Дары заводындагы шартлауның иң куркыныч мизгелләре видеога эләгә [видео]

-- Alina

1 июньдә Дзержински шәһәрендәге дары заводында шартлаулар булган. Бу вакыйганы күрүчеләр Интернетка куркыныч видеоязмалар керткәннәр.

“Кристал” тротил эшкәртү заводы цехында барлыгы 3 шартлау булган һәм шулар нәтиҗәсендә 116 кеше зыян күргән. Пожар 800 кв. метр территориягә җәелгән. Шартлау дулкыннары 3 км радиус ераклыктагы тәрәзәләрне ваткан. Хәзер 789 бинаны, шул исәптән балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне торгызу кирәк.

2 ай элек заводта инде шартлау булган, әмма пожарны вакытында туктатып өлгергәннәр.

Бүгенге көндә бу мәсьәлә буенча җинаять эше ачып җибәргәннәр. Үлүчеләр турында мәгълүматлар юк.

Бәйле