«Болгар кызлары» солисткасы Айгөл Зәйнуллинаны элекке ире куркытып, балаларын алып китә

-- Alina

10 июнь “Болгар кызлары” солисткасы Айгөл Зәйнуллинаның гаиләсендәге хәлләр тагын да авырая төшкән. Аның элекке ире ике улын да үзе белән алып киткән. Аларның кайда булулары билгесез.

“Шатлыгыбыз озакка сузылмады, ике улымны да алып китте” дип, Айгөл бу хәбәрне инстаграм битендә хәбәр итә. Тимур Шәрифуллин, ягъни аның элекеге ире, төрле янаулар белән куркытып,көч кулланып, Әмирхан белән Тимерланны билгесез якка алып киткән.

Ике көннән соң бу кеше Айгөл белән эләмтәгә чыга һәм тагын яный башлый, әгәр дә Айгөл аның теләгәннәрен эшләмәсә, ул балаларны бөтенләй кире кайтармаячак икән. Мондый гамәлләре белән Тимур Шәрифуллин суд карарын боза. «Кайда сез, улларым?!» дип, ана зар елый.

“12 июньдә зур улымның туган көне. Бу көнне без күп кунаклар көткән идек. Ә бу кеше улымны бәйрәменнән, ә иң мөһиме, ана назыннан һәм мәхәбәтеннән мәхрүм итә” дип белдерә Айгөл Зәйнуллина. Полиция һәм башка органнар бернәрсә дә эшләмиләр икәнен ул берничә кат кабатлый.

Бу кеше балаларны Казахстанга, әнисе янына алып китә ала. “Кайнана минем күз яшьләренә шат” дип, иренең әнисе үз улының барлык кылган гамәлләрен хуплап торганын белдерде җырчы.

 

 

Мәгълүмат Айгөл Зәйнуллина Инстаграм битеннән

Бәйле