«Асылынасылар килә». Рөстәм Столбов сукбайлыкта югалган хатынын эзли

-- Лэйсирэ

Рамазан аенда игелекле гамәл кылучы оешмалар шактый: ифтар ашлары уздыралар, мохтаҗларга ярдәм итәләр. Ә менә «Ярдәм» фонды йорт-җирсезләрне Рамазан аенда гына түгел, ел әйләнәсе кайнар ризык белән тәэмин итә. Атнаның өч көнендә: дүшәмбе, сишәмбе һәм чәршәмбе алар Мәскәү һәм Колхоз базары янында сукбайларны ашата. Волонтерларга ияреп, мин дә Колхоз базарына кузгалдым.

УЛЫ ФАТИРЫН САТКАН

Казанның Ярдәм мәчете территориясендә торган микроавтобуска капчык-капчык киемнәр, зур термослар төягән волонтер егет – Фәрит Габдрахманов белән сөйләшеп киттек. «Көненә 25-30 кешене ашатабыз. Араларында ир-атлар күбрәк була. Бүген безнең менюда итле карабодай», – дип кыска-кыска гына аңлатты ул эш арасында. Ә менюны гел төрләндереп торалар икән: пылау да, итле макарон да була. Моннан тыш шикәрле чәй, күпме кирәк – шуның кадәр икмәк. Ипине сукбайлар күбрәк итеп тә алалар – көн буе нәрсә дә булса ашап торырга кирәк бит.

Колхоз базары янына килгәндә махсус ясалган өстәл янында берничә ир-ат тезелешеп утыра иде. Үзара сөйләшмиләр. Берсе генә: «Бүген карабодай бугай…», – дип куйды. Ризык турында ишеткәч, җанланып киттеләр. «Сеңлем, син дә берәр тәлинкә алып аша», – миңа карап татарча эндәшкән абый янына килеп утырдым. Яхшы кеше булуы күренеп тора. Өс-башы да чиста үзенең, ничек сукбайлыкка төште икән?

– Сеңлем, аракы эчкәнгә бу хәлгә төшкән дип уйлый күрмә, акчам булганда да аракы эчмим, ашарга сатып алам. Гомер бу Казанда маршрут автобусы йөртүче булып эшләдем. Безнең эштә, үзең беләсең, эчү түгел, аракыга орыну да ярамый…

Равил абый Мөхәммәтҗановка 70 яшь. Шулай да, ул яшьне үк биреп булмый – яхшы сакланган. Димәк, сөйләгән сүзләре дөрестер. Башка ир-атлар белән чагыштырганда, бер метрдан аракы исе дә аңкымый үзеннән.

– Тормышым матур булды минем. Хатыным белән ике малай үстердек. Аларның бөтен әйберсе җитеш булсын, дип тырыштым. Өч бүлмәле фатирда яшәдек. Олы улым өйләнде дә, аерылышты. Кечесе исә өйләнгәч үзгәрде. Хатын кубызына биеп тора башлады. «Әти, – диде бер көн бәләкәй малай – әйдә сезнең бу өч бүлмәле фатирны сатыйк та, сезгә бер бүлмәле фатир алырмын, хатыным белән үземә бер бүлмәлене. Бергә яшәп булмый, диде. Сатты, ләкин ул безгә фатир түгел, үзенә бер фатир һәм машина сатып алды. Юдино бистәсендә өебез бар иде, хатын белән шунда яши башладык. Хатын бераз акылга җиңеләя башлады, соңыннан кече малайга минем турыда әллә нинди сүзләр сөйләп бетергән. Ул шулай сөйләгәч, малай мине өйдән куып чыгарды. Үзем йомшак булдым шул, башка төрле тәрбия бирәсе булган аларга. Өч ел инде урамда яшим хәзер. Кайда туры килсә, шунда йоклыйм. Подвал, вокзал, җәй көннәрендә куак төбе. Тормыш нык артка китте бу өч ел эчендә, бер документым да калмады – үзем белән йөртә идем дә, барысы югалып бетте. Документлар булмагач, пенсияне дә барып ала алмыйм. Паспортымны булса да яңадан ясатыйм дип, Идел буе районының паспорт өстәленә барган идем, 1500 сум акча сорадылар. «Вакытлыча гына бирегез, соңыннан пенсиямне алырмын да, сезгә түләрмен ул акчаны», – дип тә карадым, югыйсә. Бирмиләр икән, – дип авыр сулады ул.

Яше 70тә булгач, эшкә алырга да әллә ни атлыгып тормыйлар Равил абыйны. Акчасы юк. Бердәнбер эш урыны – метро янында хәер сорашу. Көне буе утырганда 200- 300 сум эшләп була. Анысы да юлга, һәм ризыкка китә. Аннан соң, һәр көн чыгып утыра торган эш тә түгел бит әле. Кыш салкыннарында бигрәк тә…

– Кыш бик авыр булды быел. Картайган саен авыррак. Бәхетле картлык нәрсә ул дип сорасалар, мин әйтер идем: телевизор карап, җылы урын-җирдә яту. Әзрәк эшеңне эшлисең дә, тагын барып ятасың. Теләгән вакытында ашау-эчү. Ә миңа картлыкның андые насыйп булмаган. Аллаһы Тәгалә шулай язган. Миңа суыкта урам буенча йөреп, вакыт уздыру, кояш баткач та, «Менә тагын бер көн үтте. Менә бүген дә исән калдым», – дип кенә сөенү язган.

– Равил абый, ә олы малаегыз ник яклап чыкмады соң сезне?

– Нәрсә дип якласын? Үзе дә әнисе белән яши. Кече малай аңа да әйткән: «Әнинең акылы җиңеләйде, аңа берәр нәрсә булып, үлеп китсә, бу йортны да сатам мин», – дигән…

«АСЫЛЫНАСЫЛАР КИЛӘ»

Итле кайнар карабодай боткасын сукбайлар бик яратып ашады. Ашагач, йөзләре үк үзгәреп китте хәтта. Игътибарымны бер ир уртасы җәлеп итте. Әле сукбайлыкта яңарак кына яши башлаганы күренеп тора. «Казанныкы түгел мин, килгән кеше генә, миннән сораштырмасагыз да була», – дип куйды ул.

– Ә Казанга ничек килеп эләктегез?

– Хәтерләмим. Исерек баштан чыгып киткәнемне генә беләм. Балтачтан мин үзем. Балтачның бер авылыннан. Исемемне газетада күрсәтмәгез, укып танымасыннар, әле монда килеп эләгүемә 15 көн генә. Ничек чыгып китүем турында сөйләп тормыйм, аны сөйләсәм, сез дә елыйсыз, мин дә елыйм, – дигән булды ир тәкәббер генә.

Мондый очракларда сукбайларның телен чишү өчен яхшы бер ысул бар. «Әйдә, сез сөйләгез, мин сезгә 100 сум бирәм», – дим. Шулай дигәч, әңгәмәдәшемнең теле чишелде.

– 40 яшемдә мин. Ике хатыным бар минем, өч балам. Дөрес, икесеннән дә аерылдым. Кире кайтып китәм мин, башкалар шикелле ничә еллар буена урамда йөрмим, – дип куйды ул үзен үзе юаткан шикелле.

– Өегездән ни сәбәпле чыгып киттегез?

– Хатынга бер авылдаш хатын белән хыянәт иттем. Тавыш чыкты. Телефонымны да алып тормадым, чыгып киттем шуннан соң. Кая киткәнемне әйтмәдем. Таныш таксистларга утырып, Казанга килдем. Вокзал тирәсенә йокларга баргач, минем кебек үк урамда калганнар белән таныштым. Сәгать иртәнге җидедә чыгып китәбез вокзалдан, тегендә-монда йөрибез дә, кичке җидедә кайтып утырабыз тагын. Шунысы бар, вокзалда да бушлай гына төн кунып чыгып булмый. Кулыңда билет булуы кирәк. Мин менә көн дә 22 сумлыгын – иң арзанлысын алып керәм. Усаклыкка (Осиново) кадәр булганын. Иртән торып, чыгып китәбез ашарга. Монда сукбайларны Казанның өч җирендә ашаталар, әле 15 көн генә яшәсәм дә, бөтенесенең кайда булуын белеп бетердем инде. Үзем белән йөргән иптәш малайлар өйрәтте анысын. Монда урамда калганыңны аңлыйлар икән, үзең кебекләр кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Сукбай булып яшәү нык авыр икән, кайвакытта асылынасылар килә, дөресен әйткәндә. (Бу сүзләрен әйткәндә, иреннәре дерелдәп, күзеннән яшьләр чыкты ирнең – А. З.). – Җүләрлек эшләп чыгып киттем шул. Ачудан, кемгәдер нәрсәдер расларга теләгәнмен. Кайткач та тормышны үзгәртәм – айнырга да яшәргә кирәк. Салыштыра торган гадәтем бар анысы. Ләкин хәзер гыйбрәт алдым, күп нәрсәне аңладым. Сукбайлар арасында да төрлесе бар. Җүләрләнгән кешеләр бар монда, алкашлар, хулиганнар. Җылылык трассаларында йоклап кыш чыккан кешеләр дә бар. Ләкин мин шул ягым белән бәхетле – әле соң түгел, барысын да үзгәртә алам. Элеккеге тормышыма кире кайта алам. Ярый менә мин ир-ат, хатын кызлар да йөри бит шушы хәлдә. Алар ничек бу көнгә калгандыр, анысын мин белмим, чөнки аралашканым юк, яннарына барырга да җирәнәм. Мин бүген үк кайтып китә алам!

– Китәсезме соң, менә акча бирәм бит.

– Китәм-китәм, китмәсәм, берәр көнне монда килеп, мине күрсәң, кыйнарсың. Мин сезгә алдаламыйм, күрәсең бит, «даже» күздән яшьләр чыкты. Елаган кешедә иман бар, диләр. Димәк миндә иман бетмәгән әле. Төрле кешеләр бар монда, суеп үтерергә дә мөмкиннәр. Сукбай булуның иң кыены – вакыт үткәреп урамда йөрү. Вокзалга керү өчен сәгать җиде тулганны көтәбез бит. Кемнәрдер әйбер урларга, койма сүтеп сатарга тәкъдим итә. Анысын эшли алмыйм, төрмәдә утырасы килми бит, – дип сөйләде әңгәмәдәшем.

Тик мин биргән акчаны алгач та, Компрессорлар заводы тукталышына – өенә кайтырга дип томырылып чапмады. Үзе кебек иптәшләре белән янә вокзал тирәсенә юл тотты…

Хатынын югалткан

«Ярдәм» фондының йорт-җирсезләрне ашату проекты берничә ел эшләп килә. Кышкы айларда урам сукбайларына җылы ризык кирәк. Шуны күз уңында тотып башланган эш. Ләкин сукбайлар гына түгел, пенсия акчасы аз булган, ашарына җитмәгән кешеләр дә килә. Мәсәлән, исемнәрен әйтү түгел, журналист белән сөйләшергә дә теләмәгән ике ханым үзләренең нәкъ менә шул сәбәпле Колхоз базары янына килүен сөйләде.

– «Безнең гәҗит» газетасын беләм мин, үскәнем, укыган бар. Монда ник килдемме? Мин пенсиядә, ләкин акчам җитми. Чөнки мине дә мондагы күп кешеләрне кебек үк, риэлторлар алдады һәм фатирсыз калдым. Ул вакыйганы сөйләү түгел, искә дә аласым килми. Менә шуннан соң фатир яллап тора башладым. Урамда яши алмыйм бит инде, – диде ханымнарның берсе.

Ул да булмады, әңгәмәбезне бер ир бүлдерде. «Сезне журналист диделәр, бәлки белүче булыр. Хатынымны эзләп килдем мин монда. Хатыным югалды, бер атна элек кенә шушында күрүчеләр булган. Исеме Людмила Столбова. Ул урамда яшәми иде, эштән кудылар, эшеннән бирелгән фатирын тартып алдылар. Шуннан соң чыгып киткән инде», – дип аңлатты үзен Рөстәм Столбов дип таныштырган ир. Ләкин аның сөйләгәннәреннән күп нәрсә аңлашылып бетмәде – ник соң хатыны икән, ире янына килмәгән ул? Ник ярдәм сорамаган? Ник урамга чыгып киткән? Соңыннан әңгәмәбезнең иң башында ук танышкан Равил абый Мөхәммәтҗанов кына аңлатты – эчә торган ханым икән…

…Сукбайлар өчен ашау ягын яхшы кайгырталар Казанда. Сукбайлар үзләре дә, төрле-төрле җирләргә барып, көненә өч мәртәбә ашауларын сөйләде бит. Ашату урыннарында киемнәр дә бирелә. Бездәге халыкның авыр хәлдә калганнарга битараф булмавын күрсәтә торган билге бу. Тик менә сукбайларның торыр урыннары юк. Ә монысында сукбай хәленә төшкәннәрнең күбесе үзе гаепледер. Югыйсә, вакытыңда үзеңне кулга алып, тормышның төбенә үк төшмәс өчен нәрсә дә булса эшләргә тырышу мөмкин хәл. Әйтик, акчаң булсын өчен, һич югында җыештыручы булып эшкә урнашырга. Җиңел булмаса да, урамда көн уздырган кебек булмас иде.

…Аракы аркасында бомж булганнар да шактый. Андыйлар сукбайлыкта яшәсә дә, тамак чылатырлык кына акча таба үзенә. Шулай булмаса, ашарга җыелган йортсызларның күбесеннән хәмер исе аңкып тормас иде. Кызганыч язмышлар, кызганыч кешеләр. Тик сөйләшкәндә бу бераз салмыш сукбайлар гаепне үзендә күрми, барысын да дәүләткә, хөкүмәткә, Путинга сылтап куялар. Аракыны да Путин салып эчерткән, диярсең…

Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит

Бәйле