Фигуралы шуу буенча дөнья чемпионы Алинә Заһитовага “права”сыз машина белән идарә иткәне һәм куркынычсызлык каешын эләктермәве өчен җавап бирергә туры киләчәк, дип яза izh.kp. Вакыйга Алинә Ижауга килгәч була: ул машинада “права”сыз йөри һәм видеоны интернетка урнаштыра.
Хокук бозу турындагы материалларны штраф билгеләү өчен Ижау шәһәренең Ленин районына җибәргәннәр.
– Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре әлеге факт буенча 12.7 статьясы кысаларында тикшерү үткәрә. Аның нәтиҗәләре буенча гамәлдәге закон кысаларында процессуаль карар кабул ителәчәк, – дип хәбәр итә Удмуртия буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Фото: РИА Новости