- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры солисты, баянчы Айдар Вәлиев плагиатка карата фикерен белдерде. “Оятсыз рәвештә кабатларга ярамый”, – ди ул. Бу хакта музыкант “Татар-информ”га биргән әңгәмәсендә сөйләде.
Айдар Вәлиев плагиатның хәзер дә актуаль булып калуын әйтте. “Миңа калса, бу исемлектә беренче урында Игорь Крутой тора. Ул – Россиянең иң төп плагиатчысы. 1960-1970 еллардагы итальян җырларыннан урлап көй яза һәм бер дә кызармый”, – диде ул.
“Җырларның авторлары ноталарны язып, РАОда (Россия авторлык җәмгыятендә) теркәсәләр, әйбәт булыр иде. Алай оятсыз рәвештә кабатларга ярамый инде. Әмма кайвакыт туры килүләр була”, – диде музыкант.
–
–