Татарстанда аюларның умарталыкларга һөҗүмнәре турында еш ишетергә туры килә. Яз җитү белән алар тагын үз эшләренә керешкән, дип яза ШК.
– Кичә кич безнең умарталыкка аюлар һөҗүм иткән, — дип хәбәр итә «Кызыл Йолдыз» умарчылыгы инстаграмдагы аккаунтында.
Балык Бистәсе районында соңгы 10 көн эчендә бу аюларның икенче тапкыр һөҗүм итүе икән. Алар алты умартаны юк иткәннәр.