Юл һәлакәте кичә кич Мәүлетов һәм Җиңү проспекты урамнары чатында булган.
ЮХИДИ хезмәткәрләре Казанда 18 яшьлек кызны таптаткан инормарка йөртүчесен тоткарлаган. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Юл һәлакәте кичә кич Мәүлетов һәм Җиңү проспекты урамнары чатында булган. Ачыкланмаган автомобиль йөртүчесе җәяүлеләр юлы аша светофорның яшел тосенә чыккан, әмма утны кире кайтару элементлары булмаган киемле ике җәяүлене таптаткан. Юл-транспорт һәлакәте аркасында 18 яшьлек кыз алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында ук үлгән. 54 яшьлек хатын-кыз имгәнгән.
Һәлакәт китереп чыгаруда шикләнелә торган зат авария урыныннан качып киткән.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәте урынында автомобильнең төшеп калган пластикларын тапкан һәм автомобильнең маркасын, моделен ачыклый алган. Полицейскийлар 4 сәгатьтән Бакый Урманче урамында стоянкада «КИА» автомобилен һәм йөртүчесен тапкан. Ир-атны тоткарлаганнар һәм полиция бүлегенә китергәннәр.
Фаҗигале төстә тәмамланган һәлакәттә шикләнелгән затка «Юл-транспорт һәлакәте белән бәйле вазифаларын үтәмәү», «Светофорның тыелган төсенә чыгу» һәм «Административ җаваплылыкны үтәүдән баш тарту» маддәләре буенча административ беркетмәләр төзелгән.
Фото: социаль челтәрләр