Әлеге йорт янындагы белдерүләр тактасына эленгән ул кәгазьне очраклы гына карыйсы иттем. Күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр өчен бурычлы фатирлар исемлеге икән. Укыдым да хәйран калдым, 119 фатирлы шушы бер йорт буенча гына да бурычлар 1 379 973 сум җыелган.
Кайбер фатирларныкы шаккатарлык, мәсәлән, берсенеке 383 936 сум, икенчесенеке 205 564 сум, өченчесенеке 148 751 сум, дүртенчесенеке 200 291 сум. Калганнарыныкы дистә меңнәр белән исәпләнә. Барлык фатирларның 12,6 процентын тәшкил итүче бу 15 фатирның коммуналь хезмәтләр өчен түләргә хәле җитмиме, әллә түләргә теләмиләрме – аңламассың. Бит ай арты ай уза, бурычлар арта тора. Әлеге фатирларда яшәүчеләр нәрсә уйлыйлардыр.
Күбесенчә яшьләр яшәүче өр-яңа йортлар каршындагы белдерүләр тактасына да эленә бурычлыларның зур исемлеге. Югыйсә подъездлар каршында затлы-затлы машиналар тезелеп киткән. Хәзер бит бурычка батсалар баталар яшьләр, әмма машинасын да, кыйммәтле йорт җиһазларын да булдырырга тырышалар. Тик менә коммуналь хезмәтләр өчен түләү нишләптер барысының да хәленнән килми. Ә бит коммуналь хезмәтләр күрсәтүче оешмаларга ай саен акча күчерергә кирәк. Кем исәбенә? Әнә шул намуслы түләүчеләр исәбенә инде. Чындырмы, ялгандырмы, ләкин торак белән идарә итү конторалары бурычлыларның бурычларын җайлап кына барлык фатирларның түләү кәгазьләренә бүлеп язалар диләр. Бәлкем шулайдыр да, югыйсә коммуналь хезмәтләр өчен еллар буена түләмәүчеләргә карата катгый чаралар күрерләр иде. Ни өчен әле алар башкалар җилкәсендә яшәргә тиеш ди? Бурычлыларның утын, газын өзеп кую гына проблеманы хәл итми. Менә соңгы арада коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне законсыз рәвештә икеләтә арттырып түләтәләр икән дигән проблема күтәрелеп алды. Димәк, бу өлкәдә тәртип салырга вакыт. Моның өчен, әлбәттә, хөкүмәт тарафыннан җитди карарлар кабул ителүе кирәк. Ул чагында бәлки коммуналь хезмәтләр өчен түләү барлык кешеләрнең дә хәленнән килә башлар иде.
Түләү кәгазендәге “за содержание помещения” дигән бүлекне карап утырдым әле. Безнең биш катлы йорт, лифт та, янгынга каршы автоматика да юк. Шулай булса да, акча түләтүче графалар 13кә җитте инде. Подъезд каршындагы тротуарны җыештыру аңлашыла, кышын карын көрисе, бозын ватасы. Ә менә подъезд җыештырган өчен дип шул ук суммадагы диярлек акча каерулары аңлашылмый. Айга бер тапкыр да җыештырмыйлар әле аны, җыештыру дигәч тә, баскычны швабра белән сөртеп алу инде ул. Чүп үткәргеченә хезмәт күрсәткән өчен дип тә ай саен әйбәт кенә акча алалар. Бу йортта инде 32нче елымны яшим, тик чүп үткәргеченә ниндидер хезмәт күрсәткәннәрен белмим.
Йортка агымдагы ремонт үткәрүгә дигән тарифны да мулдан куйганнар. Әле менә подъездыбызның тәрәзәләреннән җил ыжгырып тора, юньләп ябылмыйлар да. Әмма торак белән идарә итү конторасыннан берәүнең дә ул тәрәзәләрне карап йөргәне юк. Капиталь ремонтка дигән түләүне әйтмим дә инде, йорттагы барлык фатирдан җыя торгач, ай саен бик тә саллы сумма чыга. Тик ул ремонтның кайчан булачагын гына белүче юк.
Соңгы елларда йортның газ челтәренә хезмәт күрсәткән өчен дип тә акча түләтә башладылар бит. Торак белән идарә итү конторасы аңа ничек хезмәт күрсәтсен инде, газ торбасына газ белән идарә итү компаниясеннән башка кемдер кагылырга тиеш түгелдер дип беләм. Ләкин акмаса да тама дигәндәй, торак белән идарә итү компаниясенә күпмедер күләмдә күктән төшкән акча кереп бара. Электр челтәре, бойлерлар, су торбалары буенча кертелгән түләүләргә тукталып тормыйм, акча түләтергә дигәндә бездә уйлап таба беләләр анысы.
1 июльдән коммуналь хезмәтләргә бәяләр тагын да өскәрәк сикерәчәк әле. Болай алты ай саен артып барса, бик зур суммаларга менеп җитәр кебек, чөнки моңа чик куелу әлегә сизелми. Әнә, булган проблемаларга чүп җыю проблемасы да өстәлеп ята. Кесәбезгә керү буенча нәрсәләр уйлап чыгарырлар тагын. Хәзер кеше көн дә шуны уйлап яши.
Җәүдәт ХАРИСОВ. Чаллы.
Фото: пиксабай