Һәр елның апрель аенда төрки халыклар Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Атаклы шагыйрьнең бәхетсез балачагы, гыйбрәтле язмышы хәтерләрдә кабат яңара. Кечкенәдән ятим калган Габдулланы авылдан Казанга алып килгән абзыйның Печән базарында: «Асрамага бала бирәм, кем ала?!» – дип кычкырган тавышы бүген дә безнең колакларда яңгырап тора кебек.
Шунысы үзенчәлекле, әти-әнисез калган кечкенә Апушның күп төрле гаиләләрдә көн күрүе пәйгамбәребез (с.г.в.) язмышына бик тә охшаган, хәтта аннан да аянычрак.
Тукайның өлешенә тигән ятимлек бәхетсезлеге, кызганыч ки, безнең заманда да бик күп язмышларда кабатлана. Русиядә балалар йортларының күп булуы шул хакта сөйли. Әти-әниләре үлгән балаларның әлеге йортларда тәрбияләнүе аңлашыла әле, әмма атасы яки анасы исән булган сабыйларның балалар йортына барып эләгүе, газиз анасы назыннан мәхрүм калуы бигрәк аяныч хәл. Аларның гомер юлы күп очракта бер-берсенә охшаш була: ниндидер чит гаиләләр ятимнәрне уллыкка яки кызлыкка ала, исемнәрен үзгәртә, яңа фамилияләр бирә, үз балалары итеп рәсмиләштерә. Яңа әти-әни баланың чын ата-анасы барлыгын аның үзеннән дә, башкалардан да яшерә, шул сәбәпле хәтта башка җиргә күчеп китә. Әлбәттә, бу яхшы ният белән эшләнә. Янәсе, шулай итеп алар баланы психологик травма алудан саклый. Нәтиҗәдә әлеге бала уллыкка яки кызлыкка алынган булуын үсеп җиткәч кенә һәм күп вакытта очраклы рәвештә генә белә. Аннары ул, бернигә карамастан, үзенең чын нәселен эзли башлый. Һәм бу аңлашыла да. Чөнки кан тарта.
Шундый аянычлы язмышлар турында бүген Русия телевидениесенең «Жди меня», «ДНК» кебек тапшыруларында бик күп бәян ителә, һәм бу тапшырулар әле тиз генә бетмәс кебек. Балачакларын төрле приютларда үткәргән бертуганнар, шул тапшырулар ярдәме белән, бер-берсен яки әти-әниләрен кайчакта дистәләрчә еллардан соң гына эзләп табып очрашалар. Андый очрашуларны күргәндә тетрәнәсең. Гаиләсен җуйган туганнарның гомер буе җыелып килгән юксыну, сагыну, яшерен өметләре шул чакта тыелгысыз күз яшьләре булып бәреп чыга. Алар кочаклашып иңрәп елашалар. Ләкин шундый очрашу һәркемгә дә насыйп булмый. Аларның очрашырга соңарганнары да җитәрлек – кеше гомере мәңгелек түгел.
Чит баланы уллыкка-кызлыкка алып, үзеңнеке итеп рәсмиләштерү, аның чын әти-әнисенең кемнәр икәнен яшерү Ислам шәригатендә тыела. Аллаһ Тәгалә Коръәни Кәримдә безгә әйтә: «Аллаһ уллыкка алган ир балаларыгызны сезнең хакыйкый улларыгыз итеп кылмады. (…) Аллаһ хакны сөйли һәм туры юлга күндерә. Тәрбияләр өчен үз гаиләгезгә алган балаларга аталарының исеме белән дәшегез. Бу эш сезнең өчен Аллаһ хозурында гаделрәк. Әгәр аталарының исемнәрен белмәсәгез, ул балалар – диндә сезнең кардәшләрегез һәм якыннарыгыз (ягъни үз балаларыгыз түгел)». (33:4-5). Төптән уйлаганда, Ислам күзлегеннән караганда, бу аңлашыла да. Аллаһ Үзенең хикмәте белән һәрбер баланы билгеле бер гаиләгә бирә: «Аллаһ теләгән кешесенә кыз балалар бирә һәм теләгән кешесенә ир балалар бирә. Яки теләгән кешесенә ир бала да, кыз бала да бирә һәм теләгән кешесен бала тапмый торган кысыр калдыра». (42:49-50). Һәм, әлбәттә, Раббыбыз баланы сынау итеп бирә. Чөнки бу дөньяда без бөтен нәрсә белән дә сыналабыз, шул исәптән гаиләдә дә. Ир сынала хатыны белән, хатыны – ире белән, балалар – ата-ана белән һәм ата-ана – балалар белән. Тормыш юлыбызда без бу сынауларның барысы белән дә очрашабыз, ләкин аларны һәрвакытта да уңышлы үтәбез дип әйтеп булмый. Югарыда искә алынган ятим балаларның аянычлы язмышлары шуңа ачык дәлил булып тора.
Һәрбер кеше үзенең нәселен белергә тиеш. Коръән аяте шуны раслый. Ата белән бала арасындагы мөнәсәбәт турындагы хәдисләр арасында мондыйлары да бар: «Кем әтисе булмаган кешене белә торып әти дип атый, аның өчен Җәннәт хәрам булыр». «Кем үзен әтисенең улы дип танырга теләми, бу – имансызлык». Пәйгамбәребез (с.г.в.) кан кардәшлеген сакларга, туганлык җепләре өзелсә – ялгарга кушкан. Ул әйткән: «Туганлык элемтәләрен өзүче Җәннәткә кермәс». Халкыбыз телендә йөри торган гыйбарәләрдә җиде буын ата-бабаны белү, аларга атап дога кылу кирәклеге әйтелә. Чит гаиләләрдә тәрбияләнеп, үзенең нәселен оныткан кеше шундый изге гамәлләрне кылудан мәхрүм ителә.
Шунысын да белергә кирәк, Аллаһ Тәгалә Мөхәммәд (с.г.в.)не Үзенең Илчесе итеп Җир йөзендә яшәүче һәм яшәячәк барлык кешеләргә дә җибәргән: «Без сине барча дөнья кешеләренә пәйгамбәр итеп җибәрдек». (34:28). Пәйгамбәребез (с.г.в.) калдырган Коръән дә барлык кешеләр өчен иңдерелгән. Димәк, уллыкка алынган балалар хакындагы аять тә, башка аятьләр кебек үк, барча халыкларга, барча кешеләргә кагыла. Ятим балаларны үз гаиләләренә алган кешеләр шуны истә тотсалар иде.
Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,
Мамадыш районы, Ишки авылы, Безнең гәҗит
Фото: пиксабай