Ярославль каласында яшәүче 1986нчы елгы Ирина Шалина соңгы ун елда Питрәчтә гомер иткән әнисе Елена белән даими элемтәдә тора. 31нче декабрьдә иртәнге якта да сөйләшә ана белән кыз. Ә кичкә таба Еленаның телефоны җавап бирми башлый. Шул ук хәл 1-2нче гыйнварда да кабатлана. Курка калган Ирина Питрәч эчке эшләр бүлеге белән сөйләшеп, район үзәгендәге шәхси йортка барып килүләрен үтенә.
Полиция хезмәткәре И.Җиһаншин ишегалдына күз салу белән утлары янып торган өйнең ишекләре ачык икәнен, зур гына бурзайның, хәвеф булганын сизгәндәй, эчкә кереп-чыгып йөрүен күрә. Аңа һәм участок инспекторы Ю.Ишимовка шомлы йортка узу өчен үз вазыйфаларын җиренә җиткереп үтәргә күнеккән маэмай белән «тарткалашырга» туры килә. Шулай да ике ир-атка ташланырга җөрьәт итми эт. Полиция хезмәткәрләре өйдә озак тоткарланмый, ишекне ябып чыгалар да эзләү-тикшерү төркеме чакыралар. Түр бүлмә идәнендә күп тапкырлар пычак белән җәрәхәтләнгән Елена Шалина мәете табылу турындагы тетрәндергеч хәбәр мәрхүмәнең Ярославльдәге ике кызына да җиткерелә.
Елена 1964нче елда Ярославльдә туып, 45 яшенә чаклы шунда яшәгән. 2005нче елда үзе кебек үк эчәргә хирыс ирен үтергән өчен дүрт елга утыртыла ул. Шул каладагы колониядә чакта Татарстаннан китерелгән мәхбүс Владимир Анисимов белән танышып китә. Иреккә чыккач язылышалар, ә 2010нчы елда ир кешенең Питрәчтәге әнисеннән калган төп йортка кайтып урнашалар. Владимир вакытлы эшләргә йөри, башлыча, шәхси йортлар салуда катнашып акча таба, ел саен Ярославльдән хуҗабикәнең ике кызы да кайтып кунак булып китә. Эчсәләр дә, ярыйсы гына яшәп ятканда, узган ел 12нче декабрьдә 50 яшьлек Владимир үлеп китә. Егерме көннән, әйтелгәнчә, хатынның да җансыз гәүдәсе табыла. Эксперт аның ике тәүлек алданрак, ягъни 31нче декабрьдә җан бирүен ачыклый.
Өйдәге тәртип бозылмаса да, буш шешәләр, өстәлдәге стакан-тәлинкәләр буенча фаҗиганең бәйрәм арасындагы хәмерле мәҗлесләр нәтиҗәсе икәне икеләндерми. Өйдәге җинаятьчене ачыкларга, аннан соң, үтерүченең гаебен дәлилләргә кирәге чыгардай тәмәке төпчекләреннән башлап пычакларга кадәр бер генә әйбер дә игътибардан читтә калмый, эзләрнең күчермәләре, экспертизалар өчен биологик үрнәкләр алына. Ул арада полиция хезмәткәрләре күрше-күлән белән сөйләшеп чыга, ләкин алардан әһәмияте булырдай бер генә мәгълүмат та алынмый.
Мәсьәләне тәҗрибәле оперативник Илшат Насретдинов бик гади ысул белән шул ук кичтә чишә. Өстәлдәге шактый күп әйберләр арасында башланмаган, ягъни тартмасы ачылмаган, ләкин капкачына әйләндереп капланган «Лолита» дигән тортка игътибар итә ул. Мәрхүмә авыз итәргә өлгермәгән шушы татлы ризык мөһим мәгълүмат алырга ярдәм итәр дип фаразлый, иң беренче чиратта, аның үтерүче яисә бу хакта нәрсә дә булса белүче кунак күчтәнәче булуына өметләнә. Һәм шунда ук якын тирәдәге кибетләрдә йөри, сораша башлый. Супермаркетта мондый тортның сатуда беркайчан да булмавын әйткәч, вак эшмәкәрләрнең сәүдә нокталарын йөреп чыга. Тиздән беренче карашка печән кибәненнән энә эзләүгә охшаган гамәл искитмәле уңыш китерә.
Питрәч миллионлы кала түгел. Монда яшәүчеләр бер-берсен таный. «Радель» дигән кибеттәге ике сатучы 290 сумга торт, бер тозлы балык һәм «Максим» тәмәкесе алган Михаил Сверчковны бик яхшы белә, аның төрмәдә киелә торганга охшаш кара куртка, кара бүректән булуына кадәр әйтеп бирә. Соңрак Сверчковның шул тирәдә П.Ефставьев дигән танышы белән аракы эчеп торганын кибет хуҗасы Р.Гатауллинның да күргән булуы ачыклана. Шешәдәш исә Сверчковның Е.Шалинаның бер мең тәңкә акча биреп кибеткә җибәрүе турында сөйләвен дә, саф һавада тамак чылаткач, аның шул хатын янына китүен дә әйтә. Төн уртасы якынлашканда өеннән полициягә алып килгәч, 65 яшьлек карт Е.Шалинаны ничек үтерүен сөйләп бирә. Җинаять коралы булып хезмәт иткән пычакны кая ташлавын гына әйтә алмый. Полиция хезмәткәрләре никадәр генә эзләсәләр дә табылмый ул дәлил. Ләкин аннан башка да җитәрлек җыела алар. Күп санлы экспертизалар, шул исәптән, ДНК тикшеренүләр җинаять урынында ошбу затның кул-бармак эзләре, биологик матдәләре калуын раслый.
Инде Соколик кушаматы йөртүче М.Сверчковның тормыш юлына кыскача тукталып үтик. 1953нче елда Питрәчтә туган, укыган, армия хезмәтеннән соң электрик, ташчы булып эшләгән. Беренче мәртәбә 23 яшендә хөкем ителгән, урлаган, көчләгән, кеше үтерүгә омтылыш ясаган өчен туктаусыз төрмә юлын таптаган. Шул сәбәпле булса кирәк, беркайчан да өйләнмәгән ялгызак карт буйдак ул. Соңгы тапкыр 2012нче елда, үзенең әйтүенә караганда, бигрәк тә төрмәдә утырганнар өчен хурлыклы «п» авазына башлана торган сүзләр кычкырган өчен күршесе Нина Шорниковага пычак белән ташланып, муенына кадаган да чак кына үтерми калдырган һәм алты елга «тегендә» озатылган. Вакытыннан алданрак азат ителеп Питрәчкә кайткач та тагын бер җинаять кылырга өлгергән. Шалинаны үтерү очрагы буенча кузгатылган эшне тикшерү барган чорда моңа кадәр урлашып тотылган абзыйны суд бер елга ирегеннән мәхрүм иткән.
М.Сверчков мәрхүм В.Анисимовны яхшы белгән, бергәләп «шабашка»ларга да йөргәннәр. 31нче декабрьдә урамда Е.Шалина белән очрашкач та Владимир турында сөйләшәләр һәм хатын-кыз аны ирен христиан гадәтләре буенча искә алырга чакыра. Икешәр чәркә эчкәч тә шешә бушап калу сәбәпле, хуҗабикә Елена «поминка»ны дәвам иттерү ниятеннән бер мең тәңкәне тоттырып Михаилны чыгарып җибәрә. Агай иң элек таныш сатучыдан ике литр көмешкә алып чыга, аннан соң безгә мәгълүм кибеткә юнәлә һәм П.Евстафьевны очрата. Павел да ошбу төбәктә «төнлә туган» арзанлы исерткечләр сәүдәсе гөрләвен әйтеп тора. «Мелиораторлар урамында яшәүче Екатеринадан 100 сумга бер ярты «разливной» аракы алдым», – ди.
Шул хәмерне авыз итеп кайткач, Елена йортында, кем әйтмешли, аяк терәп сала алар. Сверчков: «Литр ярым көмешкә эчтек», – ди. Низаг чыгу сәбәпләрен аңлатканда, моңа кадәр В.Анисимов чирләп үлде дип барган Сверчков хикмәтле мәгълүмат биреп куя. «Еленадан ник Анисимовны сулышын томалап үтердең дип сорагач, ул барыбер рак авыруыннан үләчәк иде дип җавап бирде», – ди, чынлыкта, аңа икенче ирен дә үтерүдә гаепләү ташлый. Димәк, Питрәчтә бу хакта имеш-мимешләр чыккан була. Ләкин Владимирның авырып үлүе күрсәтелгән белешмә бар. Инде ир белән хатын икесе дә гүрдә булгач, бу мәсьәләне күтәреп чыгуның мәгънәсе дә юк, билгеле.
Ә гаепләнүче шул хакта әйткәч, җенләнеп киткән хатын пычакка тотынды, әлеге дә баягы, «п» хәрефенә башланучы яман сүзне кычкырып кадамакчы булды дип, вакыйганы үзенә кулайрак рәвештә бәян итә. Сверчков сөйләгәннәр буенча әйтсәк, беренче ирен дә чәнчеп үтергән Шалина аңа кизәнгәндә беләгеннән тотып алып пычакны үзенә таба юнәлтү әмәлен таба ул. Нәтиҗәдә пычак хатын-кыз күкрәгенең сул ягына кадала. Шуннан соң ничә тапкыр чәнчүен әйтә алмый.
Суд-медицина экспертизасы хатын гәүдәсенә кимендә ундүрт мәртәбә кадалган, мәрхүмә гомере исә йөрәк һәм сул үпкәгә зарар китергән бер җәрәхәт аркасында өзелгән дип таба. Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Р.Р.Гайнуллин М.Сверчковка аңлы рәвештә кеше үтерүдә гаепләү белдереп эшне судка җибәрә. Хөкем утырышлары озак бармас, 65 яшьлек абзый 6-7 елга колониягә озатылыр, дип көтелә.
Яңа ел бәйрәмнәре арасында Питрәч районының Иске Шигали авылында да фаҗигале хәл була. Хатынын һәм 30 яшьлек улын чәнчегән агай ашыгыч ярдәм табибларына: «Мине утыртмыйлар, мин – инвалид», – дип кала. Ләкин аны шул ук көнне тоткарлыйлар, тиздән суд аксак абзыйны сак астына ябарга дигән карар чыгара. Чөнки ул ике авыр җинаять кылуда шикләнелә.
Павел Меркулов 1961нче елда күрше Зайцовка авылында туа, мәктәптән соң тракторчы һөнәре ала, армиядә хезмәт итә. Иске Шигалидагы сөяк оны заводында эшли. 1987нче елда бер баласы булган Любовь Меркулова белән өйләнешәләр. Иярә килгән баланы хатынның әнисе тәрбияли, 1985нче елгы Валентина Нургалиева ике кызы белән хәзер дә 1937нче елгы әбисе янында тора. Меркуловлар исә 1988нче елгы уллары Василий белән гаилә башлыгына завод биргән бер бүлмәле фатирда көн күрә.
Павел 25 ел элек япь-яшь килеш юл һәлакәтенә юлыгып сул аягын югалта һәм 3нче төркем инвалидлык ала. 1966нчы елгы Любовь исә соңгы елларда Казанга йөреп сырхауханәдә җыештыручы булып эшли. 1988нче елгы Василийга килсәк, алдан авыл хуҗалыгында көтүче, терлекче булып йөрсә дә, тиздән әллә нигә бер очраклы эшләр башкару белән канәгатьләнә, күбрәк тырай тибеп йөри, дияргә мөмкин. Әмма эчәргә җай таба. Ул яктан өчесе дә кимен куймый алар. Авылдашлары күрсәтмәләрендә «эчә торган гаилә» дигән бәяләмә еш очрый. Әлеге хәвеф-хәтәрне дә шул зәхмәт аркасында килеп чыкканнар рәтенә куймый булмый.
В.Нургалиева шушы хәлләрдән соң үги атаның алданрак та әнисен ике мәртәбә пычак белән җәрәхәтләвен искә төшерә. Ун ел чамасы элек шул сәбәпле әнисенең алар янына кайтып, бер ел аерылып яшәвен дә әйтә. Әмма ул чакларда Любовь ирнең ошбу гамәлләрен «йомып» калдыра. Быел 9нчы гыйнвар кичендә В.Нургалиевага Меркуловларның күршесе Т.Гайсина шалтыратып, Павелның: «Үземнекеләрне чәнчедем», – дип ашыгыч ярдәм чакыртырга кушуын әйтә. Әнисен һәм энесен машинага салганда килеп җитә Валентина.
Л.Меркулованы операция ясаганнан соң тугыз көннән чыгаралар. Табиблар сөйләгәннәргә караганда, 30 яшьлек Василий Питрәч районының үзәк сырхауханәсендә китергәндә үк тынсыз-сулышсыз була, реанимация чаралары нәтиҗә бирми. Экспертиза аның ашказаны, ашказаны асты бизе киселүдән эчкә кан саву, күп кан югалту аркасында үлүен белдерә.
Аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче Равил Гайнуллин канлы шимбә вакыйгаларын тулысынча ачыклый. Ул көнне Меркуловларга Казаннан кунаклар килеп китә, димәк ки, аларның икесенең дә исерек булуына икеләнмәскә мөмкин. Кич ир белән хатын арасында ызгыш чыга. Абзый пычак белән кадап хатынын аяктан ега, аннары кухняга йөгереп кергән малаен чәнчеп, аның өстенә аудара. Сәбәбенә килсәк. П.Меркулов беренче күрсәтмәләрендә хатынның аракы бирмәве нәтиҗәсе дип, гади генә аңлата моны. Соңрак, диванда ятканда, чит хатын янына кунакка йөрүемнән көнләшеп, Люба суга башлады, Василий муеныма ябышты, кухняга үрмәләп кереп утырдым да, кулыма пычак алдым, дип катлаулырак итеп сөйли башлый. Ләкин гаебен тулысынча тануын белдерә.
Шулай итеп, П.Меркуловка аңлы рәвештә малаен үтерүдә гаепләү белдерелә. Монысы бәхәссез, ә менә хатыны сәламәтлегенә авыр зыян китерүе – берьюлы ике кешене үтерүгә омтылыш ясау, дип бәяләнә. Әлбәттә, нәтиҗә судта ясалачак. Ничек кенә булмасын, җәза бик кырыс булачак.
Наил ВАХИТОВ,
Питрәч районы, Безнең гәҗит