Казанда бер атна элек өеннән чыгып киткән һәм юкка чыккан 22 яшьлек Ксения Ильинаны эзлиләр. Бу хакта активистлар хәбәр итте, мәгълүмат порталның чыганагы раслады.
Активистлар мәгълүматларына караганда, ул 1 майдан элемтәгә чыкмый, «ВКонтакте» да аның битеннән кемдер “ул йоклый” дип язып җибәрә. Ә аннан соң җавап бирүдән туктый. Аның 3 яшьлек баласы калган.
— Болотников урамында яшәүче кыз 2 май көнне өйдән чыгып китә, шуннан соң югала. Аны эзләү эшләре бара, — дип хәбәр иттелләр PROKAZAN.RU сайтында.
Фото: PROKAZAN.RU