Май ае бәйрәмнәрдән тыш, яңалыкларга да бай. Яңалыклар сугыш ветераннарына да, автомобиль йөртүчеләргә дә, эшмәкәрләргә һәм пособие алучыларга да, туристларга да кагыла.
Һәр ветеранга – унар мең
Җиңү көнендә Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм инвалидларының акча янчыгы ун мең сум акчага калынаячак. Ветераннар киләчәктә мондый төр түләүгә ел саен өметләнә ала. Ил Президенты Владимир Путин шул хактагы Указга кул куйган. Узган ел да ветераннарыбызга шул ук күләмдә акчалата ярдәм оештырылды. Әлеге яңалык хәрәкәттәге армия составында, партизан отрядында сугышканнарга, журналистларга, разведчикларга, Балтыйк буе илләрендә яшәүче Россия гражданлыгына ия ветераннарга да кагыла.
Юл билгесе кечерәйтелә
Май аеннан башлап, дәүләт стандартлары нигезендә, автомобильчеләр өчен куелучы юл йөрү билгеләрен кечерәк үлчәмдә кую рөхсәт ителәчәк. Хәзергә кадәр стандарт буенча, юл билгеләре 70кә 70 сантиметр иде. 1 майдан соң иллегә илле, хәтта кырыкка кырык калган юл билгеләрен дә очратырга мөмкин булачак. Дөрес, мондый үзгәреш шәһәр үзәкләренә һәм тарихи корылмалар урнашкан мәйданнарга гына кертелә. Зур тизлек белән йөрү рөхсәт ителгән автотрассаларда элеккеге билгеләр сакланачак. Тагын шунысы бар: юл билгесен үзгәртү кирәкме, юкмы икәнен шәһәр хакимияте үзе хәл итә.
Өстәмә декларация
1 майдан эшмәкәрләр чит илдәге активлары хакында декларация тапшыра алачак. Аны 2020 елның 29 февраленә кадәр тапшырып өлгерергә кирәк дип кисәтәләр. Әлеге документ Дәүләт Думасының беренче укылышында кабул ителгән. Депутатлар 13 майда узачак икенче укылышка кадәр барлык төзәтмәләрне кертеп бетерергә тиеш. Әгәр капитал амнистиясе турындагы законның йомгаклау редакциясендә башлангыч һәм тәмамлану этабы датасы үзгәрмәсә, 2019 елның мае декларация тапшыруның өченче дулкыны башлану белән тарихка керәчәк. Капитал амнистиясе белән килешкән эшмәкәр, салым һәм валютага бәйле административ җаваплылыктан, кайбер маддәләр буенча җинаять җаваплылыгыннан да азат ителәчәк. Эшмәкәрләр активлар сатудан кергән керем өчен салым түләмәскә дә мөмкин.
Акчаны “Мир”дан аласы
Кайбер социаль пособиеләр, шул исәптән бала акчалары “Мир” картасына гына күчереләчәк. Исемлеккә радиация тәэсиренә эләгүчеләргә түләнүче вакытлыча хезмәткә яраксызлык пособиесе, йөклелек чорында, бала тапкач, медицина оешмасына иртәрәк исәпкә баскан өчен хатын-кызларга һәм бала тапкач берәр тапкыр түләнүче пособиеләр, шулай ук бәби тапкач, бала караган өчен ай саен түләнүче акча алучылар кергән. Социаль иминият фонды әлеге пособиеләрне алучыларга гариза язганда “Мир” картасы номерын күрсәтүне сорый. Бала караган өчен айлык акча 2019 елның 1 маена кадәр түләнә башлаган икән, “Мир” картасына бәйле булмаган банк исәп-хисабына да күчерелә ала. Бу хезмәт картаның халыкара түләү системасы вакыты чыкканчы, әмма 2020 елның 1 июленә кадәр генә башкарыла.
Фельдшерларга – тонометр
4 майдан ил халкына башлангыч медицина-санитар ярдәме күрсәтүдә өстәмә кагыйдәләр гамәлгә керәчәк. Әйтик, фельдшер-акушерлык пунктларына артерия кан басымын үлчәгеч аппараттан тыш, күзнең эчке басымын үлчи торган тонометр да алыначак. Медицина-санитар ярдәм күрсәтү бригадалары флюорограф, маммограф һәм башка аппаратлар белән җиһазланачак.
Төнлә генә ярый
Авыр йөк ташучыларга һава температурасы 32 градустан югарырак булганда 20 майдан 31 августка кадәр федераль әһәмияткә ия кулланылыштагы юллардан йөрү вакытлыча тыелачак. Алар эссе көннәрдә төнге сәгать уннан иртәнге унга чаклы гына үзәк юллардан йөри ала. Моны юл өслеген саклау җәһәтеннән дип аңлаталар.
Май аендагы үзгәрешләр чит ил валютасы турындагы хәбәр җиткерүче банкларга да кагыла. 24 майдан банклар мәгълүматларны фәкать бина эчендәге таблоларда гына урнаштырачак. Банклар исә курсларны автоматлаштырылган банк системасы ярдәмендә билгеләү һәм үзгәртү хокукына ия булачак. Россия туристлары игътибарына да яңалык бар. 25 майдан соң Коста-Рикага виза рәсмиләштермичә генә сәяхәткә китү мөмкинлеге ачылачак. Тик бер шарт белән: визасыз туристлар ул илдә 90 көннән дә артык яши алмый.
(Фәния Арсланова/“Ватаным Татарстан”, /№ 64, 01.05.2019/)