Июнь аенда татарстанлыларны ике өстәмә ял көне көтә, дип хәбәр итә Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
12 июнь-ял көне, чөнки ил Россия көнен билгеләп үтәчәк.
Шулай ук Татарстанда Ураза бәйрәме дә эшләми торган көн булып тора. Быел бәйрәмне 4 июнь көнне үткәрәләр.
Шулай итеп, 4 һәм 12 июнь көннәре эшләми торган көннәр дип игълан ителгән, димәк, 3 һәм 11 июнь эш көне бер сәгатькә кыскарачак.
Фото: pixabay.com