Татарстанда түзеп булмаслык эсселекнең кайчанга хәтле дәвам итәчәге билгеле

-- Лэйсирэ

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министлыгында майның беренче яртысында республикада урнашкан аномаль эсселек куркынычы турында кисәттеләр. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр, дип яза ТНВ.

«9 майдан башлап Татарстан Республикасы территориясендә аномаль эсселек, ягъни 25−30 градус җылылык урнашты», — дип Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә белдерделәр.

Татарстында эсселек 16 майга кадәр сакланачак. Киләчәктә температура 33 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә.

Фото: пиксабай

Бәйле