Казанда «Үлемсез полк» 169 меңнән артык катнашучы җыйды

-- irina

Бөтенроссия  күләм «Үлемсез полк» акциясе Татарстан башкаласында оештыручыларның башлангыч мәгълүматлары буенча 169 меңнән артык кеше җыйды. Узган ел акциядә 165 меңгә якын казанлы катнашкан.

«Үлемсез полк» йөрешендә катнашучылар Ирек мәйданыннан Меңьеллык мәйданына кадәр уздылар. Алар шәһәр урамнары буйлап Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының портретларын йөрттеләр.

 

Бөтенроссия акциясенә Татарстанның башка шәһәрләре дә кушылды. Республика буенча барлыгы 377 меңгә якын кеше «Үлемсез полк»ка җыелды.

Фото: kzn.ru

Бәйле