- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Бурятиянең Буй дигән авылында ике мәктәп укучысы 37 кабергә зыян салган. Алар кабер ташларын, рәшәткәләрен аударган, чәчкәләрен туздырган, дип яза Кызыл таң. Малайларның берсенә – 8, икенчесенә тугыз яшь.
Әлеге хәл узган атнаның якшәмбесендә булган. Полиция хезмәткәрләре шундый әхлаксызлыкка баручыларның кемлеген ачыклаган. Үсмерләрнең әти-әниләренә балаларын тәрбияләү буенча үз бурычларын үтәмәгән өчен протокол төзелгән. Гаиләләрне профилактик исәпкә кую турында сүз бара.
Март ахырында Бурятиянең бер авылында шундый ук хәл булган иде инде. Анда ике үсмер 87 кабергә зыян салган. Ул чакта малайлар кабер ташларына буяу белән сүгенү сүзләре язып чыккан булган.
Фото: соцсети