Бүгенге кунагыбыз — әле чагыштырмача яшь булуына карамастан, инде танылган, таланты, тырышлыгы белән шактый казанышка ирешкән актер. Сәләте бик күпкырлы: җырлый, гармун сыздыра, гитара чиртә, пародияләр күрсәтә, режиссер да ул, кинода да уйный… Аның турында: “Кайчан өйләнә икән? Нишләп һаман исем бирмиләр инде?” — дип борчылып сөйләшүчеләр дә, “өйләнмәсен иде әле” дип теләүче хыялый җанатар кызлар да булды.
Сүзебез — Татарстанның атказанган артисты, Муса җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Камал театрында чын һөнәри урынын тапкан актер Эмиль Талипов турында.
Казан янындагы Кадыш авылында туып-үскән, башкаланың театр училищесын, аннан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык, соңыннан режиссерлык бүлекләрен тәмамлаган Эмильгә быел гыйнварда 35 яшь тулды. Тамашачы аны “Мулла” спектаклендә әсфәндияр, “җилкәнсезләр”дә — Батырхан, “Миркәй белән Айсылу”да — Миркәй, “Килә ява, килә ява…”да — Рәшит, “әрем исе”ндә — Равил, “Мәхәббәт FM”да — Ильяс буларак һәм башка бик күп рольләрдә белә, таный, ярата. ә күренекле шәхесләргә пародияләрен күреп, меңәрләгән кеше аңа кабат-кабат соклана, чын артист булуына янә бер кат инана.
— Эмиль, әти-әниегез сезгә нигә нәкъ шушы исемне куштылар икән, сораганыгыз бармы?
— Мин туганда җырчы Эмиль Җәләлетдинов бик популяр булган. Әти үзе дә җырларга яраткач, матур җырлагач, шушы җырчыбызның исемен бик ошатып, миңа да Эмиль дип кушкан.
— Туфан Миңнуллинның “Мулла” пьесасында авыл таркалу, халыкның диннән ерак торуы, хәтта мулланың да эчеп йөрүе кебек күңелсез хәлләр тасвирлана. Сез анда әсфәндияр исемле яшь мулла ролен башкарасыз. Мондый күренешләр бүгенге авылга да хасмы, әллә уңай якка үзгәреш бармы — ничек уйлыйсыз?
— Үзгәреш бардыр, хәзер хәлләр алай ук начар түгелдер дип уйлыйм. “Мулла” пьесасын укыгач, спектаклен карагач: “Сезнең мондый авылны кая күргәнегез бар?” — дип сораучылар да булды. Татар авылына ул кадәр яман хәлләр хас түгел дияргә теләделәр. ә чынлыкта бар иде бит инде авылларның төпкә тәгәрәгән чагы. Туксанынчы еллар. Советлар союзы таркалды, яңа дәүләт әле барлыкка килмәгән иде, халык аңлаешсыз бушлыкта калды. Илдә тәртип бетте, колхозлар таралды, авыллардан китә башладылар. Эшсезлек, акчасызлык… Халык югалып калды, күпчелек баш ташлап эчәргә тотынды, авыл тирәсендә руль артына салган килеш утырып йөрүчеләр, алар аркасында хәвеф-хәтәр артты, асылынып үлүчеләр күбәйде. Коточкыч чор иде. Хәтерлим, әни заводта эшләгәндә икешәр ел хезмәт хакы алмыйлар иде. Аннан җитмеш җиде-сиксәненче елларда туганнарның күбесе наркоман булып китте, шактые кырылып та бетте. Кешегә бозылырга, азгынлыкка күп кирәкми бит. Болар барысы да илнең икътисадына бәйле дип саныйм. Илдә авырлык тудымы, җинаятьчелек арта, кеше акчасызлыктан интегә, өметсезлеккә бирелә, эчә, урлый, талый башлый, наркоманга әйләнә… Шулай харап була. Туфан абый әсәрендә нәкъ шул чор тасвирлана бит.
Аннан хәлләр үзгәрде. Берзаман гарәпләр, төрекләр ярдәме белән күп итеп мәчетләр сала башладылар. Мәчетләр күбәйде, әмма алар буш иде. Ә хәзер мәчетләр тулы. һәрхәлдә, шәһәрләрдә шулай. Яшьләр күп йөри, мин моңа бик сөенәм. Авылларда да мәчетләр элеккечә буш тормый. Хәзер эчкечелек тә нык кимеде.
— Әйе, уңай үзгәрешләр күп. Тик, кызганыч, авылларда капкалары бикләнеп, утлары сүнгән йортлар арта… Авылны саклап калуга күпмедер өлеш кертергә теләп, сез әниегезнең туган авылында ел саен Авыл җыены үткәрәсез икән…
— Авылны алай гына саклап калып булмый инде аны, бу диңгезгә бер тамчы гына. Мин кечкенә чакта әти белән әнинең туган ягына — Мамадыш районындагы Комазан һәм Ташлык авылларына гел кайтып йөрдем. Әтинең әнисен “Комазан әби”, әнинекен — “Ташлык әби” дип йөртә идем. Комазанга әле студент чакта да кышкы каникулларда кайтып, әбигә булышып, карларын көрәп, идәннәрен юып килә идем. әни авылы Ташлыкта да күп җәйләрем үтте. әнинең бертуганнары, аларның балалары, җизниләр — барыбыз бергә печән әзерләргә кайта идек. Сагынам шул чакларны. Элек барыбер күңеллерәк иде бит. Яшәргә авыр булса да, дуслар, күршеләр белән аралаша идек. Хәзер тормышлар яхшырып киткәч, нишләптер йөрешмибез. Уртак омтылышлар, уртак фикерләр юкка чыга барамы, кешене мәшәкать бастымы? Туганнар белән димим, алар белән, Аллага шөкер, аралашабыз. Гомумән әйтүем.
Авыл кешесе озак кайтмый торганнан соң җәйгә бер кайтып, үзе кебек читтә яшәүче авылдашының туган йортын торгызганын күреп китсә, аңарда да шундый теләк-хис уяна. Туктале, без дә бит бу йортта алты-җиде бала үстек, әти-әниләребезнең рухларын сөендереп, һичьюгы, җәйгә кайтып йөрү өчен дача кебек кенә йорт булса да ясап куйыйк әле дисәләр, бер генә кеше шулай эшләсә дә, авылны яшәтүгә бераз өлешем кергән кебек хис итәм. Авыл җыены — авыл Сабан туе үткәрә башлавыбызның максаты да шул. Без аны авылдагы бик якын күршеләребез, кодаларыбыз Лилия һәм Рәфыйк Фәйзуллиннар белән бергәләп оештырабыз. Аннан авылдашлар, хәтта күрше авылларда яшәүчеләр дә шулкадәр актив, хәлләреннән килгәнчә өлеш кертәләр, уеннар үткәрү, җиңүчеләргә бирү өчен бүләкләр дә алып киләләр, акчалата да ярдәм итәләр. Шулай итеп бу Сабан туе якташларның бик күңелле, җылы, рәхәт бәйрәменә әйләнә.
— Туган нигезләрен яңартучылар бармы?
— Бар, әйе, мин күрдем. Авыл җыенына кайтып, күреп киткәннән соң иске йортларын матурлап төзекләндереп, яхшы коймалар тотып, капкаларын бастырып куйдылар. Хәзер һәр җәйдә шунда кайтып йөриләр. Бу минем өчен бик сөенечле.
— Сез бер әңгәмәгездә: “Театр — ул күл кебек, кешене үзенә тарта, суыра. Анда болай гына кереп чыгам дип керәсең дә, озакка каласың”, — дигәнсез. Сез бу “күлгә” эләгүегез белән бик бәхетле кебек?
— Син әгәр хезмәтеңне-һөнәреңне яратсаң, шул һөнәреңнән башка яши алмыйсың. Театр — шундый һөнәргә керә. Син театрны яратмасаң, ул да сине яратмый. Дөрес һөнәр сайлау — тормышыңдагы иң зур бәхетләрнең берсе дип уйлыйм. Һөнәреңне яратасың икән, тормышыңны аңа багышлыйсың, көне-төне аның турында уйлыйсың икән, ул инде күлгә әйләнә, ул сине баш-аягың белән үзенә тартып ала. һәркемнең үз күле үзенә рәхәт, уңайлы.
— Эмиль, сез “Ерактагы якты йолдызым”, “Дилемма”, “Ялан аяклы кыз — 2” фильмнарында да төштегез. Татар киносы турында да әйтеп китегез әле, тагын нинди рольләрдә уйнар идегез, тәкъдимнәр бармы? ?
— Юк, тәкъдимнәр юк. Ә болай мин кино яратам. Татар фильмнары төшереп торалар, анысы бик сөендерә. Ләкин бүгенге көндә: “Ах, татарча шәп фильм карадым әле!” — дип, шаккатып сөйләрлек фильм юк, әлегә күренми. Нәрсәдер эшлиләр, нидер төшерәләр, прокатлар белән шөгыльләнгән булалар… Монысы да яхшы, нәрсә дә булса эшләсеннәр, тик кенә тормасыннар. Мин татар киносы булыр дип ышанам. Ләкин ул нинди булырга тиеш дисәләр, бу сорауга җавап бирә алмыйм. Марсель Сәлимҗанов куйган спектакльләргә охшарга тиешме икән ул, яки Фәрит Бикчәнтәев куйганнаргамы? әллә итальян киносына якынрак булырга тиешме, гарәп, иран киносынамы? Русныкынамы яки америка киносына охшаргамы? Ләкин шунысы бар, минемчә, татар киносын төшерергә алынган режиссер татар мохитендә үсәргә, татар булырга, татар телен, әдәбиятын, тарихын белергә, моңның нәрсә икәнен белергә тиеш! Мәсәлән, бездә бит инде хәзер зыялылар бөтенләй юк диярлек, бик-бик аз процент кына тәшкил итә андыйлар. Шәһәрләрне дә авыл кешеләре тутырды. Һәм шушы халыкка якын булсын өчен ул режиссер, бәлки, авыл турында кино төшерергә тиештер? Авылдан чыккач, без бит инде башкасын белмибез, авыл мохите белән бәйләнешле булырга тиешме ул? һәрхәлдә, ул режиссер шәһәрне дә, авыл мохитен дә тоемларга, аңарда татарлык, татарга хас караш, гадәтләр ярылып ятарга тиеш. Аны күрүгә: “Менә татар шул инде ул!” — диярлек булырга тиеш. Кыскасы, җыеп, төгәл генә әйтә алмыйм, әмма татар киносы булырга тиеш!
— Эмиль, татар театры гомер буе татар телен, әдәбиятын, гореф-гадәтен, әхлагын саклап калуга хезмәт куя. Телебез турында да сөйләшеп алыйк әле, балаларны телдән ничек биздермәскә соң?
— Моның өчен һәр татарның татарча яшәве һәм дәүләт күләмендә дә эшләү кирәк. Айфоннар, компьютер чоры килде. Балалар өчен аларны татар теленә өйрәтә торган заманча уенчыклар, кызыксынып карарлык тапшырулар, китаплар кирәк. Аннан балаларыбызның татар теле белмәвенә без үзебез генә гаепле.
— Үзебез?
— Билгеле! Безгә кем тия соң? Гаепне читтән эзлисе түгел, без, татарлар, үзебез генә гаепле. Кемнәндер гаеп эзләү — ул аклану гына. Мин бу хакта һәрвакыт әйтәм инде: кайвакыт Кабан күле буйлап йөргәндә миңа әрмән гаиләләре очрый. Күренеп тора: балалары монда туган, ә әти-әнисе белән рәхәтләнеп әрмәнчә сөйләшә. Ул бала да монда туган, без дә монда туган! Әрмән кешесе рус телен белмәсә, киләчәктә авыр булыр дип баласы белән бер дә русча сөйләшми бит. Менә монда — Русия уртасында, Татарстан җирендә рәхәтләнеп үз туган телендә сөйләшеп йөри. Дөрес эшли, аның баласы бүтән телләрне дә бик яхшы беләчәк. Ә без үз телебездә сөйләшмибез. Бервакыт лифтта төшәм, шунда бер апа оныгы белән вата-җимерә русча сөйләшә. Вата-җимерә бит! Аннан үзенә күрә татарчага күчеп, миңа әйтә: “Менә папасы белән мамасы чыгып киткәннәр иде әле”, — ди. Аңа ник матур итеп татарча сөйләшмәскә инде? Оныгына ана телен әбисе-бабасы, әти-әнисе өйрәтмәгәч, кем өйрәтергә тиеш соң? Хәзер: “Балаларның укуы болай да күп, авыр, нәрсәгә ул татар теле?” — диләр. Татарлар авызыннан чыккан сүз бу! Болай әйтү өчен оятсыз булырга кирәк! Ничек инде балага тел кирәкми дип әйтергә мөмкин, бу бит искелек карашы, кыргый караш. Тел бит ул белем, гыйлем! Туган телеңне, әниең телен — үз-үзеңне кеше итеп тояр өчен белергә кирәк! “Сыра эчмә, кешегә начар сүз әйтмә”, — дип өйрәт. Әмма сиңа татар теле кирәкми дип әйтү… җен ачуларым чыга шуңа. Бу бит математика укыма, сиңа химия кирәкми дигән кебек. Элек безнең турыда: “Подъездда сыра эчеп йөри күрмәсен, бандага эләкмәсен, наркоманга әйләнмәсен, зинһар, укысын гына”, — дип торалар иде. Укып, белем алып бер кешенең дә үлгәне юк. Бер кешенең дә надан калганы юк. Безнең балалар акыллы булырга тиеш, билгеле, моның өчен алар белән шөгыльләнергә вакыт табарга кирәк. Минем әти гомер буе мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытты. Әти дә, әни дә: “Туган телеңне өйрән!” — дип әйтәләр иде, чөнки минем үз телемне белүемне телиләр иде. Хәтта кайвакытта катырак та әйтәләр иде. Миңа калса, катырак әйтергә кирәк тә! Тәрбия бит ул баштан сыйпау гына түгел. үзебездән башларга кирәк. әти-әни татарча сөйләшсә, бала аны барыбер ишетеп үсә, белә, аңлый. Аннан балаңда телеңә, милләтеңә карата патриотлык тәрбияләргә, улым, кызым, менә безнең шушындый шәхесләребез булган дип, әйтеп, санап күрсәтергә кирәк. әйтик, Муса җәлил исемле батыр шагыйрь булган, татар кешесе Гази Заһитов беренчеләрдән булып Рейхстаг гөмбәзенә җиңү байрагын кадаган, Александр Матросов татар булган дип… Балалар: “Карале, мин дә шушы милләт кешесе бит!” — дип горурланырлар иде. Менә чемпионатлар карыйбыз бит, татар кызы Алинә Заһитова җиңгәч, горурланабыз, сөенәбез, хәтта күзгә яшьләр килә. Әгәр белем туплап, әдәбиятын, тарихын, тамырларын белсә, бала милләте белән, әлбәттә, горурланыр дип уйлыйм. Миңа калса, бөтен бәла дә шунда: безгә белем җитми. Акыл туплаган кеше “кем мин?” дип кызыксына башлый. әгәр гыйлем тупламый икән, билгеле, ул болар турында уйлап маташмый, телевизор карау белән чикләнә, яңа машина турында хыяллана, көнкүреш турында гына кайгырта.
Дөрес аңлагыз, мин телләргә каршы түгел. Кеше күп тел белсен, әмма үз теле беренче урында торсын. Бу барлык милләткә дә кагыла, чечен да үз телен белергә тиеш, казах та, чуваш, удмурт та. Без бит күп халыклы ил. Тыныч яшик, тату яшик, телләрне өйрәник, әмма үз телебез беренче урында булсын!
Шулайдыр, балаларга уку күптер хәзер, күптер. Аның каравы белем алу, материал табу җиңелрәк — интернет бар.
Телне өйрәтү, бәлки, бик зур проблемадыр, үз балаларым булмыйча, мин әлегә әйтә алмыйм. Бәлки, мин дә баламны татар бакчасына бирермен дә, ул аннан русча өйрәнеп кайтыр, хәзер шулай диләр бит. Ләкин мин баламны татар итү өчен тырышачакмын, тырышырга кирәк һәммәбезгә дә.
— Булачак хатыныгызны да татар телен камил белсен дигән таләп белән сайладыгызмы?
— Сайлавын алай сайламадым, әмма татарча сөйләшүенә шунда ук игътибар иттем. Илсөяр Казан кызы, табиб, саф татарча сөйләшә. Без аның белән бик күп аралашабыз, татарча да, русча да, ике телне дә беләбез, Аллага шөкер.
— Кеше гомере узган саен яшәвенең мәгънәсе турында ешрак уйлана башлый. Ахыр чиктә ул дин юлына килергә тиешме икән, бу хакта ни уйлыйсыз?
— Мин аны белмим бит, тиеш дип әйтә алмыйм. Һәркемнең үз эше, Аллаһы Тәгалә кайчан насыйп иткән, Аллаһ өчен хәл итеп булмый. һәр кешенең үзеннән тора. Кемдер бәлки чын күңелдән киләдер дингә, кемдер — юктыр. Мин ул турыда әйтә алмыйм. Ләкин һәр кешегә, шул исәптән, үземә дә дингә ихлас килүне телим, чөнки Аллаһы Тәгалә Коръән аша безне яхшылыкка гына өйрәтә. Бер-беребезне, хөрмәт итәргә, чиста йөрергә, сәламәтлегебезне сакларга, хыянәт итмәскә, үтермәскә, таламаска… Шуңа килдең исә, чын кешегә әверелдең дигән сүз бит инде.
— Эмиль, сезнең иҗатның шактый өлешен биләүче пародияләргә күчик әле, сез беренче булып, батырчылык итеп, президентлар роленә кергән актер да бит…
— Бу мавыгу кечкенәдән башланды. Әле мәктәпкә кергәнче үк өйдә күрше абыйлар булып сөйләп, йөреп күрсәтә идем. әни: “Улым, кешене алай күрсәтергә ярамый”, — дип әйтә иде. Аннары Ташлыктагы кызларның берсе янына бер егет килеп йөри иде. Мин апаларыма (Ландыш һәм Эльфа исемле игезәк апаларым бар) аның ничек килгәнен, мотоциклын ничек этеп менгәнен, ничек сусаганын, ничек сөйләшкәнен күрсәтә идем. Апалар, көлә-көлә: “Тагын күрсәт әле, тагын күрсәт әле”, — дип сорыйлар иде. Мәктәптә укытучылар булып сөйләп, йөреп күрсәтә идем. Театрда эшли башлагач, үзара бәйрәм иткәндә танылган шәхесләргә пародия күрсәтә башладым. Ә Минтимер Шәрипович “булып” мин беренче тапкыр тамашачы каршысына чыктым. Беренче президентыбыз үзенә пародия ясавымны Салават Фәтхетдиновның 50 яшьлек юбилей концертында күрде һәм күзләре яшьләнгәнче көлде.
— Рөстәм Миңнеханов пародиясе дә искиткеч уңышлы! Аны кайда күрсәттегез?
— Рифкать Миңнеханов ЮХИДИ башлыгы булып эшләгәндә үзенең юбилеена чакырган иде. Шунда мин аны энесе — Президент Рөстәм Миңнеханов исеменнән котладым. Билгеле, анда Рөстәм Нургалиевич та бар иде. Ихластан көлеп утырды. Менә аның елмаюын һич эләктереп алып, кабатлап булмый — бик үзенчәлекле. Дөресен әйткәндә, хәзер Рөстәм Нургалиевич — минем “ашатучым, туендыручым”, мин аны шулай дип атыйм һәм мин аңа бик зур рәхмәтле, булганы өчен. “Аның исеменнән” котларга дип юбилейларга, банкетларга чакыралар.
— Тагын кемнәргә пародияләр ясыйсыз?
— Айдар Фәйзерахмановка, Салават Фәтхетдиновка. Сүз уңаеннан, бу жанрга иң демократик карашлы кеше — Салават. Ул: “Эмиль, миңа пародияне кая телисең, ничек телисең, шулай күрсәт”, — ди. Актер Раил Шәмсуаров өйләнгәндә аны һәм кәләшен Путин булып та котлаган идем. “Мәхәббәт FM” спектаклендә радиодиджей ролен башкарып, Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов тавышы белән дә сөйлим, актерлар Илдар Хәйруллин, Равил Шәрәфиевкә, җырчылар Айдар Галимов, Хәмдүнә Тимергалиевага да “әвереләм”.
— Кешегә пародия ясау өчен аны җентекләп күзәтергә, һәр ым-хәрәкәтен, сөйләү, йөрү рәвешен сеңдереп калырга кирәк бит…
— Минем карап өйрәнгәнем юк. Кешене бер карауда җентекләп, барлык нечкәлекләре белән күрәм. Бу сыйфат миңа әнидән күчкән ахрысы, ул да шундый. Кешенең гадәтен, холкын, тембрын, бөтен килеш-рәвешен тиз тотып алам.
— Эмиль, сез кайчандыр: “Юбилей-банкетларда чыгыш ясаган өчен акчаны сорап алмыйм, үзегез хәл итегез дип әйтәм”, — дигәнсез. Хәзер дә шулаймы, әллә хәзер билгеле бер бәя — такса барлыкка килдеме?
— Хәзер такса бар, чөнки шунсыз булмый. Ләкин ул бәяне мин куймадым, заказ бирүчеләр үзләре билгеләде. Хәзер үзләре сүзне шуннан башлыйлар. Кайвакыт туганнар, дуслар туй-юбилей кебек гаилә бәйрәмнәрен үзенчәлеклерәк, кызыклырак итәсе иде дип әйтәләр, күрәм бит инде, акчаларын кырып-себереп тоткан вакытлары, андый чакта бушлай да барып кайтам, төрле вакыт була.
— Кемнәр, нинди уңайдан чакыралар?
— Аерым кешеләрнең юбилейларына, һөнәри бәйрәмнәргә, төрле оешмаларның түгәрәк даталарын билгеләп үткәндә, Яңа ел, 8 Март кебек бәйрәмнәргә… Күбесенчә зуррак компанияләр чакыра. Без бу эшне “шабашка” дип йөртәбез инде. Бүрене аяклары туендыра диләр бит, нишлисең, тормыш булгач барасың, йөрисең килмәсә дә йөрисең. Әгәр мөмкинлек булса, мин үземне бер эшкә генә багышлап, бер урында гына ятар идем. Ләкин, дөньясы шул.
— Күбесенчә президент булып котларга чакыралардыр инде?
— Әлбәттә. Иң югарыдагы җитәкчеләр һәрвакыт популяр. Халыкның Минтимер Шәриповичка, Рөстәм Нургалиевичка мәхәббәте зур, алар рус тамашачысы арасында да, татарлар арасында да бик популяр.
— Камал театры гастрольләргә еш йөри, бөтен җирдә дә колач җәеп, “аһ!” итеп каршы алалармы, тамашачылар аерыламы?
— Һич арттырып, мактанып әйтүем түгел, Аллага шөкер, кая гына барсак та матур каршылыйлар. Ул татарның чәчелүе белән бәйле. Милләттәшләребез безне сагынып торалар. Без дә аларны сагынабыз. Белсәгез иде спектакльдән чыккач, алар белән күрешүнең, шатлыклы йөзләрен күрү, җылы сүзләрен ишетүнең никадәр рәхәт икәнен! Үзбәкстанда булдык, искиткеч җылы каршыладылар, Казахстанда, Финляндиядә, Уфада, Мәскәүдә яратып кабул итәләр, андагы сәхнәләр инде туган йортыбыз кебек. Иң мөһиме — зал тутырып киләләр, Аллага шөкер. Хәзер инде яңа тамашачы барлыкка килде. Мәсәлән, Мәскәүдә яшь татар тамашачысы бик күп. Алар төрле җирләрдән җыелган татар яшьләре, шунда укыйлар, эшлиләр һәм театрга йөриләр. Бу бик сөендерә. Димәк, буын алмашынды, яңа тамашачыбыз бар дигән сүз.
— Ә үзебездә?
— Аллага шөкер, бездә дә яшьләр күп һәм мин моңа сөенәм. Хәзерге буынга, безнең хәзерге чор яшьләренә бездә кызык, рәхәт, димәк. Алар артыннан Алла боерса тагын буыннар килер. Һәр буынның үз тамашачысы. Илдус Габдрахманов, Рамил Төхвәтуллиннар буыны белән театрга бер тамашачы килгән иде, Радик Бариев, Илтөзәр Мөхәммәтгалиевләр белән тагын яңа тамашачы килде, Илнур Закиров, мин, Алмаз Гәрәевләр — безнең курс эшли башлагач, яңадан-яңа тамашачы килде. Бездән соң яшь артистлар килә Алла боерса, аларның үз тамашачылары була. Буын алмашынганда менә шулай яңа тамашачы килеп торырга тиеш, миңа калса. Мәсәлән, “Мәхәббәт FM” спектакле белән бөтенләй яңа тамашачы барлыкка килде. Яшьләр күп. Татар драматурглары әсәрләрен куеп, композиторларының иҗатын кулланып татар театрлары безнең милләткә зур өлеш кертә, яшьләрдә телгә, әдәбиятка, милләткә мәхәббәт тәрбияли. Ярый әле төрле төбәкләргә йөреп, милләттәшләребезне барлый, җыя, телебезне, сәнгатебезне сакларга ярдәм итүче театрларыбыз бар. ә театрлар, татар җыры, биюләре белән чыгыш ясаучы сәнгать әһелләребез юк дип күз алдына китерсәк? Читтәге милләтәшләребез монда килми, без анда бармасак, элемтәләр бөтенләй өзелә дигән сүз. Димәк, без милләттәшләр арасында үзенә күрә бер күпер ролендә.
— Эмиль, сезнең Камал сәхнәсенә килүегезгә инде ун елдан артык. Үзгәреш тоясызмы, хәзер инде шомарып, рольләр җиңелрәк биреләме?
— Юк. Кеше үзгәрми бит ул. Профессиональлеккә омтылу ул үзеңне эшкә багышлау, зур җаваплылык дигән сүз. Безнең хәзер бөтен фаҗига — без җаваплылык тоймыйбыз һәм бернәрсә өчен җавап бирәсебез, беркем өчен дә җаваплы буласыбыз килми. Кеше һәр шөрепне, гайканы җаваплылык белән борырга тиеш, һәр эшне җиренә җиткерергә кирәк. Төрле кеше бар, бер җаваплы булган кеше ул һәрвакыт шундый булып кала. һәрхәлдә, үзеңне шуңа өйрәтергә, тәрбияләргә кирәк. Без беләбез бит инде: бөтен нәрсә дә хезмәттән тора, бер нәрсә дә болай гына, бушлай, җиңел бирелми. Кемгәдер бушлай килгән кебек тоелырга мөмкин, ләкин алай түгел ул. Аллаһы Тәгалә барысын да тигезли: кемнеңдер гаиләсе тулы, гаилә тынычлыгы бар, кемнеңдер — миллионнары, кемдер акчага күмелеп яши, кемдер — саулыкка тиенә. Нәрсәнедер дөрес юл белән эшләмәсәң, үзеңнән артыгы белән чыга, ә әзрәк мәрхәмәтлелек күрсәтсәң, сиңа меңләтә кайта. Бу чын мәгънәсендә, валлаһи шулай.
Әңгәмәдәш — Назилә САФИУЛЛИНА.