- Чөгендер артык киң булмаган түтәлдә яхшы үсә.
- Кишер тишелеп чыкканчы, суны даими сибәләр. Шытымнары күренгәч, ике атна су сипмәгез (көннәр артык коры торса, сибәсе була). Ул тамырга төпкә китәргә булыша.
- Горчицаны борчак янына утыртсаң, уңышы ике тапкырга күбрәк була.
- Укропны кояшлы урынга чәчәргә кирәк. Күләгәле урында ул хуш исле булмый.
- Рассадаларны көненә бер-ике минут сыйпап торсаң, ул сузылып үсмәяәк. Кул белән орынгач, әлеге процессны туктатып тора торган этилен бүленеп чыга ди.
- Көннәр суык торганда, теплицага чиләк белән кайнар су кертеп куегыз.
- Кишер начар үссә, тозлы су сибегез (ун литр суга бер аш кашыгы тоз).
- Алма белән чияне бер-берсеннән ерак утыртыгыз.
- Бәрәңге чәчәк атканчы, су сипмәгез. Аның көче ботакка китәчәк. Чәчәк атканнан соң суны сибәргә кирәк. Бүлбеләре тизрәк үсәчәк.
- Кәбестә күбәләгеннән котылу өчен, нарат һәм чыршы энәләрен ит тарткычтан чыгарыгыз да кәбестәнең аскы яфракларына һәм төбенә сибегез. Фото: соцсети