәдә үк корсетлар ясаталар. Әмма ул ике таякка басар хәлгә килгәнче, тәне ябыгып, корсетлары зурая, кабат ясатырга туры килә… Корсет дигәнең хәрә­кәтсез калган өч буынны берләшт­е­рүче бөгелә-турая торган пружина-каеш-тимер таяклар җыелма­сын­нан гыйбарәт. Аякка уңайлы булсын өчен махсус ботинкалары бар. Әнә шул корсетларны киеп, шактый еллар ике таяк белән хәрәкәтләнә ул. И-и, ул корсетлар белән күргән­нәре! Егылып, тимер таякларның сынулары, аларны шунда үзе үк ремонтлап керүләреме, кемдер күреп, ярдәмгә килгәнне көтеп ятулармы… – берсе дә калмый.

– Нигә башта ук коляскага утырмадым икән, – ди ул бүген. – Беренче утырганда гына читенсенәсең икән, аннан ияләшеп алгач, бик уңайлы. Ике оныгыбызны да туганнан шушы коляскада үстерештем, әле дә берсе алдыма утырса, икенчесе артына менеп баса… Җәй көне урамда йөрергә дип электроколяс­ка сатып алган идек, шуның белән рәхәтләнеп, табигатькә чыгам.

Коляскада гына түгел, машинада да җилдерә Ришат. Башта үзләре иске “Запорожец“ сатып алалар, шуның белән Казанга кадәр йөри. Аннан “Ока“ бирәләр, аны үзләре сатып алган “унлы“га алыштыра, өч ай элек өр-яңа “ЛадаГранта“ машинасы биргәннәр. “Рәх­мәт, тернәк­ләндерү үзәкләре белән дә проблема юк“, – ди ул.

– Якын кешең авырганда янә­шәдәге кешегә тагын да авыр, ярдәм итә алмыйм дип икеләтә сызланасың, – дим Гөлфинурга.
– Юк, безнең Ришат бит беренче елларда да уфылдап, ыңгырашып, зарланып ятмады, гомер буе шат күңелле, уен-көлкеле булды. Туганнарыбыз бик булышты, дуслары, күршеләр, авылдашлар… – бездән бер вакытта да кеше өзелмәде. Серләр дә сыйды, киңәш-табыш та бирде. Олылар гына түгел, бала-чагалар да бик ярата үзен. Улыбыз Илшат белән дә сүзләре дә, эшләре дә бер булды. Әтисе үсендереп торганга, кечкенәдән бик иртә кул арасына керде, техниканы да ярата, бөтен эшкә кулы ятып тора. Әтисе белән бергә тракторга кадәр җыйдылар… – ди ул.

“Ока“ моторы, “Жигули“ күчә­ре… кыскасы, кул астында булган калдыклардан җыелган ул тракторларына әллә ничә төрле җай­ланма эшләгәннәр, әле дә уйларында яңа планнар бар… Сүз уңа­еннан, Илшат – бүген “Яңа тормыш“ хуҗалыгының уңган шофер­ла­ры­ның берсе. Шушы авыл кызы, сыйныфташы Гөлүзә белән Илүзә, Әди­лә исемле бик сөйкемле кызлар үстерәләр. Күп сынаулар, авырлык­лар кичкән Ришат белән Гөл­финурның бүгенгесен бәхеткә, кү­ңелле мизгелләргә мө­л­д­ерәмә тутыра алар.

– Хәзер коляскага утырып утын ярасың юктыр инде? – дим Ришатка, алдагы килгәндә коляскада утырып ике “КамАЗ“ утын ярганын сөйләү­ләрен искә төшереп. – Өйләрне зурайткансыз, газ мунчасы да эш­ләгәнсездер…
– Әйе шул, инде утын ярмыйм, аның каравы кешеләргә электр пычкыларын карап, ремонтлап бирәм, – ди ул.

Элекке шөгыльләрен дә ташламаган булып чыкты Ришат. Теге елларда ук аяк киемнәрен ремонтлый, төрледән-төрле шкатулкалар ясый, сәгатьләр-магнитофоннар төзәтә иде.
– Их, – мин әйтәм, – истән чыккан, минем дә бик яраткан стена сәгатем йөрми башлаган иде. Алып төшәсе калган…
– Әй, аны үзең дә ремонтлый аласың, – дип көлә Ришат. – Бер- нәрсәсе юк. Электрон сәгатьләрнең барысында бер механизм бит. Базардан яңасын менеп аласың да, алыштырып куясың… Ремонтлап булмаса, шулай итәм… Мин бит кешегә, юк, булмый, эшли алмыйм, дип әйтә алмыйм, шуңа күрә ремонтлап бир әле дип, нәрсә алып киләләр, барысын да эшләргә тырышам… Кайчакта барып чыкмый, кайбер өлешләрен шыпырт кына яңага алыштырырга туры килә. Кеше дә канәгать, үзеңә дә рәхәт…

– Гөлфинур белән ничә ел йөреп өйләнешкән идегез? – дип кызыксынам.
– Өч ай. Миңа бит инде өйләнергә кирәк иде. Мин армиядә чакта сыер тибеп, гангрена башлана да, әнинең аягын кисәләр, миңа әйтмәделәр, кайткач кына белдем, ул шул авырудан уңайлана алмады, 46 яшендә вафат булды. Әби инде олы яшьтә иде, ә йортта хатын-кызсыз бик кыен бит…
– Өч ай гына йөрсәгез дә, дөрес сайлагансың, әйеме, – дим.
– Дөрес сайлаганмын! – ди ул, горурланып. – Янәшәмдә аңлый, ярдәм итә торган кеше булмаса, нишләгән булыр идем икән… Безгә бер ялгыз ир-ат килеп йөри. “Син бик бәхетле“, – ди ул миңа. “Синең чәй эчәргә хатының бар, менә син чәйне ялгыз эчеп кара“, – ди…

(Гөлсинә Хәбибуллина/“Ватаным Татарстан”, /№ 49, 05.04.2019/)

Бәйле