Түбән Кама шәһәре янында күлдә балык тотканда 16 яшьлек яшүсмер батып үлгән. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
“Кичә 23.30 сәгатьтә “Индустрия” бакчачылык ширкәте янындагы күл буенда 16 яшьлек бала мәете табылды. Аны хокук саклаучылар тапты һәм туганнарына тапшырды”, – дип сөйләделәр министрлыкта.
Яшүсмернең балыкка дип китеп баруы һәм әйләнеп кайтмавы билгеле. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Фото: пиксабай
–
–