Музыка сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен Илдар Хәкимов Татарстан Республикасының атказанган артисты исеменә лаек булды. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 16нчы апрельдә бу хактагы фәрманга кул куйган, дип яза Уразова.ру сайты.
Быел эстрада сәхнәсендә 15 еллык юбилейларын билгеләүче Илдар Хәкимов һәм Гүзәл Уразова иҗат бәйрәмнәрен менә шундый дәрәҗәле исемнәр, грандиоз концертлар белән каршы алды. Хезмәтенә күрә хөрмәте, ди халык. Җырчыларбызның җыр сәнгате өлкәсендә куйган хезмәтен тамашачыларның да, хөкүмәт вәкилләренең дә югары бәяләве, артист өчен иң олы бәхет дияргә кирәк. Бер үк вакытта диярлек Татарстанның да һәм туган ягы Башкортстанның да атказанган артисты исеменә лаек булган Илдар Хәкимовны тамашачылар исеменнән кайнар котлыйбыз. Аңа тагын да зуррак иҗади уңышлар теләп калабыз!