Мәктәпләргә янә үзгәреш кертмәкчеләр. Яңартылган федераль белем бирү стандартлары фикер алышу өчен җәмәгатьчелеккә чыгарылды. Теләгән кеше preobra.ru. порталында үз тәкъдимен җиткерә ала. Документ расланса, программа, дәреслекләр, имтиханнар да үзгәрәчәк. Бу юлы тагын нинди мөгез чыгарырга җыеналар?
Билгене белем өчен кую җитмәгәнме?
Билгеле булганча, белгечләр телендә ФГОС дип йөртелүче беренче стандартлар сигез ел элек башлангыч сыйныф укучылары өчен кертелгән иде. Алар бүген сигезенче сыйныфта укый дигән сүз. Стандартларның төп үзенчәлеге укучыларны мөстәкыйль белем алырга өйрәтү иде. Әмма аның тирәсендә еллар дәвамында бәхәс тынмады, инде менә кабат үзгәртергә булганнар. Россия Президенты Владимир Путин илнең Мәгърифәт министрлыгына стандартларны яңартырга йөкләмә бирде. Яңа документ әзер, бүген аның хакында фикер алышалар.
– Стандартлар мәктәпкә давыл булып килеп керде. Аны укытучылар, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр авыр кабул итте. Бу эш әле дә катлаулы бара. Билгене белем өчен генә кую җитмәгәнмени, диючеләр дә бар. Юк, җитмәгән. Кайбер укытучылар гомер буе такта янына басып, дәрес буе сөйләргә өйрәнгән. Хәзер болай ярамый. Бала үзе белем алырга, ә укытучы аңа юнәлеш бирергә тиеш. Шуңа күрә укытучыларның белемен күтәрүгә яңа ысуллар кертелә. Хәзер алар өч ел саен һөнәри осталыгын күтәрәчәк. Фәнне дә, бала психологиясен дә, санлы технологияләрне, халыкара чагыштырмача тикшеренүләрнең гомумбелем күнекмәләрен бәяләү критерийларын (PISA, PIRLA, TIMSS, ICILS) һәм башка күп нәрсәне белгән яңа төр мөгаллим формалашачак, – ди Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм кабат әзерләү үзәге директор урынбасары Ләйсән Мингалиева.
Интернетны да исәпкә алганнар
Яңа укытучының бурычларына укучыларны тормышка әзерләү, сәламәтлеге чикләнгән балалар белән эшләү, укучыларны интернет чыганакларыннан кулланырга, һөнәр сайларга өйрәтү, аларның волонтерлык сыйфатларын үстерү дә кергән. Әйтик, җәмгыять белеме дәресләрендә эшкә алганда резюме язарга, башка төр документлар белән эшләргә өйрәтмәкчеләр. Салым төрләре, ришвәтчелеккә каршы көрәш, террорчылыкка, экстремизмга карата кискен мөнәсәбәт булдыру, интернет челтәрендә дөрес аралашу кагыйдәләре кебек темалар да читтә калмаячак. Гуманитар фәннәрне өйрәтү барышында балаларны үзара әңгәмә оештырырга, текстның төрле стильләре белән эшләргә өйрәтсәләр, биология, химия, физика дәресләрендә мөстәкыйль сынап карау эшчәнлеген булдыруга, белемнәрен гамәлдә куллана белүенә басым ясалачак. Кыскасы, һәр дәрескә аерым таләпләр куела. Яңа стандартлар бердәм дәүләт имтиханнарына, 9 нчы сыйныф укучыларының сынауларына да таләпләр куячак. Укучы имтиханда сорауларга җавап бирү, мәсьәлә чишү, инша язу белән генә чикләнеп калмыйча, проект эшләү, тәҗрибә күрсәтү, мәгълүмат таба белү осталыгын да күрсәтәчәк. Милли мәгарифкә килгәндә, туган телләр мәҗбүри өлешкә кертелгән, тик сәгатьләр саны язылмаган. Моны әти-әниләр, мәктәп, район-шәһәр җитәкчеләренә бергәләп хәл итәргә туры киләчәк.
Укучыга күпме буйсынырга була?
Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм кабат әзерләү үзәге директоры Рәис Шәйхелисламов әйтүенчә, мәктәп яңа стандарт буенча укыта башласа, әти-әниләр аптырап калырга мөмкин.
– Әти-әни өчен нинди укытучы яхшы? Яхшы аңлата торганы. Бала мәктәптән: “Мария Ивановна бернәрсә дә аңлатмады”, – дип зарланып кайтса, әти-әни тизрәк гаепне укытучыдан эзли, директорга шикаять белдерә. Дәреслеге бар, укучы материалны өендә укып, өйрәнеп килергә тиеш. Ул аны укый алмыймыни? Акыллы укытучы шулай таләп итәргә тиеш тә. Ә педагогның эше – дәрестә фикер алышырга, аралашырга, максат куярга, китап белән эшләргә өйрәтү, – ди Рәис Фалихович.
Тик утыр, тыңлап утыр?!
Болай булса, яңа стандартлар әти-әниләр белән мәктәпләр арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләр, укытучының эшен киметер, дип өметләнүчеләрнең хыяллары чәлпәрәмә килә түгелме соң? Хәлләр тагын да катлауланмасмы?
– Укытучыларга йөкләнгән эш федераль стандартка бәйле түгел. Бу мәктәпнең, районның мәгариф сәясәтенә бәйле, – ди Рәис әфәнде. – Максат куярга, планлаштырырга өйрәткән укытучының бала белән эшләгәндә бернинди проблемасы да булмаячак. Укучыга уку кызык икән, ул укытучы белән бергә эшли башлый. Мәктәпләрдә килеп чыккан бәхәсләрнең сәбәбе бар. Стандартка кадәр укытучы үзен – түрә, ә укучы аның кул астында эшләүче, буйсынучы кебек кабул итте. Укытучы, Галиев, сиңа “2ле” куям, ди. Укучы исә аңа берни дәшми. Ә стандарт таләпләре буенча укучы билгенең ни өчен куелуын сорый, хәтта үзенә-үзе бәя дә бирә ала. Укучы гомер буе буйсынып яши алмый бит инде. Тик утыр, тыңлап утыр, дип кычкырса, әлбәттә, укучы аны тыңламаячак. Бас, авызыңны яп, сөйләшмә… Бу нәрсә? Әлбәттә, бу очракта нәфрәт тә, башкасы да туа. Тыңлап утырудан гына үзгәреш булмаячак. Белгечләр, белемне кеше үзе таба, ди. Финляндия мәктәбендә бу яктан бернинди проблема юк, чөнки анда укучы белән укытучы бер тигез. Укучыны җиңәргә кирәкми, киресенчә, дустанә мөнәсәбәт булдыру мөһим. Федераль белем бирү стандартлары – ныклап уйланган нәрсә, ул безнең менталитетка туры килеп, Европадагы мәгарифнең иң яхшы ысулларын үз эченә ала.
Укытучылар стандартлар хакында ни уйлый?
Нурия Хәйруллина, Казандагы 17 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы:
– Мин үзем стандартлар буенча алтынчы ел укытам. Аны җиңел үзләштердем. Әмма акбур, кара тактадан аерыла алмаган укытучылар да бар. Элеккеге калыптан китә алмаучыларга авыррак, әлбәттә. Укучылар активрак хәзер. Дәрестә бер генә кул күтәрмәгән укучы да юк. Элек гел бер укучылар җавап бирә иде. Ниндидер бер проблеманы билгелибез дә, бергәләп, аны хәл итү юлын эзлибез. Фикер әйтүдән, бәхәсләшүдән курыкмыйлар. Болай эшләү миңа бик ошый. Төркемнәрдә эшләргә өйрәнделәр, белмәгән сыйныфташларына булышу гадәте барлыкка килде. Укучыга, сәләтенә карап, төрле авырлыктагы биремнәрне чишү мөмкинлеге тудырыла. Башлангыч сыйныфларга, өеңдә өйрәнеп кил, дип әйтеп булмый. Болай эшләү дөрес тә түгел.
Мәлик Сибагатуллин, Балтач районының Бөрбаш мәктәбе директоры, биология укытучысы:
– Бөтен укучы да теманы өендә укып килә алмый. Әйтик, сыйныфтагы 20 укучының бишесе болай әзерләнә ала. Кайберләренең хәтере яхшы, мәгълүматны тиз эләктерә. Мәгълүмат чыганакларын күрсәтсәң, тиз генә табалар анысы. Гел юнәлеш биреп торырга кирәк. Мирза Мәхмүтовның проблемалы укыту методы бар. Проблема куясың да бергәләп чишү юлларын эзлисең. Стандартларның да нигезе шуңа корылган. Укытучы белем биреп кенә калмыйча, идарәче дә булырга тиеш. Биологияне 12 ел укытам. Дәрес ахырында укучыларымнан, үзегезгә нинди билге куяр идегез, дип сорыйм. Алар бәяләү күрсәткечләрен яхшы белә. Әти-әниләр дә балаларының билгеләре белән кызыксынып тора. Минемчә, укытучы дәреснең ярты өлешен аңлатырга тиеш. Чөнки фәнни терминнарны укучылар үзләре генә аңламый.
Рафил Миңнебаев, Әтнә районындагы Комыргуҗа мәктәбенең география укытучысы:
– Укыту программасы елдан-ел катлаулана бара. Балаларның бөтенесе дә аны үзләштереп бетерә алмый. Кечкенә улым 4 нче сыйныфта укый. Кайчак 8 нче сыйныфта керә торган темаларны үтәләр хәтта. Болай сикерү белән килешмим. Элек материалларны әкренләп катлауландыралар иде. Моңа кадәр дә укымаган балалар бар иде, хәзер дә бар. 5–6 нчы сыйныфларда география атнага бер мәртәбә генә керә. Ә терминнарның күпчелеген шушы сыйныфларда өйрәнәләр. Бер дәрес белән генә ерак китеп булмый. Әгәр ул үткән материалны кабатламаса, аны бер атнада онытачак. Дәрестә мәгълүматларны балаларның үзләренә эзләтергә тырышабыз, әмма бу вакытны күп ала.
( Сәрия Мифтахова “Ватаным Татарстан”, /№ 60, 19.04.2019/)