Язкәр бабайның тормыш иптәше Тәслия әби: «Булдыра алганча сөйрәдек инде тормышны»

-- irina

Азнакай районы Карамалы Елга авылында яшәүче Тәслия әби белән Язкәр бабай Җиһаншиннар җырчы Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең “Кил-кил” һәм “Ай-яй-яй” клипларында төшеп, бөтен Татарстанга танылды. Вакыт аяусыз. Кызганычка каршы, 85не узган Язкәр бабай бакыйлыкка күчкән.

Күңелсез хәбәрне Салават Миңнеханов ирештерүен 20 июнь язган идек. Моннан ике ел элек Тәслия әби белән Язкәр бабайның Акчарлак газетасына биргән интервьюларыннан өзек тәкъдим итәсебез килә.

– Күп итеп сөйләрмен дип сүзләр әзерләп куйган идем. Онытылды бит. Сөйлә, әйдә, бабай, – дип Тәслия апа башта бераз югалып калгандай итте. Ләкин үзен тиз кулга алды. – Мин тумышым белән Бөгелмә районының Яшәр авылыннан. Бу якларга килен булып төшкәнемә тиздән 60 ел тула. Бабай белән биш бала: бер кыз, дүрт малай үстердек. Олы кызыбыз белән улыбыз да бүген монда әле. Дүрт малай да армиядә хезмәт итеп кайтты. Кемгә тия әле андый бәхет! Почет белән киттеләр, почет белән кайттылар, Аллага шөкер. Кызганыч, бер улыбыз вафат… Булдыра алганча сөйрәдек инде тормышны. Ул вакытта ясле юк. Акчага кытлык. Башкаларның эштән кайтышка өендә көтеп торучы каенаналары бар иде хет. Миңа самавыр куеп торучы да булмады. Биш баланы да карарга кирәк бит әле. Мичкә утын яга торган чаклар. Газ юк. Безнең авылга соң гына керде ул. Өйдә хәзер газ бар үзе, куллана гына белмибез. Азнакайда яшәүче улыбызга шалтыратып: “Айрат, кайт, кызу, сүндерергә кирәк. Кайт, өй суынды”, – дип чакырып кына торабыз.

– Ничек танышкан идегез? – дим әби белән бабайга.

– Көтмәгәндә булды ул. Язкәрнең армиядән кайткан чагы. Матур, озын егет. Минем авылда аның дус малае яши иде, шуның янына кунакка килгән булган. – Кунарга дип тә бармаган идем, – дип сүзне Язкәр бабай эләктереп ала. – Иптәш малай “кал” дип кыстагач, каршы килмәдем. Клубка чыктык. Тәслия белән таныштык та, берничә көн озата кайттым. Өйләнешүебез дә тиз булды. Бер айдан соң кулын сорарга бардым. Эшне тиз тотуның сәбәбе дә бар. Армиядән кайту белән тракторга эшкә кердем. Шулай бервакыт әни кер юа. Хезмәттән кайткан егетнең чиста йөрисе килә бит инде, кызлар да каратасы бар. Әнигә: “Күлмәкнең якасы белән җиңен ныграк ю әле”, – дим. Ә ул киемемне идәнгә атты да бәрде: “Картайдым инде, улым, кулның көче юк. Өйлән!” – ди уфтанып. Гаиләдә иң олы бала идем. Ике энем бар. Нәрсә эшләргә? Әнине дә жәллим. Күпне күрде… (Бу урында Язкәр бабайның күзләре яшьләнеп алды – авт.). Менә шулай итеп икенче тапкырында ат җигеп Тәслиянең кулын сорарга киттем. Әнисе: “Бирмим әле, яңа гына малайны өйләндердем”, – ди. “Бирмәсәң, урлап алып китәм”, – дип мин дә нык тордым. Утырып чәйләр эчтек тә ризалыгын алдык.

– 1958 елның 13 мартында кыңгыраулы атка утырып, язгы пычракта килен булып төштем, – дип дәвам итә Тәслия әби. – Ул вакытта 20 яшь тулмаган иде әле миңа. Төп нигездә бер ел гына тордык. Язкәрнең энеләре өйләнә башлады. Безгә башка чыгарга туры килде. Гомәр исемле ялгызы гына гомер иткән бабай безне үзенә йортка кертте. Бик матур яшәдек.

Чыганак: Акчарлак газетасы

Бәйле