Бакчадагы культураларга һөҗүм ясаучы борча коңгыздан котылу юллары.
Борча коңгыз көл белән тәмәке тузаныннан курка. Аларның икесен бергә кушып, зыян күргән җимеш куакларына сибегез. Кара яки кызыл борыч та булыша, бергә кушып, шулай ук сибеп чыгыгыз.
2 литр суга 1,5 бал кашыгы 70 процентлы аш серкәсе салып болгатыгыз.
10 литр суга бер тюбик теш пастасы салып болгатыгыз, 50 гр дегет сабынын да кушарга була.
Бакча җиләгенә ияләшкән булсалар, теш порошогы да сибәргә мөмкин.
Кыяр уңышын арттыру өчен
2-3 яфрагы чыккач, табигый ашлама белән тукландырыгыз. Ярты литр алдан тутырып куелган суга 10 гр (ярты кап) чи чүпрә һәм 1 аш кашыгы шикәр комы салып болгатыгыз. Аннары 5 литр суга кушып, 1-2 сәгать кояшта тотыгыз. Һәр 10 литр суга 2 литр шушы катнашманы кушып, кич белән кыярга сибегез.
3-4 яфрагы чыккач, 5 литр суга 0,5 литр әче сөт, угычтан уылган 10 гр кер сабыны, 20 тамчы йод салып, яфракларына сибегез.
Фото: 7dach.ru
https://7dach.ru/ сайтыннан алынды