Бирнә җыю — элек-электән калган матур йола

-- irina

Сабантуй – борынгы, мең еллык тарихка ия бәйрәм. Элек Сабантуйны язгы кыр эшләре башланыр алдыннан, апрель аенда бәйрәм итсәләр, хәзер инде – июньдә, язгы кыр эшләре тәмамлану хөрмәтенә.

Бүләкләрне, гадәттә, Сабантуй иртәгә була дигән көнне җыялар, авыл зур икән, җомга көн үк башлыйлар. Бүләкләр җыю — әйбер җыю, яулык җыю, хәзер дә күңелле күренеш. Гармун тарткан, җыр сузган үсмерләр, егетләр авылның бер очыннан икенче очына төшеп, тастымал, яулык, тукыма кисәкләре җыя. Гадәттә, йорт хуҗасы яисә хуҗабикәсе, бүләк җыючыларны капка алдында бүләге белән көтеп ала. Бүләк җыюны тагын әле «бирнә җыю» дип тә әйтәләр.

Журналист  Фәния Лотфуллина әлеге күркәм йола турында үзенең инстаграм аккаунтында яза.

— Күптәннән Сабан туе алдыннан үтә торган Бирнә җыюга эләккән юк иде. Быел атна ахырына куйганнар, молодцы. Сабан туена бүләк җыю күренешен безнең якта Бирнә җыю диләр. Кайсыдыр якларда алай аталмый икән. Сториска куйгач, күпләр нәрсә икәнен аңламыйча язды.
Менә шулай матур итеп бизәлгән атлар белән җырлый-җырлый бүләк җыюларны, кечкенә чакта Сабан туена караганда да күбрәк ярата идем. Ул элек бәйрәмгә бер-ике көн кала гына була торган иде. Кайбер өйләрдә балалар өчен конфет кына әзерләп калмыйча, буялган йомыркалар да бирәләр. Үземнең әби дә суган кабыгы я кызыл чөгендер суы белән йомырка буяп мәш килә иде. Бүләк җыючы абыйлар, апалар алдыннан кычкыра-кычкыра өй борынча без чабабыз. Үзебезнең яктан җыеп бетергәч, өлгерсәк аргы як урамнарына да йөгерәбез. Ә инде үсә төшкәч, үзебез бүләк җыеп йөри башладык. Милли күлмәкләр, калфаклар киеп, ат арбасына тезелешеп утырып җырлый-җырлый авыл әйләнгәннәрне онытырлык мени соң! Ирек абый гармун уйный, без кычкырып Авыл көен җырлыйбыз. Һәр өй саен диярлек туктап, капка төбенә чыккан апаларны биетеп йөргәннәрне хәтерлим әле. Бүген дә урам буйлап килгән бер көтү баланы күреп сөендем. Ә бит инде хәзер кайбер авылларда бу йолалар онытылып бара. Матур гадәтләребез югалтмыйча саклый алсак иде, — ди ул.

Бәйле